Сугыш йогынтысы. Рубль озакка чыдармы?

Русия хакимияте рубльнең АКШ долларына һәм еврога карата көчәя баруын белдерде. Русия үзәк банкы исәпләвенчә, узган атна ахырында 1 доллар 66 сум торган. Ә Русия Украинага бәреп кергән беренче атнада рубль ул бәядән ике мәртәбәдән дә артыгракка арзанрак иде. "Idel.Реалии" Лондондагы "Капитал экономикс" (Capital Economics Ltd) ширкәтенең рубль курсы нигә шулай булуны һәм мондый курс икътисадка файдалы булу-булмавын аңлатучы хисабын өйрәнгән.

Рубль курсы турында күп кенә мәгълүмат чаралары сөйләде һәм язды. Русия дәүләт медиалары һәм хакимияткә бәйле Telegram-каналлар монда аеруча тырышлык күрсәтте. Төрле мессенджерларда таратылган исемсез язмалар да Кремльнең "уңышлары" белән горурланды. Әмма чынлыкта бу бик үк алай түгел икән.

"Күп кенә комментарлар рубль хәзер ирекле йөзүче валюта түгел, һәм шуңа күрә аның курсы да зур әһәмияткә ия түгел дигән фикерне алга сөрә. Әмма аның этәргечләре әле дә икътисади интуициягә (теге яки бу икътисади сценарий ничек гамәлгә ашарга тиеш дигән фараз - ред.) ия һәм рубль "бәясенең" Русия икътисадына тәэсире бик зур", диелә "Капитал экономикс" (Capital Economics Ltd) ширкәте аналитикларының майның беренче атнасын йомгаклау хисабында.

БУ ТЕМАГА: Сугыш йогынтысы. Татарстан бюджеты Мәскәү сәясәте корбанына әверелде

Хисап авторлары язуынча, рубль белән булган хәлләр өч факторны чагылдыра. Беренчедән, Русия Украинага бәреп кергәч булган шок акрынлап юкка чыкты. Икенчедән Русия хакимиятләренең капитал әйләнешен кырыс контрольгә алуы да мөһим роль уйнады. "Аңа (контрольгә алуга - ред.) экспортерларны валюта кеременең 80 процентын рубльгә алыштырырга мәҗбүр итү һәм чит ил инвесторларына рубльләрдә бәяләнгән активларын чит ил валютасында сатуны тыю да керә", ди белгечләр. Русиянең табигый байлыкларны читкә сатуы да рубль курсына уңай йогынты ясый ди алар. Чөнки табигый газ бәяләре бик нык югары күтәрелде. "…Илдәге ихтыяҗ кимү сәбәпле импорт бик нык тирәнгә очкан вакытта", — дип өсти аналитиклар.

Хисапта конкрет саннар да китерелә. Соңгы мәгълүматлар, гыйнвар-февраль белән чагыштырсаң, март аенда евро белән исәпләгәндә Германиядән Русиягә тауар китерү 62 процентка, Кытайдан импорт 40 процентка гына калганын күрсәтә. Рубльнең кыйбатлануы Мәскәү мәнфәгатьләренә күпмедер дәрәҗәдә файдага дип саный белгечләр. "Бу соңгы атналарда инфляция акрынаюның төп сәбәбе булды, дип аңлата алар. Әмма валюта курсын ясалма рәвештә тотып торуның начар ягы да ачыкланган. "Бу шулай юк югалтуларга да китерә, чөнки экспорт тармакларының көндәшлек мөмкинлекләрен киметә, ә бу дәүләт финансларының артуын тоткарлый", ди "Капитал экономикс" аналитиклары.

Ел ахырына рубль бәясе төшәр дип уйлыйбыз

Белгечләр сүзләренчә, Русия үзәк банкы контрольне тиздән акрынлап киметә башлаячак, һәм 2022 ел ахырында рубльнең АКШ һәм Европа валюталарына карата бәясе төшәчәк. "Хәбәрләргә караганда, Русия үзәк банкы экспортерлардан чит ил валютасын мәҗбүри рәвештә рубльгә алыштырту таләбен йомшартып, 80 проценттан 50 процентка калдыру мөмкинлеген карый. Моның өчен беркадәр вакыт кирәк булачак, чөнки Үзәк банк финанс тотрыклылыгына зыян китерергә теләми. Әмма җил экспортка каршы искәндә һәм импортның тиздән иң түбән дәрәҗәсенә төшү мөмкинлеген истә тотканда, ел ахырына рубль бәясе төшәр дип уйлыйбыз", диелә хисапта.

Белгечләр алдагы айларда инфляциянең бераз артуын да фаразлый. "Чит илдән кертелүче кайбер тауарлар кытлыгы сәбәпле, алдагы айларда еллык инфляция бераз артыр дип уйлыйбыз. Моңа шулай ук дөнья базарында азык-төлек бәяләренең артуы да өлеш кентәчәк. Әмма инфляциянең иң югары биеклеге без узган айда фаразлаганнан (20 проценттан бераз артыграк) түбәнрәк булырга охшый, һәм бу Үзәк банкның төп процентын киметүен дәвам итәргә этәргеч була ала", дип яза аналитиклар.

БУ ТЕМАГА: "Русия һәлакәткә очраган машинаны хәтерләтә". Финанс белгече Ленар Рахманов илдән китү сәбәпләрен аңлатты

НЕФТЬ ЭМБАРГОСЫ ҺӘМ ИКЪТИСАД

Украинага каршы агрессив сугыш сәбәпле Русиягә басым турында сүз чыкканда сәясәтчеләр еш кына Русиядән энергия чыганаклары алуны тыю кирәклегенә басым ясый. Европа берлегенең Русиядән нефть алуны тыю тәкъдименә Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның кайбер илләре каршы чыкты. Аларның түрәләре моның өчен инфраструктурага зур гына инвестицияләр кирәклеген әйтә. Словакия белән Маҗарстан кимендә алдагы өч елда Русия нефтеннән баш тарта алмаячакларын таныды.

Хәзер ул төбәккә нефтьнең күпчелеге торба аша Русиядән килә, шуңа күрә инфраструктураның нефтьне башка чыганаклардан алу мөмкинлеге юк. Бу проблемга Үзәк Европадагы кайбер илләрнең диңгезгә чыгу юллары булмау да өстәлә, чөнки ул башка илләрдән нефть алуны кыенлаштыра һәм аның бәясен арттыра. Төбәктәге күп кенә нефть эшкәртү заводларын үзгәртеп кору да кирәк булачак. Маҗарстан исәпләвенчә, бу эш "йөзләрчә млн форинтка" (1 доллар — 360 форинт) төшәчәк.

Русия нефте экспорты кисәк кимиячәк һәм аның нәтиҗәләре 2023 елда ныграк сизеләчәк

"Европа берлеге Чехия, Маҗарстан һәм Словакиягә 2024 елга кадәр чыгарма мөмкинлеге бирде, әмма алар күчеш чорының озаграк булырга тиешлегенә басым ясауны дәвам итәргә мөмкин дип уйлыйбыз. Әмма киңрәк алып караганда, Польшадан (Русиядән нефть алуны туктатырга әзерлеген белдерде) башка Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре Европа берлегенә Русиядән килгән нефтьнең 14 процентын гына ала. Ягъни Европа берлеге илләренә Үзәк һәм Көнчыгыш Европада Русия нефтеннән "котылу" өчен әле күпмедер вакыт кирәк булса да, Русия нефте экспорты кисәк кимиячәк һәм аның нәтиҗәләре 2023 елда ныграк сизеләчәк", дип исәпли "Капитал экономикс" белгечләре.

Аның нәтиҗәләре нинди булачагын чамалау өчен Русиядән чимал нефтьнең яртысы диярлек Европага озатылуын билгеләп үтәргә кирәк. ВВС язуынча, Русия үз нефтенең Европада тыелуы "дөнья базары өчен коточкыч нәтиҗәләргә" китерәчәге турында кисәтә. Энергетика һәм саф һава тикшеренүләре үзәге мәгълүматлары, чикләүләргә карамастан, Русия Европа берлегенә казылма ягулык сатудан килгән айлык керемнәрен ике мәртәбә диярлек арттырган.

БУ ТЕМАГА: Әхмәт Мазһаров: "Көзгә-кышка таба бу чикләүләр безне 100 процент җимерә башлый"

АЛЬТЕРНАТИВ НЕФТЬ

Дөнья базарында кисәк күтәрелгән нефть бәяләрен төшерү өчен март ахырында АКШ президенты Америкадагы нефть тупланмаларын күпләп сатуга чыгарырга кушты. АКШ шулай ук Согуд Гарәбстанының нефть чыгаруны арттыруын тели һәм Венесуэла нефтенә карата чикләүләрне йомшарту мөмкинлеген карый.

Әмма Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән гарәп әмирлекләре Русияне 20ләп нефть сатучы ил кергән ОПЕК+ оешмасыннан чыгаруга каршы булуын белдергән иде. Бу ике ил әлеге оешманың инде күптәннән төрле кораллы низаглар чорында эшләү тәҗрибәсе булуын әйтә. Иң көчле әгъзасы Согуд Гарәбстаны булган ОПЕК+ бер мичкә нефть бәясе 100 доллардан артып китсә дә, нефть чыгаруны арттырудан баш тарта.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!