Русия Украинага каршы сугыш алып барган мәлдә Казанда НАТО "рәхимсезлекләре" турында күргәзмә ачылды 

Күргәзмә залында

НАТО турында күргәзмә – федераль проект. Ул Русия православ чиркәвенең митрополит Тихон (Шевкунов) рәислегендәге Патриарх мәдәният шурасы һәм Русия тарих институты берлектә әзерләнгән.

Украинага Русия сугыш алып барган вакытта Казанда "НАТО һәм альянс лидерлары. Рәхимсезлек хроникасы" дип аталган
күргәзмә эшли. Мультимедиа күргәзмә Казан ярминкәсендәге "Русия – минем тарихым" дип аталган Тарих паркында 29 апрельдә ачылды һәм 25 майга кадәр эшләячәк.

НАТО турында күргәзмә – федераль проект. Ул Русия православ чиркәвенең митрополит Тихон (Шевкунов) рәислегендәге Патриарх мәдәният шурасы һәм Русия тарих институты берлектә әзерләнгән.

Күргәзмәдә НАТОның кешелек тарихында иң агрессив хәрби-сәяси
берләшмәләрнең берсе булуы әйтелә. Бу оешма "урысларны Европаның читендә, ә американнарны – Европа эчендә тоту максатыннан" булдырылган, диелә. Күргәзмәгә куелган материалларның күп өлеше – НАТО илләре катнашкан хәрби конфликтлардан фотосурәтләр.

Монда шулай ук совет рәссамнарының Советлар Берлеге һәм АКШ арасындагы салкын сугыш вакытында ясаган НАТОга каршы карикатуралары да китерелгән.

Күргәзмәнең аерым бер залы НАТО илләренең 2008 елдан башлап Украина белән мөнәсәбәтләренә багышланган.

Күргәзмәгә керү бушлай, аңа, нигездә, мәктәп укучылары һәм студентлар килә.

НАТОның "рәхимсезлеге" турындагы күргәзмә Икенче дөнья сугышы
турындагы күргәзмә белән бергә бара, тик бу темага бер залның бер
өлеше генә бирелгән.

24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы башланган сугыш сәбәпләренең берсе дип НАТОның Русия чикләренә якынаюы аталды. Дәүләт медиасында, НАТОны тискәре яктан күрсәтеп мәкаләләр чыга, мәктәпләрдә бу хакта сыйныф сәгатьләре уздырылда.

Шул ук вакытта Русия хәрбиләренең Украинадагы рәхимсезлекләре турында илдә язу тыела. Аерым алганда, Буча, Ирпен кебек шәһәрләрдә күпләр сивил кешеләрне үтерү турында әйтелми, бу хакта язып торучы Көнбатыш медиасы Русиядә томаланган. Аерым алганда Русия оккупациясеннән соң, Буча урамнарында мәетләр таралып ятты.

6 майда Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы урыс гаскәрләренең Киев янында кылган хәрби җинаятьләре турында яңа хисап чыгарды. Документта Бучада сивил затларны үтерүнең 22 расланган очрагына һәм Бородянкага һава һөҗүме ясаганда 40тан артык кешенең үлүенә дәлилләр бар.

Көнбатышның кайбер җитәкчеләре Русияне ачыктан-ачык хәрби җинаятьләрдә гаепләде. Русия хакимиятләре бу җинаятьләргә катнашы булуын кире кага, бу - "провокация" ди.

Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!