Мариупольдә "Азовсталь"не саклаган украин хәрбиләрен заводтан чыгаралар. Бу хакта 17 майга каршы төндә автобусларның фотосурәтләрен чыгарып Reuters хәбәр итте. Мәгълүматны Украина баш штабы да раслый.
Украина кораллы көчләре баш штабы белдерүенчә, авыр яралы 53 кешене Новоазовски хастаханәсенә китергәннәр, тагын 211 хәрбине – Еленовкага (ике торак пункт та "ДНР" контролендә), "әсирләр белән алмашу процедурасы аша" аларны Украинага җибәрәчәкләр.
Әлегә Русия хакимиятләре әсирләр белән алмашу әзерләнүе турындагы мәгълүматка фикер белдермәде.
Reuters хәбәренчә, "Азовсталь"дән унлап автобус чыгып киткән, аларда украин хәрбиләре булган дип фаразлана. Агентлык хәбәренчә, автобусларда ничә кеше булуын бәяләү мөмкин түгел. Русиянең RT дәүләт каналы заводтан "300ләп сугышчы", шул исәптән 50 яралы чыкты дип язган иде.
Кичә Русия саклану министрлыгы, Мариупольдәге "Азовсталь" заводын саклаган яралы украин хәрбиләрен эвакуацияләү турында Украина белән килешә алуларын белдергән иде.
Украина президенты Владимир Зеленский Мариупольдән эвакуацияләү турында үз сүзен әйтте: "Егетләребезнең гомерен саклап булыр дип өметләнәбез. Искәртәм: украин батырлары Украинага исән килеш кирәк. Бу безнең принцип. Бу сүзләрне адекват булган һәр кеше аңлар дип уйлыйм", диде.
"Азовсталь" заводы – шәһәрнең күпчелек җирләрен Русия гаскәрләре басып алганнан соң украин хәрбиләренең Мариупольдәге соңгы ныгытмасы иде.
Алар да, Украина җитәкчелеге дә берничә мәртәбә "Азовсталь"дән яралыларны булса да эвакуацияәргә чакырып мөрәҗәгать итте. Русия исә заводтагы барлык хәрбиләрнең әсирлеккә бирелүен таләп итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!