Акъяр мәхкәмәсе "Москва" крейсерының  югалган диңгезчеләрен һәлак булды дип таный башлаган

"Москва" баткач хәбәрсез югалган Егор Шкребец әтисе Дмитрий белән

Егор Шкребецны һәлак булган дип тану турындагы гариза 23 июньдә каралган һәм канәгатьләндерелгән, мәхкәмә карары 30 тәүлектән соң  үз көченә керә.

Акъярдагы (Севастополь) Русия мәхкәмәләре "Москва" крейсеры баткач хәбәрсез югалган диңгезчеләрне һәлак булды дип таный башлаган. Бу хакта Крым.Реалиига хәбәрсез югалган "срочник" солдат – Егор Шкребецның әтисе Дмитрий Шкребец сөйләгән.

"Барлык утырышлар да Нахимовски район мәхкәмәсендә булды микән – белмим, әмма Нахимовскида фамилияләр бик күп. Июнь башында кимендә 16 кешенең гаризасы каралырга тиеш иде. Барлыгы ничә кеше гариза тапшырган булгандыр, белмим", дигән Шкребец.

23 июньдә Акъярның Русия контролендәге Нахимовски район мәххәмәсе Егор Шкребецны һәлак булды дип таныган, бу хакта диңгезченең әтисе ВКонтактедагы сәхифәсендә язган.

Нахимовски мәхкәмәсенең сайтындагы мәгълүмат та моны раслый. Егор Шкребецны һәлак булган дип тану турындагы гариза 23 июньдә каралган һәм канәгатьләндерелгән, мәхкәмә карары 30 тәүлектән соң үз көченә керә.

Күптән түгел Дмитрий Шкребец үзе янына "җитди оешмадан кешеләр" килүен һәм "экспертиза өчен" ноутбугын алып китүләрен хәбәр иткән иде.

Украина күзләве Русия хакимиятләре "Москва" крейсеры диңгезчеләренең гаиләләрен мәгълүмат бирмәскә мәҗбүр итә, дип ышандыра.

"Москва"да яраланучылар арасында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган Булат Шакирҗановның да барлыгы билгеле булган иде. Әнисе әйтүенчә, Булат Шакирҗанов флотка Чаллыдан ноябрьдә чакыртып алынган булган. Тикшерүчеләр аннан мәгълүматны таратмау турында имза алган дип хәбәр ителде.

13 апрельдә Украина "Москва"ны ракет һөҗүменә тотуын һәм крейсерда янгын чыгуын белдерде. 14 апрельгә каршы төндә янгын чыгуын Русия саклану министрлыгы да таныды. Министрлык корабта сугыш-кирәк яраклары шартлаган дип ышандырды.

Соңрак минстрлык корабның батуын таныды. Төрле бәяләмәләргә күрә, "Москва"да 416дан 680 гә кадәр кеше булган, алар арасында "срочниклар"ның да булуы ачыкланды.

Кораб батып, экипаж әгъзалары арасында хәбәрсез югалучылар булганнан соң, хакимиятләр аларның туганнарына крейсер махсус операциядә катнашмады дип белдерде. "Москва" крейсерында хезмәт итәргә җибәрелгән "срочник"ларның әти-әниләренә улларын "фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булдылар" дип танырга тәкъдим иттеләр.

7 июньдә крейсердагы хәрбиләрне "махсус хәрби операциядә" катнашучылар исемлегенә кертүләре билгеле булды. Әмма прокуратура да, саклану министрлыгы да "Москва" крейсерының Украинага каршы сугышта катнашуын әле дә танымый.

Шул ук вакытта, "Москва" крейсерында исән калган "срочник"ларның әти-әниләре улларын кабат хәрби хәрәкәтләр барган урынга җибәрергә ниятләүләрен сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!