Июль башында Русия мәгълүмат чаралары илдә "чыгыш ясаулары теләнмәгән" артистларның рәсми булмаган кара исемлеге бар дип язды.
Русия иҗтимагый пулатының "дөреслеккә туры килмәгән" мәгълүмат таратуга каршы көрәшүче эш төркеме җитәкчесе Александр Малькевич исә бу исемлекне рәсмиләштерергә кирәк дип әйтте.
Кара исемлектә ДДТ рок-төркеме җырчысы Юрий Шевчук та бар, ул "NEWS.ru" басмасына моңа фикер белдереп, Аллаһ хөкеменнән генә куркам, ә "калганы – рок-н-ролл" дигән.
18 майда Уфадагы концертта Шевчук "Ватан – сыйпаларга һәм үбәргә кирәк булган президент күте түгел" дигән сүзләр әйткән иде, шуннан соң аңа полиция беркетмә төзеде.
Артистка ачылган административ эшне Петербур мәхкәмәсе полициягә кире кайтарды. Мәхкәмә фикеренчә, Русия һәм аның ватандашлары мәнфәгатьләрен яклау өчен ил гаскәрен куллануга комачауларга чакыруның нәрсәдә чагылуы документта күрсәтелмәгән булган.
15 июльдә Петербурның Дзержинский район мәхкәмәсе төркеме Юрий Шевчукка ачылган Русия гаскәрләрен дискредитацияләү турындагы административ эшне яңадан теркәгән иде, тик аны да кире Уфага кайтардылар.
Бу юлы сәбәбе – полиция хезмәткәрләренә беркетмә кире кайтарылганнан соң, 6 июльдә Шевчукка карата яңа беркетмә төзегәндә артистның анда булмавы диелә.
Уфадагы чыгышыннан соң Шевчук Төмән һәм Кургандагы концертлары булмаячагын әйтте һәм төркемнең концерт эшчәнлеге "ахырына якынлаша" дип белдерде. Июньдә "ДДТ" төркеменең Мәскәүдәге концерты бер елга кичектерелүе билгеле булды.
ДДТның быел 7 октябрьдә Оренбурда булырга тиешле чыгышларын исә 2023 елның февраленә күчерделәр.
Апрель аенда Төмәндә ДДТ концертын тыйдылар. Ул чакта Шевчук моны рок төркемнең Украинага һөҗүмне хуплау символына әверелгән "Z" тамгасы куелган залда чыгыш ясарга теләмәве белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!