24 июньдә Казакъстан башкаласы Нур-Солтанда Халыкара төрки академиянең фәнни шурасы утырышында Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Кыргызстан төрки дөньяның уртак дәреслекләрен раслады. Сүз "Уртак төрки тарих", "Уртак төрки әдәбият" һәм "Төрки дөнья географиясе" дәреслекләре турында бара. Әлеге фәннәр факультатив рәвештә генә укытылачак диелә.
"Уртак төрки тарих" дәреслеге төрки халыкларның XV гасырга кадәрге тарихын үз эченә ала. Ул җиде бүлектән торачак. "Уртак төрки әдәбият"та исә борынгы әдипләр турында языла. "Төрки дөнья географиясе" дәреслегендә төрки дөньяның һәм бәйсезлек алган төрки республикаларның географиясе аңлатыла.
Моңа кадәр "Уртак төрки тарих" дәреслеге сынау рәвешендә 8нче сыйныф укучылары өчен факультатив буларак Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Төркиядә укытылган булган. Бу дәреслек интернет киңлекләрендә тәкъдим ителмәгән.
Совет берлеге таркалгач төрки халыклар арасында, аеруча, Казакъстан, Үзбәкстан борынгы һәм Урта гасыр тарихын бүлешә башлады. Бу дәреслекләрдә татар тарихына, әдәбиятына нинди урын бирелә? Тарихтагы бәхәсле сәхифәләрне ничек тасвирлыйлар? Әлеге сораулар фәнни җәмәгатьчелектә дә туды.
БУ ТЕМАГА: Алтын Урда мирасы өчен көрәш: татар һәм казакъ карашыБу дәреслекләрне әзерләүне Халыкара төрки академия җитәкли. Әлеге үзәк белән Татарстан һәм Башкортстанның фәннәр академияләре дә хезмәттәшлек итә. Ләкин очрашуда Татарстан һәм Башкортстаннан вәкилләр булмады, башлыча мөстәкыйль төрки республика вәкилләре генә катнашты.
Азатлык әлеге академиянең галиме Тимур Козырев белән элемтәгә керергә тырышты, ләкин аның фикерен белешә алмады.
Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина элегрәк Азатлыкка бу дәреслекләр турында сөйләгән иде.
— Барлык төрки республикалар берләшеп, бу биш республика, 8нче сыйныф укучылары өчен "Гомум төрки әдәбият" дәреслеге әзерләде. Без әлеге хезмәтләргә экспертиза оештырдык. Тикшерү вакытында борынгы язучыларыбызны, аларның иҗат мирасын якларга һәм яңадан үзебезнең хәзинә икәнен расларга кирәклегенә вакыт җитүен аңладык, — диде ул.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының урта гасыр әдәбияты галиме Фәрит Яхин "кызганыч, бу дәреслекләрне күргән юк, бу хакта сөйләшмәделәр, фикерләшмәделәр", дип җавап бирде Азатлыкка.
— Бу хыялны ХХ гасыр башында ук тормышка ашыра башлаганнар. Аннан 20нче елларда, совет чоры башында да канатланып алганнар. Тормышка ашырганнар икән, зур эш дип саныйм. Әдәбиятыбызны, тарихыбызны, фикер үсешен яхшы аңлган кеше булса, бернинди дә каршылык чыга алмый. Шул ук Аксак Тимер Алтын Урданы үзгәртүендә, татар халкының барлыкка килүендә төп рольне башкарган кеше булган. Безнең тарихчылар империк (империячел түгел) фикерләүгә (ул Миркасыйм Госманов вакытында ук башланган иде), хискә, танып белүгә корылган, мирасны бүлүгә нигезләнгән булырга тиеш түгел иде. Башлап җибәргәннәр икән, яхшы, — ди Яхин.
Мәрҗани исемендәге тарих институтында "Уртак төрки тарихы"н язуда катнашмауларын белдерделәр.
Аксак Тимер үзбәкләр өчен каһарман, ә татарлар һәм үзләрен Алтын Урданың варислары дип атаучы казакъларга ул берничек тә каһарман була алмый
— Аны уртак тарих дип әйтү генә җиңел, чынлыкта проблемнар бик күп чыга, — дип сөйләделәр институтта. — Һәркем үз ягына тарта. Аерым чорлар, шәхесләргә карата концептуаль мәсьәләләр бар. Аксак Тимер үзбәкләр өчен каһарман, ә татарлар һәм үзләрен Алтын Урданың варислары дип атаучы казакъларга ул берничек тә каһарман була алмый. Менә бу шәхесне ничек күрсәтергә? Аны уртак мирас дип әйтеп булмый. Көнбатыштагыча, заманча итеп шәхес турында уңай һәм тискәре якларын күрсәтеп язарга буладыр. Әмма авторлар мондый карашка әзерме? Заманча дәреслек эшли алулары шикле, — диде исемен язмауны сораган галим.
Казакъстандагы Назарбаев университеты профессоры, тарихчы Юлай Шамилоглы әлеге проектлардан хәбәрдар булуын, бу хакта белгечләр белән аралашуын, ләкин дәреслекләрнең эчтәлеге белән таныш булмавын әйтте.
— Белүемчә, хезмәтнең структурасында кечкенә проблем булуы ихтимал. Казандагы мәсләктәшләрем Казакъстан, Үзбәкстан, Төркия турында күбрәк язылыр дигән иде. Дәреслекләрне әзерләүдә Халыкара төрки академиянең үз хезмәткәрләре дә катнашкан. Һәр кеше һәр мәсьәләдә белгеч була алмый.
Аңлавымча, Төрки каһанлыклар тарихын язган белгечләр башка дәверләр турында да язган. Мәктәп өчен ихтыяри дәреслек әзерләү өчен дөньяның теге йә бу мәсьәләдә иң көчле белгечләрен җыю кирәк тә түгел. Проблем булса, ул шуңардан килеп чыгарга мөмкин.
Мин Алтын Урда тарихы белгече. Ак урда һәм Күк урда кайда, нинди булганы турында бәхәсләр һаман да бара. Уртак тарихта бу хакта нәрсә язганнардыр, белмим. XIX гасыр башында татарларның роле нинди булган, аңа казакълар, башкортлар ничек каршы чыккан – шундый проблем бар. Моңа белгеч кенә анализ ясый ала. Бу академик тарих өчен кирәк. Республикада милли тарихны язганда "без яхшы, башкалар начар" дип язарга тырышсалар, проблемнар чыга. Мин үзем кызып язмыйм. Шулай да балаларда милләтпәрвәрлек уятыр өчен андый әйберләр дә язылырга мөмкин, — ди профессор.
БУ ТЕМАГА: Тарихчылар кырымтатарларның ХХ гасыр тарихын язуда сәяси цензура булыр дип борчылаШамилоглы фикеренчә, дәреслекләрнең нәтиҗәсен бер-ике буын белем алганнан соң гына ачыклап булачак.
Тарих, әдәбият һәм география турында уртак бер фикер кирәк
— Һәр төрки мәмләкәтнең үз укыту програмы бар. Минемчә, бу дәресләр рәсми рәвештә расланса да, аларны мәҗбүри укытып булмый. Һәр төрки республика мәктәпләрдә үзенең милли тарихын, географиясен өйрәтә. Факультатив булса да, тарих, әдәбият һәм география турында уртак бер фикер кирәк. Аерым дәреслек булса, бер-ике буыннан соң уртак фикерләр барлыкка килер, бәлки.
Сәясәт белгече, галим Илшат Сәетов бу дәреслекләрдә Татарстанга, татарга урын аздыр дип уйлый.
— Минемчә, дәреслекне әзерләүдә кем күбрәк катнашкан, шул халык турында күбрәк язылган. Татарстан һәм Башкортстаннан күпме галим катнашкандыр, белмим. Минем фаразымча, аларның өлеше бик зур булмас. Икенче яктан, Казакъстан, Кыргызстан һәм Урта Азиядәге башка дәүләтләрнең үткәне татар тарихы белән бәйле. Исемен ничек кенә атамасыннар, Алтын Урданы барыбер Казакъ урдасы дип әйтә алмыйлар. Бабайларның мөлкәтен бүлешкәндәй, Алтын Урда варислары да милләтчелек агымында мирасны бүлешә дип фаразлыйм. Әлбәттә, Казакъстандагы академия булгач, казакълар турында күбрәк, татарлар турында азрак языла дип уйлыйм. Әмма татарларны тискәре күрсәтү булмас.
Мин моны зур сәяси нәтиҗәләргә китерә торган эш дип санамыйм. Төркиянең дә, Казакъстанның да үз нарративлары бик көчле. Аеруча, Төркиядә тюркизм көчле. Бездә тюркизм белән пантюркизмны бер үк нәрсә дип уйлыйлар. Әмма алар бер-беренә каршы килә торган төшенчәләр. Бу дәреслекләр белән генә зур үзгәрешләр була алмый. Әйе, ул башка милләтләрдә кызыксыну уята ала, әмма пантюркизмның ниндидер берләшүгә китерүенә ышанмыйм. Һәр дәүләтнең үз мәнфәгатьләре бар. Күрәсең, бу мәнфәгатьләр шул кечкенә дәреслек булдыру кебек мәсьәләдә генә кисешәдер, — ди Сәетов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!