Украинада сугыш башлануга Русиядән китәргә теләүчеләр саны шактый артты. Федераль иминлек хезмәте хәбәр иткәнчә, 2022 елның беренче кварталында Русиядән 3,8 млн кеше киткән. Моңа Русия чиген үтүчеләр, шул исәптән Яңа ел бәйрәмнәренә китүчеләр дә керә. Русия президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Социаль анализ һәм фаразлау институтының фәнни хезмәткәре Юлия Флоринская фикеренчә, 24 февральдән соң илдән 150 меңгә якын кеше киткән.
Күпләр (беренче чиратта ирләр) сугыш хәле игълан ителү һәм гомуми мобилизациядән курыктылар
Күпләр (беренче чиратта ирләр) сугыш хәле игълан ителү һәм гомуми мобилизациядән курыктылар. Кемдер икътисади хәлнең кискен начарлануы һәм эшен югалтудан курыкты: тизрәк чит илгә китеп урнашырга тырыштылар. Соңгысы күбрәк IT тармагында эшләүчеләргә кагыла, санкцияләр һәм төрле тыюлар, Русия хакимияте тарафыннан интернетны томалаулар аларның эшчәнлеге кысылуга китерде.
Шунысын да әйтим, бу эмиграция дулкынында активистлар азчылыкта. Сәяси активистлар Русиядән 2012 елда Болотная эшеннән соң китә башлады, һәм бу агым даимигә әйләнде. Ләкин 2022 елның язында Русиядән активистлар гына түгел, ә сәясәттән читтә торган кешеләр дә китә башлады: алар сәясәт миңа кагылмас дип уйлаган иде дә, юк шул, сәясәт аларга да кагылды.
Кем кая китә ала, шунда китте. Русия чик аша чыгармас дип курыктылар, моннан тыш, коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк (вакцина, ковид-тестлар).
Нәтиҗәдә, үз иленнән качучы русияләр икътисади яктан алга киткән Көнбатыш Европа илләренә генә түгел, ә күбрәк элекке Совет берлеге республикаларына (Грузия, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Казакъстан, хәтта Үзбәкстанга) һәм әлбәттә Төркиягә китте. Соңгысына, нигездә, Русиянең мөселман халыклары вәкилләре, шул исәптән татарлар күчеп китә.
Бу "эмигрант" кәефләр март-апрель айларында шулкадәр популярлашты ки, "Ә син каласыңмы?" дигән сорауны шәхсән миңа адым саен бирә башладылар.
Үзем өчен бу сорауга җавапны мин Габдулла Тукайның 100 ел элек язылган шигырендә таптым: аның мәшһүр "Китмибез!" шигырендә.
Габдулла Тукай "Китмибез!"
Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:
— Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр.
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.
Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар — шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре!
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!
Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик?
Без күчәрбез, иң злек күчсен безем әмсарымыз,
Һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз.
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (Гыйззе вә Җәл).
Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе русияһ!*
Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
— Если лучше вам,
Туда сами пожалте, господа!**
*Гөрүһе русияһ — кара йөз димәктер (фарсыча) (Г.Тукай искәрмәсе).
**Сезгә яхшырак булса, үзегез шунда рәхим итегез, әфәнделәр.
Тәклиф итү — катгый рәвештә тәкъдим итү.
Сәкарь — тәмуг.
Әмсар — шәһәрләр.
Әгъсар — гасырлар буенча үткән еллар.
Гыйззе вә Җәл — кодрәтле һәм шанлы.
Шигырь III Русия думасының 1907 елның 18 маенда булган15нче утырышында килеп чыккан җәнҗал мөнәсәбәте белән язылган. Анда мөселман фракциясе әгъзасы, Уфа депутаты Кәлимулла Хәсәнев Русиядеге мөселман мәктәпләре һич тә хөкүмәт яклавын күрмиләр дип, хакимияткә шикаятен белдерә. Уң карашлы Дума әгъзаларыннан карагруһчылар (Тукай "гөруһе русияһ" дип нәкъ менә шуларны атый) В.Пуришкевич, И.Сазонович, А.Клеповский, бу чыгышка ачулары килеп: "Русиядәге тәртипләр ошамаса, әнә, Төркиягә китегез!" — дип кычкыралар. Шигырь шул ук май аенда язылган булса кирәк.
"Китмибез!" зур иҗтимагый көчкә ия булганы өчен "4нче дәфтәренең" 1909 елгы чыгарылышыннан цензура таләбе белән алына. Текст "4нче дәфтәр"дән (1907) алынган.
Билгеле, сәяси сәбәпләр аркасында монда эзәрлекләү йә төрмә янаган кешеләрнең китүен аңлап була. Әмма, гадел булыйк, китүчеләр арасында андыйлар күп түгел.
КИТМӘС ӨЧЕН 4 СӘБӘП
Ни өчен мин татарларга үз ватаннарын ташлап китәргә кирәкми дип саныйм?
Беренчедән, без болай да бик аз. Моннан киткән һәр ватандашыбыз (милләттәшебез) — бөтен халык өчен зур югалту. Русиядән китүчеләр элек тә шактый күп иде. Күбесенчә яшьләр китә, димәк, киләчәк буыннарның демографик потенциалы астына хәзер үк мина салына (хәзер генә түгел — соңгы елларда да шулай булды). Демографик хәл һәм дә компакт булып яшәү — милләт төзүдә һәм халыкның яшәп кала алуында (аеруча экстремаль шартларда) иң мөһим әйбер. Киткән һәркемне алыштырырлык кеше юк. Һәм дә ачыкча танырга кирәк, бүгенге мигрантларның токымнары инде татар булмаячак — алар йә космополит, йә башка бер милләтнең өлеше булачак.
Финляндия йә Австралия татарлары тәҗрибәсен мисалга китереп үзеңне алдау кирәкмәс. Хәтта бу демократик җәмгыятьләрдә оешкан һәм "кагыйдәдән чыгарма булган" диаспораларга да глобальләшү үтеп керә — тарихи ватаннарыннан "тукланып тормасалар", аларның киләчәге, ни аяныч, билгеле.
Икенчедән, китү — иң җиңел юл. Тәвә кошы кебек: башыңны комга күмү. Бу үз илеңдәге проблемаларны чишүдән качып, бу йөкне башкаларга күчерү. Бу үз илеңне әкрен деградациягә калдыру.
Өченчедән, чит илдә (Русия белән чагыштырганда) уңайлы шартларда яшәп, илдә калганнарны яшәргә өйрәтү, үз халкыңны инфантилизмда гаепләү, ниндидер киңәшләр бирү — көлке, ахмаклык һәм, мөгаен, намуслы эш тә түгел. Русиянең политик чынбарлыгын белгән кешеләр, "американ, канада, алман яки француз тәҗрибәсе" нигезендә киңәш бирмәгән кешеләр генә андый хокукка иядер.
Һәм, ниһаять, дүртенчедән, әгәр барысы да яки бөтен актив азчылык китеп бетсә, сез туган җирегезне кемгә калдырасыз? Үзегез тәнкыйтьләгән кешеләргәме? Бүгенге Русия хакимияте вәкилләренә, һәм аларга ләббәйкә дип торган бюрократиягәме? Китеп, сез аларга илебезнең киләчәген билгеләргә фатиха бирәсез һәм шул ук вакытта киләсе буыннарны киләчәктән мәхрүм итәсез, аларны ата-бабалары җирендә чын гражданнар булу мөмкинлегеннән мәхрүм итәсез.
"КЕЧЕ ХАЛЫКЛАРГА" ИКЕЛӘТӘ АВЫР
Болар барысы да Русиядәге "кече халыклар" өчен мөһим нәрсәләр: күпләп эмиграциягә китү сан ягыннан кечкенәрәк булган халыкларга күбрәк зыян китерә. Русия халкының урыс телле өлешенә эмиграциянең тәэсире бик сизелмәскә дә мөһим, ә менә татар, башкорт, чуашларга, Кавказ халыкларына һәм башка халыкларның киләчәген ул юк итәргә мөмкин. Шуны уйлагыз әле. Бәлкем каршылык күрсәткән, әмма иң куркыныч эзәрлекләүләр елларында да күпләп читкә китмәгән борынгы ата-бабалар ысуллары белән эш итәргәдер? Нәкъ менә алар аркасында халкыбыз сакланып калган, нәкъ менә алар безгә исән калу өчен нинди дә булса мөмкинлек тудырган.
Татарларда исән калу ысулы әле көчләп чукындыру чорларында ук барлыкка килгән дияргә мөмкин. Кызганыч, тарих башка кайбер төрки халыкларны бүген башка хәлгә китергән: хәзер аларның күпкә начаррак хәлдә калуы үзләре тупланып яшәгән җирләрдә сан ягыннан инде бик аз булулары белән турыдан-туры бәйле. Русия аннексияләгән кырымны гына алыйк. XVIII гасыр ахырында кырымтатарлар ярымутрауда яшәүчеләрнең 90 проценттан артык өлешен тәшкил иткән. XIX гасыр уртасына алар инде Кырымдагы халыкның яртысы гына булып, ХХ гасыр башына инде азчылык булып калган. Бу аларның Госманлы империясе җирләренә күпләп моһаҗирлеккә китүе нәтиҗәсе. Әйе, алар тормыш авыр булганга күрә күченеп киткән. Әмма Кырым ханлыгы көчләп чукындыруның иң куркыныч чорлары инде артта калгач кына басып алынган булуын да истә тотарга кирәк.
Бүген нугайлар дип аталучы нугай татарлары исә тагын да авыррак хәлдә кала. Заманында алар Алтын Урда таркалганнан сод татарларның иң күп санлы өлеше була. Әмма XVIII гасыр ахырындагы канкойгыч күтәрелешләр, әмма — иң мөһиме, күпләп Госманлы империясе җирләренә күченүләре нәтиҗәсендә хәзер алар сан ягыннан 100 мең генә булган кечкенә халык булып калган. Өстәвенә, алар төрле урыннарда таралып яши. Нәкъ менә хәтта тупланып яшәгән урыннарында да сан ягыннан аз булулары сәбәпле бу халыкларга хәзер аеруча авыр. Демографик массага күз йому һич тә мөмкин түгел.
4 АДЫМ
Ә ни эшләргә соң? Беренче эш — армыйча кабатлыйм — монда калу. Ничек кенә авыр (һәм куркыныч) булмасын, барыбер халкыбызның иң авыр шартларда да исән калу өчен тарихи тәҗрибәсе бар. Бу тәҗрибәне без шушы авыр чорда исән калып, киләчәк буыннарга халкыбызның киләчәген төзү мөмкинлеге бирүче база калдыру өчен куллана алабыз һәм хәзер кулланырга тиешбез дә. Киткән очракта без бу базаны һичшиксез югалтабыз һәм безнең язмышны безнең урынга килгәннәр хәл итәчәк.
Икенчесе — калу гына түгел, ә әһәмияте ягыннан беренче урында булып күренмәгән кайбер мәсьәләләр белән шөгыльләнергә тиешбез. Сәясәт яки идеологиягә бәйле мәсьәләләр белән турыдан-туры түгел, ә читләтеп шөгыльләнү. Бу үзенә күрә эчке эмиграциягә китү омтылышы бит, барыбер сәясәт анда үтеп керәчәк диярсез. Әмма эчке эмиграция ул бүген генә барлыкка килгән күренеш түгел. Сәясәт килеп җитәчәк әлбәттә, әмма безнең ниндидер мөмкинлегебез, бу хәлләрне аң аша уздыру һәм исән калу өчен вакытыбыз булачак. Ә "бер көн, бер төн булса да исән калу" принцибы хәзер аеруча актуаль. Вазгыятьнең шулкадәр тиз үзгәрүенә карасак, хәзерге авыр чорның бик тиз тәмамлану мөмкинлеге шактый зур. Дистәләрчә ел көтәргә туры килмәячәк, 1-3 ел гына булырга охшый. Әмма бу иң авыр чор булачак — аны уздырып җибәрергә генә кирәк. Өстәвенә, бу киләчәккә эшләү "базасын" сакларга тырышканда һәрвакыт югары тонусны да саклап була (акылдан язмау, төшенкелеккә бирелмәү өчен психологик алым).
Идеологиядән аерылган, җитмәсә сәяси вазгыятьне һич тә исәпкә алмаган мәдәният (мәгърифәт кебек үк) үзе генә татарларны милләт буларак озак вакыт аралыгында коткарып кала алмаячак. Әмма аңа бөтенләй кул селтәргә дә ярамый. Моны кешелекнең сугыш хәрәкәтләре чорында һәрвакыт тарихи мирасны, төрле сәнгать әсәрләрен коткарырга тырышуы белән чагыштырып була. Бернигә карамастан, тормыш дәвам итә бит. Татарларга да үз йөзләрен "маяга калдырып" булса да саклау кирәк. Чөнки яңарышны маядан башлау һәрвакыт җиңелрәк бит. Ә бу база булмаса, яңартырлык нәрсә дә юк дигән сүз.
Өченчесе — социаль элемтәләрне арттыру зарур. Илдә вазгыять үзгәргәч тиз мобилизацияләнүче төркемнәр яңа мөмкинлекләрне башкалардан тизрәк файдалана алачак. Бер-береңә булышу кирәк, "бөтен нәрсә харап булды, таярга моннан" дип кул селтәмичә шушы авыр чорда илдә калып, халкының киләчәге өчен эшләүне дәвам итүчеләргә, үткен темаларга сүз әйтүдән курыкмаучыларга, киләчәккә нинди дә булса өмет бирүчеләргә ярдәм итү кирәк.
Һәм дүртенчедән — без стратегиябезне булдырырга тиеш. Бүген исән калу стратегиясе димим, исән калу үсеш түгел бит ул. Соңыннан ни эшләячәгебезне билгеләүче стратегия турында әйтәм — тиешле вакыты килгәч халкыбызның киләчәген ничек кору турында. Хәзерге вакытсызлык чоры шундый рефлексия һәм якынча булса да планнар кору өчен иң кулай вакыт. Ә аннан инде соң булуы бар. Чөнки планнар белән утырып, уйланганны тормышка ашыру өчен вакытыбыз калмаска мөмкин.
Кайбер укучыларда хәзерге шартларда тынычлык өчен көрәшү кирәкме соң дигән сорау туа ала. Монда һәркем үз әхлакый кысаларына карап, үз юлын үзе сайларга тиеш. Үзен тынычлык өчен көрәш корбаны итү һәркемнең үз эше. Кемгәдер хәзерге истериядә катнашмау да җитә — бу инде бик зарур өлеш дигән сүз.
Русия федерациясе халыклары вәкилләре үзләреннән башка беркемгә дә кирәк булмауларын онытмасын иде.
Илнар Гарифуллин
тарихчы, сәясәт белгече
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра
Язманың оригиналы: Idel. Реалии
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!