3 май, сишәмбе көнне АКШ президенты Джо Байден Алабама штатының Трой шәһәрендәге Lockheed Martin концернының саклану заводында булган. Аерым алганда бу оешмада танкларга каршы "Джавелин" (Javelin) ракетлары җитештерелә, бу ракетларны Кушма штатлар Русия сугышыннан саклансын өчен актив рәвештә Украинага җибәрә.
"Америка авазы" хәбәренчә, АКШ президенты эшчеләр каршында чыгыш чыгыш ясаган, үз хакимиятенең Украинага иминлек өлкәсендә күрсәткән ярдәме турында сөйләгән һәм оешма эшчеләренә бу ярдәмне күрсәтүдә турыдан-туры катнашулары өчен рәхмәт әйткән.
Ак йорт башлыгы Украинаның Русия сугышына каршы көрәшендә, үзе әйтүенчә американнарның, шул исәптән Алабамадагы завод эшчеләренең аерым ролен искәрткән.
600ләп эшчесе булган завод соңгы 20 елда 50 меңнән артык Javelin ракеты эшләр чыгарган.
"Аларның (украиннарның) көрәшне дәвам итәрлек һәм бу сугышны Русиянең стратегик җиңелүенә әйләндерерлек хәлдә булуының иң төп сәбәпләреннән берсе шул – аларны үз беректәшләре һәм партнерлары белән Кушма штатлар каплап тора", дигән Байден.
"Моны сез эшләдегез", дип кабатлаган ул эшчеләргә мөрәҗәгать итеп. "Бу кешеләрнең тормышын сез үзгәрттегез".
Байден сүзләренчә, шул исәптән Америка ярдәме белән урыс гаскәрләре Украинада күп очракта куелган максатларга ирешә алмыйча "җүләр булып кала".
Үз чыгышында Байден Конгрессны Украинага моңа кадәр күрелмәгән 33 миллиард долларлык, үзе тәкъдим иткән ярдәм җыелмасын хупларга өндәгән. Шулай ук ул Украинадагы сугышны хәзерге заман тарихының мөһим, "алты-сигез буынга бер генә була торган" мизгеле дип атаган.
"Дөньяда автократия һәм демократия арасында көрәш бара", дигән АКШ президенты. Байден фикеренчә, украин халкы дөньяны "өченче дөнья сугышы башлану" куркынычыннан саклап көрәшә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!