Сугыш йогынтысы: Эшсезлек нык артачак, әмма белгечләр аның ничек булачагын фаразлый алмый

Мәскәүнең Украинага каршы сугышы Русиядә эшсезлекнең нык артуына китерер дип көтелә. Ләкин белгечләр аның нәтиҗәләрен төгәлрәк фаразларга әле иртәрәк дип белдерә.

2021 ел ахырында Русиядә коронавирус пандемиясе чикләүләре йомшарып икътисад җанлана башлаганда илдә 2 миллионлап буш эш урыны булуы белдерелгән иде. Бу 2014 елдан бирле иң зур сан. Finexpertiza эшсезләр арасында көндәшлек булмавын, бер буш эш урынына бер генә кеше туры килүен хәбәр итте. Эшче куллар җитешмәве 90-нчы елларда бала табу кимү нәтиҗәсендә хәзер эш яшендәгеләрнең аз булуы белән дә, якын чит илләрдән мигрантлар килүнең кимүе белән дә аңлатылды.

Әмма Украинага каршы сугыш нәтиҗәсендә Русиягә карата кертелгән чикләүләр, чит ил ширкәтләренең Русиядән күпләп китүе хәзер вазгыятьне бик нык үзгәртергә мөмкин дип саный күпчелек белгечләр. Алар тиздән Русиядә эшсезләрнең нык арту мөмкинлеген дә фаразлый.

Статистика мәгълүматларына караганда, чикләүләрнең тәэсире әлегә хезмәт базарында бик сизелми. Татарстан хезмәт министрлыгы бу елның гыйнвар-апрель айлары турында чыгарган хисапка караганда, май башында Казанда рәсми теркәлгән эшсезләр саны бер ел элекке белән чагыштырганда 2 мәртәбәдән артыгракка кимегән. 2021 елның 1 маена 10 522 булса, быел 1 майга мәшъгульлек хезмәтендә 4199 кеше теркәлгән. Шул ук вакытта Казандагы мәшъгульлек хезмәте 19,5 мең эш урыны тәкъдим итә. Эшчеләргә иң зур кытлык кичерүче тармаклар — төзелеш (3 мең эш урыны), транспорт һәм тауарларны саклау (2,5 мең) һәм эшкәртү (2,3 мең) белән бәйле.

БУ ТЕМАГА: Русиядә рецессия, эшсезлек арту көтелә — икътисадчы фаразы

Русия хакимияте дә хезмәт базарындагы вазгыятьнең тотрыклы рәвештә яхшы булуын белдерә. 20 майда Русия премьер-министры урынбасары Татьяна Голикова 6 майдан 16 майга кадәр илдә эшсезләр саны 11 меңгә кимүен белдерде. Аның әйтүенчә, хәзер Русиядә 679,1 мең кеше рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән. "Работа в России" сайты исә 2 миллионнан артык эш урыны тәкъдим итә.

Әмма рәсми теркәлгән эшсезлек турындагы мәгълүматлар чынбарлыкны бик дөрес чагылдырмый. Чөнки эшләрен югалтканнарның күбесе дәүләт мәшгульлек хезмәтләрендә теркәлүдән мәгънә күрми.

Ә менә хезмәткәрләр табу агентлыкларының активлыгы турында мәгълүматлар вазгыятьнең алай ук яхшы булуын күрсәтми. SuperJob агентлыгы саннарына караганда, Узган елның декабрь ае белән чагыштырганда, 17 майга эш бирүчеләрнең хезмәткәрләр эзләү активлыгы индексы 1,43тән 0,98гә калган, ягъни өчтән бергә кимегән.

Шулай ук төрле ширкәтләргә хезмәткәрләр табу белән шөгыльләнүче HeadHunter онлайн платформы уздырган сораштыру нәтиҗәләре дә шундыйрак тенденцияне күрсәтә. Февраль ахырыннан ширкәтләрнең 45 проценты яңа хезмәткәрләр алуны киметкән яки бөтенләй туктаткан. Казанда андый ширкәтләр өлеше 47 процентка җитә. Русиядәге ширкәтләрнең 10 проценты ел ахырына хезмәткәрләр санын киметергә җыена.

HeadHunter-ның икенче бер тикшеренүе дә март-апрель айларында эш урыннарының кимүен күрсәтә. Март аенда Русиядә тәкъдим ителгән эш урыннары 17 процентка кимегән, ә эш эзләүчеләр 10 процентка арткан. Казанда исә вазгыять тагын да начаррак: март аенда тәкъдим ителгән эш урыннары февраль белән чагыштырганда 20 процентка кимегән, ә эш эзләүчеләр 12 процентка арткан. Апрельдә Казанда тәкъдим ителгән эш урыннары марттагыдан тагын 14 процентка кимегән. Шулай да апрельдә эш эзләүчеләр бик артмаган — бер генә процентка.

Андрей Пудов

Рәсми рәвештә эшсез дип саналмасалар да, вакытлыча эшләмиче торучы һәм киләчәктә эшли башлаулары икеле булган хезмәткәрләр дә нык арткан. Русия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов апрель урталарына ук андыйларның саны мартныкы белән чагыштырганда 2,5 мәртәбә артып 98 мең кешегә җитүен белдерде. Бу беренче чиратта чит ил ширкәтләренең Русиядән китүе яки эшчәнлекне вакытлыча туктатуы, импортка бәйле Русия ширкәтләренең эшчәнлекне дәвам итә алмавы белән бәйле.

"Прайм" икътисади мәгълүмат агентлыгы язуынча, апрель аенда КамАЗ җитештерүен узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 15 процентка киметкән. КамАЗны детальләр белән тәэмин итүче Көнбатыш ширкәтләре Русиянең Украинага һөҗүменә протест йөзеннән КамАЗ белән хезмәттәшлекне туктатты иде. Март уртасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинга компонентлар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгәнчегә кадәр КамАЗда 15 меңләп хезмәткәр эшләми торачагын белдерде.

БУ ТЕМАГА: Наталья Зубаревич Татарстан икътисады проблемнарын атады

Күп кенә белгечләр Русиядә эшсезлек артачагын әйтсә дә, әлегә аның кайчан һәм ни дәрәҗәдә булачагын төгәлрәк фаразлый алмауларын белдерә.

Стратегик тикшеренүләр үзәге (Русия хөкүмәтенә караучы аналитик үзәк) Русия быел 2 млн эш урынын югалтачак дигән фараз чыгарды. Нәтиҗәдә эшсез калып, яңа эш эзләүчеләрнең рәсми саны сугышка кадәр булган 3,5 миллионнан 5,5 миллионга җитәргә мөмкин.

Хезмәт базары белгечләре Владимир Гимпельсон һәм Ростислав Капелюшников Русиядә икътисади төшенкелек кенә түгел, ә икътисадның структур үзгәрешләре дә башланырга мөмкин дигән фикердә. Тышкы дөнья белән бәйләнешләрнең киселүе технология һәм җитештерү чылбырларының да өзелүенә китерергә һәм 90нчы еллар башында булган хәлләр кабатланырда мөмкин ди алар. Ул чакта Русиядә эшсезлекнең 10-14 процентка җитүе теркәлгән иде. Шуңа охшаш хәлләр кабатланса, 10-12 млн кешенең эшсез калуы да бар.

Русия үзәк банкы аналитиклары да апрель аенда чыгарган фаразда төп куркыныч җитештерү һәм сәүдә чылбырлары өзелүе була ала дип кисәтә. Бу озакка сузылган икътисади төшенкелеккә һәм технологик яктан арка калуның тагын да ныграк күренүенә китерәчәк ди алар. Әмма алар да эшсезлек саннарын фаразларга алынмый, гомуми сүзләр белән генә чикләнә.

Наталья Зубаревич

Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич "Первое радио" тапшыруында Русиядә рәсми эшсезлек бик артмаска да мөмкин, әмма кешеләр барыбер акчасыз калачак дип белдерде. Ул моны Русиядә кешеләрне эштән җибәрмичә, озакка сузылган ялга җибәрү йә тулы булмаган эш көннәренә күчерү тәҗрибәсенең киң таралган булуы белән аңлата. Ә моның өчен аларга мөмкин булган иң аз эш хакы гына түләнәчәк. Русиядә кризислар кирәксез эш урыннарыннан арынуга түгел, ә хезмәт хакларының кимүенә китерә ди ул.

Зубаревич фикеренчә, бу кризисны моңа кадәр булганнары белән чагыштырырга ярамый, ул үзен бөтенләй башка яктан күрсәтәчәк. Шуңа күрә күпме кешенең эшсез калачагын исәпләп чыгару әлегә мөмкин түгел. Шулай да ул эшсезлекнең кисәк артуы көз ахырларына таба чагылачак һәм иң зур зыян күрүчеләр арасында Идел буе төбәкләре булачак дип кисәтә. Татарстанның сәнәгать җитештерүе төшүе һәм ярым эшсезлек (тулы көн эшләмәүгә күчү) арту ягыннан иң югары урыннарны биләвен дә әйтә ул.

Элегрәк Азатлык радиосы белән әңгәмәдә Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты, нефтехимия белгече Әхмәт Мазһаров "Көзгә-кышка таба бу чикләүләр безне 100 процент җимерә башлый" дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!