10 февральдә Казанда Мәрҗани исемендәге тарих институтында кырымтатар тарихының биш томлыгының Кырым ханлыгы чорына багышланган өченче томын тәкъдим иттеләр. Анда Кырым һәм Татарстан тарихчылары яңа китапка үз бәяләмәсен бирде һәм киләчәктә туарга мөмкин проблемнар хакында сөйләште.
Әлегә биш томлыкның өченче томы гына дөнья күрде. Китапны Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм аның Кырымда Русия аннексиясе башлангач ачылган фәнни үзәге әзерләгән. Әлеге үзәк җитәкчесе Эльдар Сайдаметов сүзләренчә, 1000 данәдә басылган 1065 битлек хезмәтне язуда 48 тарихчы катнашкан. Төп өлешен Русиядәге белгечләр башкарса, Украина, Беларус, Төркия, Романия, АКШтан да галимнәр җәлеп ителгән. Китапны өч ел әзерләгәннәр.
Ни өчен нәкъ менә өченче томнан, Кырым ханлыгыннан башларга булганнар, дигән сорауга җавап гади иде. Бу чорга караган чыганаклар күп сакланган. Безнең бурыч — Кырым ханлыгына тагылган төрле мифларны бетерү иде, ди хезмәтнең сәркатибе, Русия фәннәр академиясе профессоры, тарихчы Илья Зайцев.
— Русия империясе һәм совет чорларында Кырым ханлыгына төрле мифлар тагылган булса, безнең бурыч аларны бетерү иде. Тарих институтына 25 ел тула. Шушы вакыт эчендә мифларга каршы көрәш алып барыла. Тарих белемендә Кырым ханлыгына да, Алтын Урдага да тискәре караш булды. Барлык гөнаһларда аларны гаепләделәр. 25 ел эчендә институт ярдәмендә бу мөнәсәбәт тамырдан үзгәрде. Моннан соң Кырым ханлыгына башкача карарлар дип уйлыйм. Бу — үсештә булган, югары мәдәнияткә ия дәүләт. Моның өчен аның барлык институтлары да булган, — ди ул.
Кырым ханлыгы үзенең Мәскәү дәүләте белән көрәше, сугышлары, сәясәттәге урыны белән билгеле булса да, әлеге китапта төп игътибарны ханлыкның мәдәниятенә багышлаганнар.
Кырым ханлыгының тарихы кебек үк, аның мәдәнияте дә бик аз өйрәнелгән
— Кырым ханлыгының тарихы кебек үк, аның мәдәнияте дә бик аз өйрәнелгән. Ә чыганаклар бик күп. Ханлык чорының музыкасы, архитектурасы, мәчетләрнең бер өлеше безнең чорга кадәр сакланып калган. Аның музыкасы, архитектурасы, әдәбияты, поэзия, проза, мәгариф системы, кулъязмалар, укытылган ислам фәннәре, кырымтатар авторлары, сәнгатенә дистәләрчә ел буе игътибар бирелмәде. Без мәдәни тарихны кайтара алабыз. Бу — беренче адым. Минем өчен анда архитектурага багышланган аерым бүлек булуы яхшы. Мин Хан сарае, язма мәдәният турында яздым. Репертуар, жанр, язып алучылар, каллиграфлар турында әйтелде. Бу безнең өчен мөһим эш, — диде Зайцев.
Тарихчы Дамир Исхаков китапка уңай бәяләмә бирә. Шул ук вакытта кимчелекләрен дә җиткерде.
— Китапта Кырым ханлыгының Олы Урда белән мөнәсәбәтләре язылмаган. 1502 елда Кырым ханы Миңле Гәрәй Олы Урданы җиңеп, бөтен халкын Кырымга алып китә. Шуңа күрә кырымтатар этногенезында Олы Урда татарлары зур роль уйнаган. Кызганыч, бу сюжет төшеп калу сәбәпле, кырымтатар этногенезын ялгыш юлдан күрсәтергә мөмкин. Мин әлеге теманы алга таба язарга тәкъдим иттем, — диде ул.
Дамир Исхаков кырымтатар тарихының беренче томын язуда кыенлыклар туарга мөмкин дип саный. Ул Кырымда төркилекне, кыпчакларны онытмаска чакырды.
Кыпчаклар безнең этногенезда зур роль уйнаган
— Кыпчаклар безнең этногенезда зур роль уйнаган. Урыс чыганакларыннан билгеле булганча, кыпчаклар монголлар килгәнче Иделнең уң ягында, Кырымда әһәмиятле урын тоткан. Алтын Урданың нигезен кыпчаклар тәшкил иткән. Кызганыч, Татарстанда эшләнгән күптомлыкта кыпчаклар турындагы язма зәгыйфьрәк булып чыкты, чөнки аны болгар тарихы археолог-белгечләре язды. Ә кырымтатарлар тарихының беренче һәм икенче томында моны эшләргә була. Гадәттә бу тарихны язганда андагы этногенезда греклар, готлар, скифлар катнашкан диләр. Ә төркиләр кайда? Монда хәзәрләр, Бөек Болгар дәүләте, кыпчаклар булган, — диде ул Азатлыкка.
Әмма иң катлаулысы кырымтатар тарихының бишенче томын язганда булыр дип көтелә. Ул ХХ гасырга багышланачак. 1944 елда кырымтатарларның үз җиреннән сөрелүен, Ватанга кайту өчен көрәшен, милли хәрәкәт эшчәнлеген объектив тасвирларга Русиянең бүгенге сәясәте комачауларга мөмкин, ди Исхаков.
ХХ гасырны язу, сәяси сәбәпләр аркасында, авыр булачак
— ХХ гасырны язу, сәяси сәбәпләр аркасында, авыр булачак. Бәхеткә, татар тарихының 7 томлыгын цензура барлыкка килгәнче язып бетерә алдык. Хәзер сәяси яктан цензура булачак дип уйлыйм. Шуңа күрә аны эшләгәндә башка авыр проблемнар да туачак. Репрессияләр, кырымтатарларны сөрү, аларның кайтырга тырышулары, катлаулы митинглар үткәрү чорлары. Хәзерге вәзгыять тә җиңелдән түгел, чөнки кырымтатарларының милли хәрәкәте бар. Гомумән, кырымтатарларының бер өлеше бөтенләй Русиядә яшәми. Боларның барысын да язасы була. Моны эшләгәндә сәясәт килеп керәчәк, — дип исәпли Исхаков.
Кырымтатарларның ХХ гасыр тарихы белән шөгыльләнүче, тарих институтының Кырым фәнни үзәге тарихчысы Григорий Кондратюк та чыганаклар, документлар белән эшләүдә проблемнар булуын әйтте. Ул тарих институты мөдире Радик Салиховтан Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Кырымдагы идарәсе архивына керергә рөхсәт алуда ярдәм итүне сорады. Аның сүзләренчә, күпме кешеләрнең сөрелүе һәм шуларның күпмесе үлеп калуы турында бүгенгә кадәр төгәл саннар юк.
— Без төгәл күпме кешенең сөрелгәнен, сөрелү вакытында һәм беренче елларда күпме кеше үлгәнен белмибез. Әгәр без әдәбиятны карасак, фикерләр һәм күрсәткечләр бер-береннән бик нык аерыла. Беренче чиратта, сөргенлекне өлкәннәр һәм балалар авыр кичергән. Сөрелгәннән соң беренче елларда кырымтатарлар яңа җирдә, яңа климатта, яңа мохиттә яшәгән. Халыкны мәҗбүри күчерү демографиягә зыян китергән. Бу кырымтатарларны үзләрен физик яктан саклап калу өчен көрәшергә этәргән, — ди ул.
Кырымтатарларның ватаннарына кайту көрәше, тынычлык юлы белән барган милли хәрәкәт темасын язу да кыенлыклар тудыруы ихтимал дип саный Кондратюк. "Аерым вакыйгаларга карата бәя бирү тукталмаган, бердәм методологик алым юк", ди ул.
Моннан тыш, ХХ гасыр башында "Яшь төрекләр" сәяси хәрәкәтенең кырымтатарларга йогынтысы, Милли фирка, өч дулкын булып дәвам иткән репрессияләрне язу да сораулар тудырырга мөмкин дип исәпли тарихчы.
Галим сүзләренчә, бишенче томны киләсе өч ел эчендә әзерләп бетерергә җыеналар.
Өченче томдагы "Кырым ханлыгының музыкаль мәдәнияте" мәкаләсе авторы Исмет Заатов бу китап киләчәктә кыю рәвештә сылтама бирердәй ышанычлы, төпле чыганак дип белдерде Азатлыкка.
— Бу — төрле тарихи мәктәпләр галимнәренең Кырым ханлыгы тарихына "корпоратив" карашы. Бу безгә әлеге чордагы кырымтатарлар тарихына объектив бәя бирү мөмкинлеге бирә. Ул өч ярым гасыр дәвам иткән Кырым ханлыгы эшчәнлегенең күп якларын яктырта. Кырым ханлыгының этногенезы тарихы аерым игътибарга лаек. Кырым ханлыгы халкының төрки дала кавемнәрен, кыпчаклар, татар, монгол токымнарын үз эченә алган. Кырым ханлыгына 1774 елда Тат иле җирләре (Кара дингез буе, тау җирләрендә яшәгән бүгенге этник кырымтатар төркемнәре) кергәннән соң, Алтын Урда дәвереннән соң кырымтатар мәдәнияте поствизантия, Кара һәм Урта диңгезләр мәдәниятләрен дә үз эченә ала. Бу бигрәк тә кырымтатарларның хәзерге музыкаль һәм декоратив сәнгатендә ачык чагыла. Бу хезмәткә кыю рәвештә сылтама биреп була, — ди Заатов.
Тупланмада кырымтатарлар тарихы түбәндәге чорларга бүленеп яктыртыла.
- Беренче том: борынгы заманнан Алтын Урдага (1220 елга) кадәр чор
- Икенче том: Алтын Урда чоры (1220-1441 еллар)
- Өченче том: Кырым ханлыгы чоры (1441-1783 еллар)
- Дүртенче том: Русия империясе чоры (1783-1917 еллар)
- Бишенче том: Совет берлеге чоры (1918-1991 еллар)
Күптән түгел Татарстанның Тарих институты һәм Кырым фәнни үзәге әзерләгән Исмәгыйль Гаспринскийның әдәби, публицистик әсәрләре тупланмасы, "Кырымтатар тарихы, архитектура һәйкәлләре" сериясе, "Кырым ханлыгы армиясе: төзелеше һәм тактикасы (XV-XVIII)" китабы һәм башка хезмәтләр дөнья күрде.
Казан һәм Кырым ханлыклары тарихыннан тыш, киләчәктә башка татар ханлыкларының тарихын өйрәнү да көтелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!