"Татар әдәбияты тарихы"ның 8 томлыгы язылып бетте. Аны, беренчеләрдән булып, татар язучыларына, әдәбият галимнәренә тәкъдим иттеләр. 17 февральдә Татарстан язучылар берлегендә узган чарага 20дән артык язучы, әдәбият галиме килгән иде. Очрашу фикер алышу, сорау-җавап рәвешендә барды. Кайвакыт тәнкыйть, бәхәсләр дә булып алды. Язучыларның кайбер кискенрәк сорауларына Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллинага җавап бирергә туры килде.
Яңа хезмәтне 2014-2021 ел аралыгында Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты (ТӘСИ) галимнәре эшләгән. Аны язуга КФУ белгечләре, Башкортстан галимнәре һәм хәтта укытучылар да җәлеп ителгән.
Хезмәтнең тиражы 1 500 данәдә басылган, ул китапханәләргә, югары уку йортларына, мәктәпләргә таралып беткән. Сату өчен китапны яңадан бастырачаклар.
"Төп казаныш – әдәбият тарихын совет идеологиясеннән арындыру"
Яңа хезмәтнең төп казанышы – аны совет идеологиясеннән арындыру, дип аңлатты ТӘСИ галиме Әлфәт Закирҗанов. Моңа кадәр булган "Татар әдәбияты тарихы"ның алты томлыгы (1984–2001) марксистик-ленинчыл идеология белән сугарылган булган. Галимнәр еш кына яңа хезмәтне элекке җыентык белән чагыштырды.
— Алты томлыкның концептуаль-методологик нигезендә байтак урында марксистик-ленинчыл идеология чагылыш тапты. Безнең татар әдәбияты ислам, Коръән тәгълимате белән сугарылган. Совет чоры әдәбиятында дөньяви караш урын алган иде. Шул ук вакытта әдәбият тарихында "ак таплар" булуы да мәгълүм. Анда Гаяз Исхакый иҗаты урын алмавы күп нәрсә турында сөйли дип уйлыйм, — диде Закирҗанов.
Аның сүзләренчә, сигез томлык яңа концепция белән эшләнгән. Китапларда Татарстаннан читтәге татар әдәбияты казанышлары турында да язылган. Соңгы өч томда Башкортстанда яшәүче әдипләр иҗатына күзәтүләр ясалган. Шулай ук себертатар әдәбиятына да зур урын бирелгән.
Сигез томлыкның төзүчесе, җаваплы мөхәррире Равил Рахмани да сүзен элекке алты томлыкны тәнкыйтьләүдән башлады.
— Алты томлыкның бишесе коммунизмны төзи, соңгысы капитализмга күчә алмый дигән хис бар иде, — диде ул.
Рахмани сүзләренчә, яңа җыентык фикер алышынып, күмәк рәвештә эшләнгән. Шунлыктан кайбер мәсьәләләрдә чигенешләр булуын да яшермәде. Мәсәлән, соңгы томнарны яңадан үзгәртеп язарга булганнар.
Соңрак Фоат Галимуллин алты томлыкны бер-бер артлы тәнкыйтьләүгә галим каршы төште.
— Алты томлык үзенең зур хезмәтен башкарды. Мин аңа тискәре караш ягында түгел. Аның беренче томы 1984 елда басылып чыкса, калганнары яңа күтәрелеш чоры – үзгәртеп кору вакытында төзәтелә барды. Алты томлык әдәбият тарихын барлауда, күрсәтүдә зур роль уйнады. Ләкин ул чыга башлау белән искерә башлады, — дип искәртте Фоат Галимуллин.
"Сигез томлык кулуар рәвештә эшләнде"
Төп чыгышлардан соң сүзне әдәбият тарихы белгече, профессор Хатыйп Миңнегулов алды. Ул әлеге хезмәтне язуда зур өлеш кертүенә карамастан, сигез томлык "кулуар рәвештә" язылды, фикер алышу җитмәде, дип тәнкыйть белдерде.
— 80нче елларда алты томлыкны язар алдыннан ул җәмәгатьчелектә шул тикле бәхәс белән тикшерелде. Ә сигез томлык ничектер "кулуар рәвештә" эшләнде. Без бу серияне башыннан ахырына кадәр ничек күрәбез, аңа нәрсәләрне кертергә телибез? Андый сөйләшүләр булмады. Дания Заһидуллина, алга таба шундый киңәшләшү кирәк. Әлеге җыентыкны язуда катнашкан кайбер мәкаләләр авторларының бу өлкәдә хезмәте дә юк. Бу минем тәнкыйть фикере, — диде ул.
Алга таба "диктатура булмасын, киңәш кирәк", дип тә өстәде профессор.
Хатыйп Миңнегулов соңгы томнар белән танышмавын әйтсә дә, мөһаҗирлек әдәбиятына җитәрлек урын бирелүенә шик белдерде.
— Совет чорында ил эчендәге әдәбият кына бар иде. Гаяз Исхакый, Хәсән Хәмидулла, Сания Гыйффәт тә бар бит әле. Алар ХХ йөз башында татар милли әдәбияты традицияләрен дәвам итә. Бу безнең татар әдәбияты үсеше тарихында читтәрәк калды. Яңа вариантта ничек урын алгандыр. Ярый, Муса Җәлил көрәшкән. Ә бит мөһаҗирлектә калганнарның күпчелеге милләт өчен тырышкан. Мин аларның милләткә нинди файда китерергә тырышканын күрсәтү ягында, — диде профессор.
Хатыйп Миңнегулов "башкортлаштыру" мәсьәләсен дә күтәрде. Мәҗит Гафури, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаевларны татар язучысы дип әйтергә, моннан курыкмаска өндәде.
Әдәбиятыбыз милли мәнфәгатьләрне якларга тиешлеген онытып җибәрәбез
— Кайвакыт без "изм"нарга, символизмнарга биреләбез. Урысның эше беткән аның. Әдәбиятыбыз милли мәнфәгатьләрне якларга тиешлеген онытып җибәрәбез, — дип йомгаклады Хатыйп Миңнегулов.
Галимнең тәнкыйтьләвенә шунда ук җавап яңгырады. Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина "нәкъ сез әйткәнчә, мөһаҗирлек әдәбияты бик киң, Башкортстанда иҗат итүчеләргә махсус зур урын бирелгән" дип әйтте.
"Милли азатлык көрәше әдәбиятын аерып күрсәтергә кирәк иде"
Язучы Вахит Имамов соңгы томнарда 90нчы елларда туган милли азатлык өчен көрәш әдәбиятын аерып күрсәтергә кирәк иде дип саный.
— 90нчы еллардан соң бездә ихтилал әдәбият – милли азатлык көрәше әдәбияты туды, — диде Имамов. — Монда аны ассызыклап әйтү кирәк иде. 90нчы елларда без суверенитет дип дәгъвалый башлагач та, Мәскәү безнең авызны япты. Сез моңа кадәр мөстәкыйльлек турында сүз алып бармадыгыз, бик риза булып, кол булып яшәдегез диделәр. Безнең кол булып яшәмәгәнне исбатлау өчен, 1990нчы еллардагы әдәбиятны, бәләкәй бүлек итеп булса да, күрсәтсәк артык булмас иде дип уйлыйм.
— Постколониаль әдәбият дип атала ул, — дип кушылды Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
— Айдар Хәлим әсәрләре, яңадан мәхкәмәгә барып җиткән Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов әсәрләре, Ркаил Зәйдулланың сәхнәдән алып ташланган "Үлеп яратты" пьесасы. Алар күп. Башка милләтләр алдында моны күрсәтсәк, артык булмас иде, — дип өстәде мисаллар китереп Вахит Имамов.
Яңадан басылачак томнарда бу теләк искә алынырмы – галимнәр дәшмәде.
Язучылар тагын томнар чыгарырга кирәк диеште. "Телебез исән булса", дигән тавышлар да ишетелде.
"Төрки республикалар аерылып чыккач, бездә мирас бүлешү бара"
Очрашуда татар әдәбияты тарихына киңрәк карарга да чакырдылар. Галим Фәрит Яхин үзбәк һәм азәрбайҗаннарның төрки халыклар әдипләрен үзенеке итеп "хосусыйлаштыруына" игътибар юнәлтте.
— Миңа совет чорында чыккан төрекмән, үзбәк, азәрбайҗан әдәбият тарихы китаплары белән танышып чыгарга туры килде. 12 томлыкларга кадәр бар. Бәхәссез, шәп. Әмма үзбәктән дә остарак эшләгәне юк. Барлык төрки телләрдә – төрекмән, татар телендә язучыларның барысы да үзбәк шагыйре булып чыга, — диде ул.
Шул чак язучы Рабит Батулла да әңгәмәгә кушылды һәм казакъларның да бу эш белән мавыгуын әйтте.
— Иртәгә Батулланы азәрбайҗан язучысы итеп укый башлыйсыз икән, аптырамагыз, — дип кинаяләде Яхин.
— Кама, Зәй ягында туганга башкорт әдәбиятына да керү мөмкинлегең бар. Безнең андый мөмкинлек тә юк бит, — дип шаяртты Зәйдулла.
Галимә Дания Заһидуллина моның җитди мәсьәлә булуын әйтте. Әлеге сигез томлыкны яңадан бастырганда хезмәтнең кайбер өлешләренә үзгәрешләр дә кертеләчәк.
— Без ни өчен 1-2 томны шул кадәр үзгәртеп чыгарабыз? СССР эчендә булган төрки республикалар аерылып чыккач, бездә мирас бүлешү процессы башланды. Барлык төрки республикалар берләшеп, бу биш республика, 8нче сыйныф укучылары өчен "Гомум төрки әдәбият"дәреслеге әзерләнде. Без әлеге хезмәтләргә экспертиза оештырдык. Тикшерү вакытында борынгы язучыларыбызны, аларның иҗат мирасын якларга һәм яңадан үзебезнең хәзинә икәнен расларга кирәклегенә вакыт җитүен аңладык. Әдәбият тарихы кебек академик басма эшлибез икән, бурычыбыз – аны объективлык һәм дөреслек үлчәменә салу. Фаразлар, кеше сүзеннән ишеткән мәгълүматлар булырга тиеш түгел, — диде ул.
Заһидуллина сүзләренчә, яңартылган беренче том якын көннәрдә Татарстан китап нәшриятында басылачак. Икенчесе ел ахырында укучыларга барып җитәргә тиеш. Киләчәктә җыентыкны биш томлык итеп урыс телендә бастырырга җыеналар. Ул яңа концепция нигезендә язылачак.
"Бу – Гүзәл Яхинаны пропагандалау"
Очрашу азагында язучылар "Татар әдәбияты тарихы"ның соңгы томнарында урын алган урыс телле татар язучылары турындагы күзәтүгә игътибар итте. Әйтергә кирәк, ике ел элек кайбер галимнәр урыс язучыларының татар әдәбияты тарихы җыентыгына кертелүен тәнкыйтьләп чыккан иде.
Бу мәсьәләне беренче итеп Рабит Батулла кузгатты.
— Монда Гүзәл Яхина кергән. Урыс телендә чыгачак сериядә ул булачакмы? Минем фикерем: ни тел ягыннан, ни башка яктан ул яңалык алып килми. Аның татар әдәбиятына кагылышы юк, - диде ул.
— Урыс телле язучыларның безнең әдәбиятка катнашы нидә икән? — дип күтәреп алды Ркаил Зәйдулла. — Совет идеология системы турында сүз булды. Без аннан беркая да котыла алмыйбыз. Күрәсең, бүгенге заманда урыс телле татар язучылары да булырга мөмкин дигән идеология бардыр бәлки. Кем белгән аны.
Шуннан соң төрле яктан берьюлы яңгырый башлаган фикерләрне, "Бәхәс кузгатмыйбыз, мин ирония белән генә әйттем, - дип тынычландырырга туры килде Зәйдуллага.
— Безнең тарихка кагылышы юк аның, — дип өстәде Вахит Имамов.
— Гүзәл Яхина кергән дип әйтү бөтенләй дөрес түгел. Урыс телле татар язучылары дигәндә Гүзәл Яхина тискәре мисал буларак телгә алынган. Татарлык юк дигән мисал булып күрсәтелгән, — дип аңлатырга тырышты Дания Заһидуллина.
— Керә инде ул шулай, — дип каршы төште Батулла.
— Урыс телле татар язучыларын керткән вакытта "мин татар", "мин татар менталитетлы", "мин татар дөньясы турында язам" дигән әсәрләр керде, — дип аңлатма бирүен дәвам итте Заһидуллина. — Шул материалларны карап, минем бу сүземә ышанырсыз. Кожевникова шигырьләрен укып карагыз. Ул (Гүзәл Яхина) шуларга тискәре мисал буларак китерелә. Язучылар берлегендә бу мәсьәләнең күтәрелүе минем күңелемә тия.
— Пропаганда дип атала бу, — диде Батулла.
— Бөтен бүләкләре дә саналган аның. Нәрсәгә кирәк бу? – дип җөпәде Ләбиб Лерон.
Шуннан соң тынычландылар. Зәйдулла, гомумән, ХХI йөз әдипләре турында язмау яклы булуын әйтте.
— Бәлки ХХI гасырны кертергә кирәк булмагандыр. Әдәбият – сәясәт, төрле иҗтимагый агымнар, шәхеснең иҗтимагый вазифасы белән дә бәйле. Бүгенге язучыларга бәя биреп, алар әдәбият тарихына керергә тиешме, юкмы? Җиде том белән чикләнергә мөмкин булгандыр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!