Башкортстанда "Торос" хоккей клубының 11 яшьлек хоккейчылары яшьтәшен мәсхәрәләүдә шикләнелә

Иллюстратив фото

Нефтекама клубы уенчылары апрельдә Туймазыдагы хоккей чемпионатында катнашкан, кунакханәдә яшәгәннәр. Җенси уен уйнаудан баш тарткан өчен балалар 10 яшьлек яшьтәшен мәсхәрәләгән, аның битенә йомышларын үтәгән диелә.

Башкортстанның Нефтекама шәһәре "Торос" хоккей клубының 11 яшьлек уенчылары шушы ук клуб әгъзасы булган 10 яшьлек малайны мәсхәрәләүдә шикләнелә. Бу хакта "Спортны хокукый яклау федерациясе" юристы Екатерина Гордонга сылтама белән Mkset басмасы яза.

Мәсхәрәләнгән баланың әти-әнисе ярдәм сорап тәртип саклаучыларга мөрәҗәгать иткән диелә, чөнки юрист мәгълүматынча, хоккей клубы җитәкчелеге "бернинди чаралар күрми һәм эндәшми".

Бу хәл апрель башында булган дип сөйләгән Гордон. Туймазыда 30 марттан 3 апрельгә кадәр 12 яшьлек балалар арасында хоккей чемпионаты узды (бу турнирда "Торос" җиңгән иде – ред.). Нефтекама клубы уенчылары матчлар узган вакытта "Башкортстан" кунакханәсендә яшәгән.

Юрист Гордон сүзләренчә, яшь спортчылар кунакханә бүлмәсендә башта "Карга очты" уенын уйнаганнар, соңрак яшүсмерләрнең берсе җенси уеннар тәкъдим иткән. Малайларның берсе уенда катнашмаячагын әйтеп китеп барган, аны мәҗбүри кире китергәннәр. Гордон сүзләренчә, соңрак аны мыскыл итә башлаганнар.

"Кунакханә бүлмәсендә үсмергә карата бозык көчләү гамәлләре башланган. Ул буйсынмаган, шуңа аны кыйнаганнар һәм мәсхәрәләгәннәр", дигән Екатерина Гордон.

Юрист әйтүенчә, 10 яшьлек спортчыны яшьтәшләре алга таба да тынычлыкта калдырмаган: турнирның калган көннәрендә аны башы белән бәдрәфкә тыкканнар, бу җәфалауларны оештырган үсмер калганнарны аның йөзенә кече йомышларын үтәргә мәҗбүр иткән, дип сөйләгән Гордон.

Такым Нефтекамага кире кайткач та мәсхәрәләүләр дәвам иткән диелә. Юрист сүзләренчә, малайга "бозык мәгънәдәге sms-хәбәрләр" җибәргәннәр, аның турында шәһәрдә һәм мәктәптә хурлаучы мәгълүмат таратканнар.

Юристлар бу уңайдан Башкортстан тикшерү комитетына гариза язган, тикшерү уздыруларын таләп иткән.

Екатерина Гордон бу вакыйганы болай гына йомып калдырмаячакларын әйткән һәм "Торос" хоккей клубы такымы җитәкчелеге мәсхәрәләүчеләргә каршы чаралар күрер дип өметләнүен белдергән.

Юрист әйтүенчә, зыян күргән бала күнегүләргә йөрүдән туктаган, ә аны мыскыл итүдә шикләнелүчеләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүен дәвам итә.

Басма "Торос" хоккей клубы белән элемтәгә кергән, әмма җавап ала алмаган. "Бу уңайдан бернинди комментар бирмибез, шалтратуыгызга рәхмәт, сау булыгыз", дигән хоккей клубының матбугат хезмәте.

Әлегә Башкортстан тикшерү комитетында баланы көчләү турында гариза керүен расламаганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!