Урыслар белән украиннар арасында бу сугышка кадәр төп идеологик каршылыкларның берсе тел мәсьәләсе белән бәйле иде. Тарихи-идеологик яссылыкта украин әдәби телен кем һәм кайчан булдырган дигән сорау күтәрелде. Ә без хәзерге украин һәм татар әдәби телләре барлыкка килү тарихына һәм Русия дәүләтенең бу телләргә карата сәясәтенә параллель рәвештә күз салып узыйк.
Русия хакимияте карашы тарафдарлары украин телен урыс теленең гадиләштерелгән варианты һәм украин әдәби теле чынбарлыктан аерылган ясалма тел дип саный. Икенче фикерләре — янәсе украин әдәби телен хәзерге көнбатыш Украина һәм Карпат таулары артында таралган сөйләмнәр нигезендә булдырганнар һәм моның белән көнчыгыш украиннарны урыс массаларыннан аерырга телиләр.
Һәрбер әдәби телнең кайсы да булса диалект нигезендә булдырылуын билгеләп үтүдән башлыйк. Нигез буларак бер диалект яки бер диалект белән бергә башкасының кайбер өлешләре алына. Татар әдәби теле дә шулай барлыкка килгән. Хәзерге татар әдәби теле 20нче гасыр башында булдырыла. Урыс теленең атасы дип Александр Пушкинны атаган кебек, татар әдәби теленә нигез салучы дип гайре рәсми рәвештә Габдулла Тукайны саныйлар.
Күпләр хәзерге украин әдәби теленә нигез салучы дип Тарас Шевченконы санаса да, хәзерге әдәби украин телендә беренче әсәрне шагыйрь һәм мәгърифәтче Иван Котляревский язган. Шундый беренче әсәр — "Энеида" поэмасы. Ә Тарас Шевченко хәзерге әдәби украин телен әдәби стандарт буларак ныгытып куйган. Әдәби тел нигезе буларак Днепр буенда яшәүчеләрнең сөйләмнәре алынган. Киевтан көньяк-көнчыгыштагы бу җирләрдә, беренче язмада әйтелгәнчә, даими миграция һәм төркиләрнең көнчыгыш славяннар белән катнашу процессы барган.
Тарас Шевченконың тәрҗемәи хәлен тулысынча язып тормыйм, әмма аның тормышындагы бүгенге көннәрне хәтерләтүче бер мөһим вакыйганы искә алып үтәргә кирәк. 1846 елда Шевченко Киевта шул чорда оешкан Кирилл-Мефодий җәмгыятенә керә. Анда славян халыкларының мәдәнияте, панславян берлеге төзү, үзәге Киевта булган Борынгы Русь идеясен торгызу белән кызыксынучы яшьләр туплана. Алар украин телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирә. Киевтагы бер студент моны хакимияткә тишә һәм 10 кешене кулга алалар, сәяси оешма төзүдә гаепләп төрле җәзалар билгелиләр. Тарас Шевченконың Кирилл-Мефодий җәмгыятенә катнашы булуын дәлилли алмыйлар һәм аны "аерым шәхси гамәлләре" өчен гаепле дип табалар. Украин телен өйрәнү кебек бер гаепсез гамәлдән патша хакимиятләренең ни кадәр куркуын аңлау өчен Император галиҗанәпләре канцеляриясенең өченче бүлеге башлыгы, кенәз Алексей Орлов хисабыннан бер өзеккә күз салыйк. Анда болай диелә:
"Шевченко … Малороссия телендә иң яман эчтәлекле шигырьләр язган. Аларда ул йә Украинаның янәсе коллыка төшерелүе һәм бәлаләре турында кайгыра, йә һетман хакимиятен һәм элекке казак иреклекләрен зурлый, йә император йортындагы затларга, аларның игелекләрен онытып, бик тупас рәвештә ялалар һәм үт суын агыза. Моннан тыш, бөтен тыелган нәрсәләр яшьләрне һәм холкы көчсез булган кешеләрне кызыксындырганга, Шевченко үз дуслары арасында мөһим Малороссия язучысы буларак танылган, шуңа күрә аның шигырьләре икеләтә зыянлы һәм куркынычлы. Яраткан шигырьләр аша Малороссиядә һетман чорында янәсе яхшы булуы, ул чорларны кайтару бәхете һәм Украинаның аерым дәүләт буларак яшәү мөмкинлеге турында фикерләр таралырга һәм соңрак тамыр җәяргә мөмкин".
Ягъни һетманлык тулы мәгънәдәге дәүләт булмаса да, украин халкының урыс дәүләтеннән тулы автономия чоры турындагы тарихи хәтере, сак хезмәте башлыгы фикеренчә, украин дәүләтчелеген торгызу зарурлыгын аңлауга китерергә мөмкин. Монда 2017 елда Русиядә милли республикаларда телләрне мотлак укуны бетерү тирәсендә озак еллар буе барган мәгълүмат кампаниясенә охшашлык күренә. Анда да ана телләрен белү сепаратизмга һәм гомумрусия үзаңын кире кагуга китерә ала дигән шул ук нәрсәләр сөйләнде.
БУ ТЕМАГА: Украиннар һәм татарлар: уртак тарих, уртак атамалар, җир өчен сугышУл Николай I чоры була һәм Петр патша чорыннан башлап инде хәрби хезмәткә һәркемне түгел, ә берничә хуҗалыктан бер игенчене рекрут итеп 25 елга профессионал хәрби хезмәткә чакыра торган булалар. Тарас Шевченко, инде зыялылар вәкиле буларак, берничек тә рекрут итеп алынырга тиеш булмый. Шулай да император хезмәтенең өченче бүлеге карары белән аны хәрби хезмәткә алып Оренбур губерниясенә, ягъги Идел төбәгенә, Русия империясенең ул чордагы чикләре буена җибәрәләр. Аңа язу һәм әсәрләрен бастыру да тыела.
Ул чордагы шовинистик урыс зыялылары Тарас Шевченконы күралмый. Иң көчле нәфрәт ул чордагы танылган әдәби тәнкыйтьче Виссарион Белинскийда була. Үз коллегасы Павел Анненковка язган хатында Белинский Шевченконың император йортына төбәп язылган сатирик памфлетларына ачуы кайнавын белдерә һәм шул ук вакытта аларны укымаганлыгын да таный (совет чорыннан ук танылган "Пастернакны укымадым, әмма хөкем итәм" дигән сүзләрне хәтерләтә). Сәяси репрессияләргә сәбәп чыгаруда гаепли һәм юл аралаш шовинистик мыскыллаулар, сүгү сүзләре яза. "Шевченконы Кавказга солдат итеп җибәргәннәр. Аны кызганмыйм, хөкемдар булсам, мин дә шуннан кимен бирмәс идем. Либералларны шәхси дошманым итеп күрәм. Алар барлык уңышларның дошманнары. Үзләренең тупас ахмаклыклары белән алар хөкүмәтнең ачуын чыгара, аларда шик уята….. Оһ бу хохоллар! Бәрәннәр бит — ә һалушкалар һәм дуңгыз салосы белән варениклар өчен либералланалар! Һәм менә хәзер берни дә язарга ярамый — бөтен нәрсәне бозалар". Ул хатның иң ачык итеп күрсәтүче юллары бу. Монда артык сүз әйтеп тору кирәкми дә.
1863 елда Валуев циркуляры дигән чикләү гамәлгә керә, инде бернинди дә украин әдәби әсәрләрен бастырырга ярамый. Цензура аша "бу телдә нәфис әдәбиятка караган әсәрләрне генә" уздыру рөхсәт ителә. Ул циркулярны чыгару өчен сәбәп 1863-1864 елларда полякларның баш күтәрүе була. Баш күтәрүчеләр Польша, Литва, Көнбатыш Украина һәм Беларусның берләшүе концепциясен алга сөрә. Һәм ул циркулярда "язуга өйрәтүне һәм мәгърифәтне тарату сәбәп итеп", "сепаратист фикерләр" таратыла диелә.
БУ ТЕМАГА: "Русиянең украиннарга карата сәясәтен татарлар 1552 елдан бирле татый"1876 елда Александр II Эмс фәрманын чыгара. Ул украин телендә һәртөрле әдәбият бастыруны һәм чит илдән кертүне, шулай ук сәхнәдә украин телендә тамашалар куюны, ягъни пьесалар уйнауны тыя. Монда Украинаның ул чакта Австия-Маҗарстан империясендә булган көнбатыш өлешеннән украин әдәбиятын кертүне тыю күз алдында тотыла. Хакимиятне хуплаучы урыс зыялыларының мөнәсәбәтен аңлау өчен хокук белгече, славянофиллар хәрәкәте вәките һәм танылган Аксаковлар гаиләсе (бигрәк тә язучы Сергей Аксаков аша танылган) варисы Иван Аксаковның язганнарына күз салыйк. Ул үзенең "День" газетында шундый текст язган:
"… хохломаннар уйлап чыгара торган малорос теле буш сәбәп кенә, ә чын максаты — аеым Малороссия дәүләте булдыру", "Малорос теле элек нинди булса, шулай булып калачак, әмма ул дәүләт теле дә, мәгариф теле дә, хәтта белемле җәмгыятьнең үзара аралашып яшәү теле дә була алмый", "… безнең хәзерге әдәби телебез великорос һәм малорос язучыларының уртак тырышлыгы белән булдырылган — шул сәбәпле малоросларга яңа фән һәм мәгариф теле булдыру кирәкми".
Ягъни нигезендә шул ук нәрсә ята — украин үзаңы үсүгә нигез булырдай һәм ахыр чиктә үз дәүләтләрен төзүгә китерердәй аерым әдәби украин телен булдыруга юл куймау.
Татар теленә карата да мөнәсәбәт шундый булган, әмма кайбер үзенчәлекләре белән. Татар теленә каршы андый ук циркулярлар белән көрәшмәгәннәр, чөнки аны куллану өлкәсе бик нык тар булган. Православиедән аермалы, ислам дәүләт дине статусында булмаганга, украиннарга дини китаплар бастыру тыелса да, татарларга тыелмый. Екатерина II исламны "канунилаштыру" реформалары уздырганнан соң 1803 елда Казанда беренче мәртәбә Корьән китабы басылып чыга. Валуев циркулярына кадәр, баштарак украин китапларын, дәреслекләрен бастыру өчен акчаны урыс зыялылары вәкилләре җыя. Мәсәлән, Николай Костомаров бу эшкә акча бирергә чакыру белән актив шөгыльләнә. Татарлар исә аңа өмет итә алмый. Ә элекке язма мирас мәҗбүри чукындыру чорында тулысынча диярлек юк ителгән була. Ә XVII-XVIII гасырларның бөтен әдәбияте, шул исәптән дини китаплар (мәсәлән Батырша хәзрәтнең милләткә мөрәҗәгате – "Тәхризнамә") барысы да кулдан язылган китаплар гына була.
Әмма, татарларда язу тану күптәннән киң таралган булганга, XIX гасырның беренче чирегеннән соң татарча вакытлы матбугат чыгарырга рөхсәт бирүне сорап хакимиятләргә мөрәҗәгать итүләр башлана. Ләкин рөхсәт бирмиләр.
Татарча газет бастыруга рөхсәт бирүне сорап беренче мөрәҗәгатьне 1808 елда Казан университеты профессоры Иван Запольский тапшыра. Кире кагалар. 1836 елда Казан университетының көнчыгыш факультеты студенты М.Никольский "Бахр-уль-ахбар" ("Хәбәрләр диңгезе") исемле газет чыгаруга рөхсәт сорап Казан мәгариф бүлгесе багучысы Михаил Мусин-Пушкинга мөрәҗәгать итә. Анда да кире кагалар.
1870нче елларда татар телендә "Таң йолдызы" газетын чыгару ниятен татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тормышка ашырырга тырыша. Әмма аның мөрәҗәгате дә кире кагыла. Каюм Насыйри еллык календарьлар чыгару белән чикләнергә мәҗбүр була. Татар телендә календарьлар чыгару традициясе шуннан башлана да инде. Чыгару ешлыгын искә алып, аларны татар телендә беренче вакытлы басма дип атарга була. Каюм Насыйри шул рәвешле цензура кануннарын урап үтәргә мәҗбүр була. 1880нчы елларда татар газеты мәсьәләсен галим һәм драматург Габдрахман Ильяс күтәрә, соңрак аңа язучы Заһир Бигиев кушыла.
Ул елларда татар басмасына рөхсәт бирелмәүгә сәбәп итеп югары белемле мөхәррирләр булмау һәм цензура эшен башкарырлык татар телен камил белгән урыс түрәләре булмау китерелә. Русия империясе кануннарына күрә, мөселманнарга университетларга юл ябылган булуын искә алсаң, бу ике сәбәп тә мыскыл итү кебек яңгырый.
1892 елда Казандагы укытучылар мәктәбе инспекторы Шахбазгәрәй Әхмәровның "Казан" газетын бастыру мөрәҗәгате кире кагыла.
Бу хәл 1905-1907 еллардагы беренче урыс инкыйлабына кадәр шулай дәвам итә, инкыйлаб нәтиҗәсендә барлыкка килгән демократик үзгәрешләрдән соң гына йөзләгән татар газетлары һәм журналлар чыга башлый.
1883 елда чыга башлаган "Тәрҗеман" газеты гына чыгарма булып тора. Ул Исмәгыйль Гаспринскийның хатыны Зөһрә Акчуринаның (танылган татар нәселе вәкиле - ред.) финанс һәм оештыру ярдәме белән бастырыла. Газетның яртысы иске татар телендә, яртысы урыс телендә чыга.
Ул елларда нәкъ менә шул канун чикләүләре аркасында украин телендә газет-журналлар чыкмаган. Киевта һәм башка зур шәһәрләрдә басылган барлык вакытлы матбугат урыс телендә була.
Шулай итеп, хәзерге әдәби украин теле асылда XIX гасырда барлыкка килә, ләкин аның язма кулланылышына рәсми тыюлар аркасында ул озак еллар үсми тора. Татарлар озак вакыт иске татар телен куллана, ул әле XIV гасырдан ук килә. Иске татар теле (бүген аны иске төрки тел дип тә атыйлар, ләкин бу аутентик атама түгел) күп кенә төрки халыкларда, аларда әдәби норма барлыкка килгәнчегә кадәр кулланылган.
Хәзерге әдәби татар телен булдыру процессы XIX гасыр ахырында татар буржуаз милләте барлыкка килү белән башлана. Татар телен тулысынча әдәби тел итүче Габдулла Тукай була. Ә менә лексик нормаларны, грамматиканы язучы, сәясәт эшлеклесе, тел белгече һәм тарихчы Галимҗан Ибраһимов рәсмиләштерә. 1913-1916 елларда ул әдәби татар теленең үзгәрүенә нокта куйган берничә дәреслек һәм кулланма чыгара. Башка төрки халыкларның күпчелеге әдәби телләрен 1917 елгы инкыйлабтан соң гына совет хакимияте ярдәме белән ала.
Тагын бер кызыклы факт. Болардан тыш, Галимҗан Ибраһимов тарихка беренче татар сәяси фиркасен булдырырга тырышкан кеше буларак кереп калды. Русия думасының беренче ике чакырылышында катнашкан "Иттифак" татар-мөселман фиркасе татарлар тарафыннан төзелсә дә, үз канаты астында бөтен мөселман халыкларын берләштерергә тырыша, аның лидерлары арасында татарлар да, XX йөз башында "Кавказ арты татарлары" дип аталган хәзерге азәрбайҗанлыларның ата-бабалары да була.
Менә шул идеяне тормышка ашыру омтылышын Галимҗан Ибраһимов Киев шәһәрендә ясый. Ул анда 1912 елда күчеп килә, җирле татар җәмгыяте балаларын укыта. Параллель рәвештә ул җирле татар студентлары арасыннан яшерен оешма төзи һәм 1913 елда татар сулчы-эсерлар партиясенең оештыру корылтаен үткәрергә тырыша. Бу эш барып чыкмый, чөнки корылтай вакытында аның барлык катнашучылары кулга алына, ә Ибраһимов үзе берничә ай төрмәдә тотылганнан соң дәлилләр җитмәү сәбәпле иреккә җибәрелә. Үзенең бу ниятен ул 1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң гына, татар-башкорт сулчы эсерлар фиркасен төзеп ахырына кадәр җиткерә.
Ә менә Украина һәм украин халкы тарихында Михаил Грушевский кебек тарихи шәхес мөһим урын алып тора. Бу исем 2014 елда Киевтагы Грушевский урамында оппозиция белән "Беркут" көчләре арасында каты бәрелешләр барганда даими телгә алынды. Михаил Грушевский - Украина халкы тарихының тулы циклын язган тарихчы. Ул украин әдәби теле структурасына да йогынты ясарга тырыша. Әмма тарихта барыннан да бигрәк украин милли хәрәкәте, Украина дәүләтчелеге идеологы буларак истә калды. Шуңа күрә аны күпмедер дәрәҗәдә заманча украин милләтенең атасы дип атарга була. Демократик карашлары өчен ул урыс империя идеологлары тарафыннан да, кайбер украин милләтчеләре тарафыннан да тәнкыйтькә тартыла.
Бу исем Казанга да ят түгел. Михаил Грушевский 1914 елның 1 декабрендә Киевта Австрия тарафлы позиция алуда һәм украин укчылары легионын оештыруда катнашуда гаепләнеп кулга алына (бө легион Австрия-Маҗарстан тарафыннан Көнбатыш Украинада яшәүче украиннардан арасыннан төзелә). Берничә айдан ул Киев хәрби бүлгесе башлыгы карары белән Сембергә җибәрелә. Анда ул Казанга күчерүләрен сорый һәм 1915 елның 4 сентябрендә, Беренче дөнья сугышының иң кызган чагында Казанга күчерелә. Анда ул ике адреста яшәгән. Казанның Кирмән урамында украин милли хәрәкәтенең танылган идеологы яшәгән йортта быелның мартына кадәр мемориаль такта эленеп торды. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң украин теле, мәдәнияте турында сүз кату ниндидер дошманлык һәм дәүләткә каршы әйбер буларак кабул ителә башлагач, бу такта алынды.
Ягъни, шул рәвешле, теләсә кайсы әдәби телне "ясалма" дип атарга була, чөнки аның барлыкка килүе артында гадәттә берничә генә кеше тора. Кагыйдә буларак, бу кешеләр туган җирләренең сөйләмен әдәби тел нигезенә сала. Украин теле өчен бу эшне тумышы белән Днепр буеннан булган Тарас Шевченко башкарган. Шулай итеп, хәзерге украин әдәби теленең нигезен көнбатыш украиннары түгел, ә Украинаның хәзерге көньяк-көнчыгышы сөйләме тәшкил иткән. Татар телендә бу рольне Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов уйнаган. Әлбәттә, вакыт үтү белән бу телләргә үзгәрешләр кертелгән, әмма нигезе нәкъ менә шул вакытларда салынган.
Айрат Арысланов
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!