Путин Дмитрий Рогозинны Роскосмос башлыгы вазифасыннан җибәрде

Дмитрий Рогозин һәм Владимир Путин. Архив фотосы

Шулай ук бүген Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Русия хөкүмәт рәисе урынбасары итеп билгеләнде.

Русия президенты Владимир Путин Дмитрий Рогозинны Роскосмос башлыгы вазифасыннан җибәрде. Хәзер дәүләт корпорациясе белән элеккеге вице-премьер Юрий Борисов җитәкчелек итәчәк. Бу боерыклар Кремль сайтында чыкты.

Борисов үзе вице-премьер вазифасыннан берничә минут алданрак алынды. Бу кәнәфи алыштырулар турында аноним чыганакларына сылтанып алданрак Русиянең берничә газеты да хәбәр иткән иде.

"Ведомости" газеты чыганагы Рогозин Донбасска җитәкче итеп куелырга мөмкин дип фаразлады. "Московский комсомолец" чыганакларын күрсәтми генә, түрә Русия гаскәрләре яки Русия хуплый торган фетнәчеләр яулап алган Украина җирләренең берсендә җитәкче вазифасын алырга мөмкин дип хәбәр итте.

Рогозин Роскосмосны 2018 елда җитәкли башлады, аңа кадәр ул хөкүмәттә вице-премьер иде. Ул идарә иткән чорда дәүләт корпорациясенең галәмгә сәүдәгә корылган ракет очырулары нык кимеде, "Роскосмос" орбитага космонавтларны чыгару өлкәсендә монополист булудан туктады һәм Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач, Европа галәм агентлыгы белән хезмәттәшлеген өзде.

65 яшьлек Юрий Борисов исә хөкүмәттә Рогозинны 2018 елда алыштырды. Ул саклану сәнәгате өчен һәм "Роскосмос" өчен җаваплы иде. Төрле вакытларда саклану министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булып торды, 20 ел гаскәрдә хезмәт иткән.

Борисов – техник фәннәр докторы. 2018 елда "Коммерсантъ" газеты аңа президентның яшерен боерыгы белән Русия каһарманы исеме бирелүен хәбәр иткән иде. Газет чыганаклары аны Русиянең хәрби-сәнәгать комплексы стратегик коралларның яңа төрләрен уйлап тапкан өчен бүләкләделәр дип фаразлады.

Шулай ук бүген Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Русия хөкүмәт рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Депутатлар алдында чыгыш ясап, ул Русиянең саклану сәнәгатен дөнья сәнәгатеннән бәйсез итүне үзенең бурычы дип атады. Түрә югары төгәллекле кораллар һәм хәрби дроннар җитештерүне арттыруны күзәтәчәкмен дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!