Мөһаҗирлектәге татар әдәбияты турында сөйләшүдән 5 кызыклы фикер

Кабан күле буенда мөһаҗир татар язучылары турында сөйләшү

Мөһаҗирлектә иҗат иткән беренче татар әдибе кем булган? XX гасыр мөһаҗирләре исемнәре барысы да билгелеме? Казанда "мөһаҗирлектә татар әдәбияты" темасына әңгәмә узды. Азатлык анда яңгыраган 5 кызыклы фикер тәкъдим итә.

2022 ел җәендә Казанда татар әдәбияты турында әңгәмәләр сериясе оештырыла. Алар җәй дәвамында Кабан күле буенда узар дип көтелә. Чараны Татар китабы йорты Ачык университет һәм Казан университеты белән бергә үткәрә.

Беренче мондый очрашу 10 июнь көнне Мәрҗани һәйкәле янында узды. Ул татар мөһаҗирлек әдәбиятына багышланды. Сүз үз теләге белән яки мәҗбүри рәвештә читкә киткән авторлар тарафыннан иҗат ителә торган үзгә әдәбият турында алып барылды.

Фикер алышуда шагыйрә, Кариев театры җитәкчесе Луиза Янсуар, тәрҗемәче, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин, тәрҗемәче, мөхәррир, әдәбият укытучысы Эльза Нәбиуллина катнашты. Азатлык әлеге сөйләшүдән 5 кызыклы фикер тәкъдим итә.

Айдар Шәйхин, Луиза Янсуар һәм Эльза Нәбиуллина

1. Татарларда мөһаҗирлек әдәбияты борынгыдан ук барлыкка килә

Мөһаҗирлек, башка халыклардагы кебек үк, татарларда да борын-борыннан булган. Кемдер яхшырак тормыш эзләгән, кемдер милләтне, динне саклау максатыннан күченгән. XX гасыр башында зур катлау татар зыялылары сәяси эмиграциягә китәргә мәҗбур булган. Ләкин аңарчы ук читкә киткән татар әдипләре мисаллары да шактый.

Урта гасыр әдәбиятыннан мөһаҗирлектә язылган әсәр үрнәкләре – Сәйф Сараиның "Гөлестан бит-төрки" әсәре һәм башка шигырьләр тупланмасы ("Ядкәр-намә"). Сәйф Сараиның мөһаҗирлектә булуы һәм аның нәкъ сәяси эмиграциядә булуы төгәл билгеле. Әдип Алтын Урдада туа, 1380нче елларда Идел буеннан Мисырга китә һәм анда иҗат итә.

Шагыйрь үзе дә "илендә сөңгеләр үскәч", өеннән аерылуын яза.

Үсеб туфрагым үзрә (өстенә) нәйзәләр (сөңгеләр),
Бән өвдин (өйдән) айрылдым,
Ватандин бинишан улдым да,
Үзгә йортка әверелдем.

Китү сәбәбе исә аның Җучи олысында булган сәяси вакыйгалар, сугыш, Аксак Тимер явы була. Ягъни, бу XX гасыр башындагы сәяси эмиграциягә якын вазгыять. Нәкъ шуңа күрә Идел буенда Сәйф Сараиның кулъязмалары юк. Һәм кызыклы факт: Шиһабетдин Мәрҗани шуңа Сәйф Сараиның булуын да белмәгән. Татарларга әсәр XX гасырда гына килгән.

Кайбер башка әдипләрнең әсәрләре безнең җирлектә түгел, Якын Көнчыгышта табылуын да шуның белән аңлатырга мөмкин. Мөгаен, алар да заманында күчеп китәргә мәҗбүр булганнардыр.

БУ ТЕМАГА: "Китмибез!" Ни өчен татарларга һәм Русиянең башка халыкларына илдән китәргә кирәкми

2. Читтә иҗатның төп мотивларның берсе – туган җирне сагыну

Читтә яшәгән, читтә иҗат иткән әдипләр еш кына сагыш, туган җирләрне сагыну турында яза. Бу Муса Акъегетзадә мисалында да яхшы күренә. Аның өчен төрки-татарлык, милли мәгърифәт шулкадәр мөһим иде, ул Истанбулда яши, шунда да иҗат, фән, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә.

Инкыйлабка кадәр үк татар зыялылары туган җирләрдә башкара алмаган эшләрне, мәсәлән, татарча газет-журналлар чыгаруны чит илдә башкарырга омтыа. Һәм алар даими рәвештә "кайтырбыз, туган якта яшәрбез" өмете белән яшәп килә.

Шул ук вакытта элекке чорларда мисал өчен Урта Азияләргә китү мөһаҗирлек булып кабул ителмәскә дә мөмкин булган, чөнки ул җирләр Русия империясенә кергән, бер дәүләт кысаларында каралган. Мөһаҗирлек сүзе исә җитди кабул ителгән, аның Исламнан килгән "һиҗрәт" мәгънәсе бар, шуңа аны ул чорда андый очракларда кулланмаганнар.

Чит илгә түгел, гаиләсе Чиләбе якларына күченгән Әхмәт Уразаев-Кормаши иҗатында да сагыш мотивы чагыла. Ул Звериноголовское шәһәрендә туса да, гел Иске Кормаш авылына кайтып йөри һәм аны иҗатында да сагыну белән искә ала.

Сөйләшүдә катнашучылар

3. Мөһаҗирлектәге шәхесләр исемнәрен ачу әле дә дәвам итә

Эмиграциягә киткән шәхесләр, әдипләр күп булган, бу аеруча XX гасырда киң таралган күренеш була. Ләкин әлегә кадәр төрле хезмәтләр башкарган барлык татар шәхесләренең исемнәре билгеле түгел. Гаяз Исхакый кебек шәхесләрне барысы да белә, аның әсәрләре дә билгеле, мөһаҗирлектә башкарган эшләре дә өйрәнелгән. Шул ук вакытта зур әдип булмаган, ләкин үзенчә файда китергән күп башка шәхесләр дә бар.

Моңа мисал итеп Айдар Шәйхин яңа укыган, ләкин исемен оныткан мөһаҗир тарихын китерде. Ул кеше Казанда туган, заманында Төркиягә күченергә мәҗбүр булган, шунда төрек фәлсәфәчесе булып киткән, төрек телендә беренче фәлсәфә дәреслекләрен язган.

Киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган мондый шәхесләр әле шактый, аларны әле ачасы бар. Күп кенә мөһаҗир әдипләре исә Татарстанда 1990нчы елларда гына билгеле була башлый, совет чорында билгеле булган шәхесләр дә күбесенчә негатив төсмердә телгә алына.

БУ ТЕМАГА: Нигә татар бәхетен читтә эзләргә мәҗбүр. Камал театры "Ирдәүкә. Мөһаҗирләр" тамашасын күрсәтте

4. Чит илдә татар әдипләре совет дәүләтен актив тәнкыйтьләгән

Совет чорында чит илгә киткән татар әдипләрен, шәхесләрен тәнкыйтьләү, хыянәтче дип карау сәясәте булса, чит ил әдипләре шактый ирекле шартларда иҗат иткән, һәм аларга совет дәүләтен ничек бар, шулай күрсәтергә, тәнкыйтьләргә мөмкинлек булган.

Бу, әдәбиятта гына түгел, газет-журналларда да чагыла. Мисал буларак, Луиза Янсуар "Азат Ватан" журналында чыккан максат-бурычларын укып чыкты.

Азат Ватан түбәндәге максатлар өчен көрәшә:

– СССР халыкларының большевизмга каршы бердәм көрәшүе өчен;
– бердәм көч белән большевизмны юк итү өчен;
– барлык халыкларның тигез хокуклары һәм мөстәкыйльлеге өчен;
– татар-башкорт халкының үз язмышын үзе хәл итәргә хокуклы булуы өчен;
– хакыйкатьтә халыкның сәяси вә икътисади хакимияте өчен;
– халыклар арасында милли, дини, җенси яктан каршылыкларны булдырмау өчен;
– һәртөрле империализмга каршы тору өчен.

Әңгәмәдә катнашучылар әлеге максатларның ул чактагы Азатлык радиосы максатларына якын булуы турында да көлешеп алды.

БУ ТЕМАГА: Әдәбият тарихы: совет идеологиясеннән арынган, әмма милли азатлык кермәгән

5. Мөһаҗирлектә татар әдәбияты бүген дә яши

Чарада чыгыш ясаучылар бүгенге көндә "сәяси эмиграция" турында сүз алып барырга туры килмәсен дигән фикер белдерде. Шул ук вакытта, хәзерге вакытта төрле сәбәпләр белән чит илләрдә яшәүче берничә әдип мисалы да китерелде:

  • Элек Британиядә яшәгән, хәзерге вакытта Төркиядә яшәп иҗат итүче Рөстәм Сүлти.
  • Төркиядә яшәүче шагыйрә, тәрҗемәче, мөгаллим Чулпан Зариф.
  • Шулай ук Төркиядә иҗат итүче язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Бүгенге мөһаҗир-әдипләр Татарстан, татар дөньясы тормышында актив эшчәнлек алып бара, онлайн рәвештә булса да, төрле чараларда катнаша, "Казан утлары" журналында басылып килә.

* * *

Шулай да чарада соңгы айлар вакыйгаларыннан соң сәяси эмиграция барлыкка киләчәкме, хәзерге мөһаҗир-әдипләр Татарстан белән тыгыз элемтәне шулай ук саклый алачакмы дигән темалар күтәрелмәде. Хәзерге цензура шартларында бу темаларның әдәбиятка багышланган чарада күтәрелмәве аңлашыла да.

Оештыручылар белдергәнчә, Кабан күле буенда әдәбият турында әңгәмәләр җәй дәвамында узачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!