Башкортстан башлыгы Донбассны торгызу мәсьәләләре өчен җаваплы махсус вәкилен билгеләде

Башкортстан башлыгы "урыс дөньясын" яклау һәм фетнәчел Донбасс җитәкчелегенә ярдәм итүдә актив эш алып бара. Башка төбәкләрдә Донбассны торгызу өчен махсус вәкил вазифасы булдырылуы турында хәбәр ителми.

Башкортстанда Донбассны торгызу өчен башлыкның махсус вәкиле вазифасы барлыкка килде. Республика башлыгының фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда халык тормышын тәэмин итү һәм инфраструктура объектларын торгызу мәсьәләләре махсус вәкиле итеп Дмитрий Дудко билгеләнгән. Фәрманны республика башлыгы Радий Хәбиров имзалаган.

Дмитрий Дудкога 50 яшь, ул Башкортстан республикасының атказанган төзүчесе.

Башка төбәкләрдә Донбассны торгызу өчен махсус вәкил вазифасы булдырылуы турында хәбәр ителми.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фетнәчел "ЛНР" төбәге җиткәчелегенә актив рәвештә ярдәм итеп тора. Аерым алганда, Башкортстан хакимиятләре 2022 елның икенче яртысында "ЛНР"га бизнес-миссия оештырмакчы, кайбер сәнәгать корылмалары оккупацияләнгән төбәккә инде җибәрелде, Башкортстан белгечләре дә анда эшли. "ЛНР" башлыгы Леонид Пасечник "Башкортстан беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды", дип белдерде.

БУ ТЕМАГА: Татарстан Украинаның Русия гаскәрләре окупацияләгән Лисичански шәһәрен үз карамагына ала

Моннан тыш, Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерү өчен Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алган иде.

Шул ук вакытта 2022 елның беренче яртыеллыгында Русия төбәкләрендә халыкның керемнәре рейтингында Башкортстан 35нче урында гына тора. Фәкыйрьлек чигендәгеләрнең күләме 11,4 процент. Башкортстаннарның керемнәре кимесә дә, "Урыс дөньясын яклау" максатыннан Украинаның фетнәчел төбәкләренә ярдәм җибәрүдә Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында алдынгылыкта.

Бүген, 22 июльдә Татарстанның да Русия һөҗүме аркасында җимерелгән Лисичански шәһәрен үз карамагына алуы билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!