Прагада 22-24 июльдә Русиянең азат халыклары форумы узды. Анда Русияне яңадан кору һәм структур яктан трансформацияләү, колонияләштерүдән арындыру һәм бу гамәлләрнең дөнья корылышына йогынтысы турында фикер алышулар булды. Бу инде икенче очрашу, беренчесе майда Варшавада узган иде. Җыенда татарлардан Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар, башкортлардан Руслан Габбасов катнашты. Делегатларның кайберләре Прагага килде, кайберләре читтән онлайн кушылды. Азатлык форумда яңгыраган фикерләрне тыңлады.
Беренче булып чыгыш ясаган Регион.Эксперт интернет-журналы баш мөхәррире Вадим Штепа "Совет берлегеннән соң барлыкка килгән илләр" ("постсоветские страны") төшенчәсе кебек "Русиядән соң барлыкка килгән илләр" ("построссийские страны") дигән төшенчә кертергә тәкъдим итте.
— Федератив һәм конфедератив Русия барып чыкмады. Аерым дәүләтләр төзергә кирәк, чираттагы империячел проектны түгел, — диде ул.
"Азат Идел-Урал" хәрәкәте вәкиле Нәфис Кашапов чыгышын Путин режимының башка халыкларга карата алып барган җинаятьчел сәясәтенә багышлады.
— Украинага басып кергән урыс хакимияте анда башка җинаятьләр кылу белән беррәттән Украина балаларын көч кулланып Русиягә урлау белән дә шөгыльләнә. Көн саен Украина шәһәрләренә ясалган һава һөҗүмнәрендә балалар да күпләп үлә, — диде ул.
Бу уңайдан Нәфис Кашапов 2004 елда Беслан фаҗигасе вакытында йөзләгән баланың нәкъ менә Русия хәрбиләре һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булуын искә алды, Путин өчен бала үлеме дә сәяси максатларга ирешүнең бер ысулы гына булып тора дип белдерде.
— Бүгенге Татарстанда да Путин хакимияте татар телен мәктәпләрдән куып, беренче чиратта, балаларны милләтеннән мәхрүм итү, аларны урыслаштыру максатын куя, — диде Кашапов.
БУ ТЕМАГА: Беслан: ачылмый калган җинаять
Үзен "Сөргендәге татар хөкүмәте" дип атаучы оешма вице-премьеры Рәфис Кашапов Русия җирлегендә вакыйгалар өч сценарий буенча үсеш алырга мөмкин дип сөйләде:
- Украина җиңгәннән соң Русиядә "путинчылар" һәм "Путинга каршылар" арасында ватандашлар сугышы башланырга мөмкин.
- Мәскәү сәясәтен якламаучыларга каршы террор оештырылачак: төрмәләр генә түгел, хәтта атып үтерүләр дә мөмкин.
- Владивостоктан Идел-Уралга кадәр җирләрне Путин гарантияләргә алмашка Кытайга бирәчәк, чөнки киләчәктә Путин "кытайлар астында" гына яши алачак.
Британиядә сәяси сыену алган Рәфис Кашапов форумда онлайн катнашты.
Литвада яшәче Азат милләтләр лигасы лидеры Руслан Габбасов империянең җимерелүеннән качып булмый дип саный.
— Русияне яңадан сүтеп кору мәсьәләсе дөнья сәясәтенең көн тәртибендә тора инде. Империянең җимерелүеннән качып булмый. Ләкин без, бу теманы дөнья буйлап күтәрүче активистлар, Путин режимы активлыгыннан калышабыз. Ул инде Украинада "урыс дөньясы" өчен сугышучы милли батальоннар төзи. Безгә үзебезгә дә берләшергә, Русиянең бүгенге формада бөтен дөньяга куркыныч тудыруын аңлаучы көчле үзәкләр белән дә бергәләп эшләргә кирәк, — диде ул. Аның сүзләренчә, Русия бүгенге корылышта яши алмый – башкортлар Мәскәүдәге үзәк хакимият белән өч тапкыр килешү төзеде, өчесендә дә Мәскәү ул килешүләрне бозды дип өстәде.
БУ ТЕМАГА: Русиянең асаба халыклары вәкилләре бәйсезлек турында сөйләшә башладыҮзбилгеләнгән Ичкерия Чечня республикасы хөкүмәте рәисе Ахмед Закаев Русия либераллары Русия империясен саклаудан баш тартырга тиеш дип сөйләде.
— Русия либераллары һәм хакимият режимы бер-берсенә һәрвакыт дошман булды. Ләкин империяне саклау мәсьәләсендә алар охшаш. Демократик дәүләт буларак кына Русия үзенең элекке колонияләрендә интеграциянең берәр төрен тәкъдим итә ала: федеративмы, конфедеративмы. Ышанам, күп халыклар мондый интеграцияне ихтыяри рәвештә кабул итәчәк. Туктаусыз сугышлар, геноцид, үзенә нәрфәт тудыручы илдән Русия күпчелек Евразия дәүләтләренең бергә тыныч һәм чәчәк атып яшәүче үзәгенә әйләнә ала. Моның өчен Русия либераллары Русия империясен саклаудан баш тартырга тиеш, — диде Закаев.
Русиядәге төп оппозициянең милли халыкларга теләктәш булмавы мәсьәләсен татар активистлары да күтәреп килә. Мәсәлән, быел Рәфис Кашапов либерлларның Азат Русия форумында нәкъ шул сәбәпле катнашмавын белдергән иде. "Без, татарлар, сан ягыннан Русиядә урыслардан кала икенче урындагы халык. Әмма Азат Русия форумы безнең хокукларны якламый. Шуңа күрә мин аның эшендә катнашудан баш тарттым", диде ул.
БУ ТЕМАГА: "Алар урыслаштыру турында дәшми". Рәфис Кашапов Азат Русия форумында нигә катнашмавын аңлаттыРусия сәясәтчесе, оппозиционер, бишенче һәм алтынчы чакырылыш Русия думасы депутаты Илья Пономарев сүзләренчә, хәзер сулларның да, уңнарның да, асаба халыкларның да максаты бер – Русиядәге бүгенге режимны җимерү. Монда инде бернинди демократик гамәлләр башкару мөмкин түгел ди ул.
Форумда Украина президентының аннексияләнгән Кырымдагы даими вәкиле, КрымSOS иҗтимагый оешмасына нигез салучы Тамила Ташева да чыгыш ясады. Кырымтатарлар Русиянең асаба халкы түгел, ә Украинаныкы, хәтта аның дәүләт коручы халкы, шуңа карамастан, без Русия асаба халыкларының милли үзенчәлекләрен юк итәргә тырышуларга каршы торуларында теләктәшлек күрсәтәбез, диде ул. 2014 елдагы оккупация нәтиҗәсендә үзебез дә шундый хәлдә калдык – Русия хакимияте кырымтатар мәдәниятен, телен һәм тарихын юк итүдә максатчан эш алып бара ди Ташева.
Мисал буларак ул Бакчасарайдагы Хан сараен китерде. Сарайны төзекләндерү сылтавы белән аны, киресенчә, юк итү бара дип саный Тамила Ташева.
Монда шулай ук Акмәчеттә 2017 елда табылган урта гасыр чоры Калга-солтан сарае урынында хосусый йорт төзелеше яңадан кузгалуын да искә алырга була. Хакимият моны кырымтатарларның тарихи һәйкәлләрен, хәтта аларның җир астында калган эзләрен дә юк итү өчен эшли, ди активистлар. Кырымтатар тарихының тагын бер һәйкәле мәңгелеккә югалырга мөмкин дип борчылалар.
БУ ТЕМАГА: Калга-солтан сарае урынына чиркәү. Кырымда татар эзен бетерү дәвам итәФорумда урыс милләтчеләре дә бар иде. Удмуртиядән Василий Крюков "урысларны онытасыз" дип чыгыш ясады
— Русиянең азат халыклары хәрәкәте турында сөйлибез икән, урыс халкы турында ничектер онытып җибәрәбез. Урысларга азатлык кирәк, — диде ул. Аның сүзләренчә, урыс милләтчеләре Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Тувага бәйсезлек бирергә әзер.
Җыенда асаба халыклар вәкилләреннән тыш, халыкара экспертлар, башка кайбер илләрнең сәясәтчеләре чыгышлары да яңгырады. Мәсәлән, Украина Югары Радасы депутаты Олег Дунда дөнья җәмәгатьчелегенең Русияне ничек депутинлаштыра һәм денацификацияли алуы турында сөйләде.
— Русиядә үз бәйсезлеге өчен актив хәрәкәт булдырган республикалар күп түгел: Ичкерия, Татарстан, Башкортстан. Аларга ярдәм итәргә кирәк. 20 ел дәвамында булса да, дөнья җәмәгатьчелеге яңа республикаларга гарантияләр бирергә һәм чикләренең кагылсызлыгын тәэмин итәргә тиеш, — диде ул.
Аның фикеренчә, Украина Русиянең көч куллану һәм буйсындыру аппаратын җимерү функциясен үти. Дөнья җәмәгатьчелеген бурычы – бу эштә ярдәм итү. Югыйсә Русия империясенең җимерелүе бик озак, канлы һәм проблемлы булачак, диде Дунда.
***
Узган атна ахырында Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда Русия халыкларына иреклек таләп итеп пикетлар үтте. Эстония, Швеция, Литва, Германия, Нидерланд, Черногория, Британия, Чехия, Төркия һәм АКШ шәһәрләрендә узган чараларны Азат милләтләр лигасы тарафдарлары оештырды.
- Соңгы бер елда милли хәрәкәтләр Путиннан соң булачак Русиядәге тормыш, Русияне деколонизацияләү, илдә яшәүче халыкларның үзбилгеләнүе турында күп сөйли башлады. Әлеге көн тәртибен алга сөрүче берничә оешма барлыкка килде. Алар башлыча чит илләрдә эшли.
- 18-24 июль Америка кушма штатларында "Әсир милләтләр атнасы" (Captive Nations Week) буларак билгеләнә. АКШ президенты Джо Байденның "Әсир милләтләр атнасы"ның быелгы белдерүендә Русиядәге эзәрлекләнгән халыклар һәм аның башка илләрне буйсындырырга омтылуы, Украинага каршы башлаган сугыш телгә алына.
- 20 июль кичендә Азат милләтләр лигасы оешмасы әгъзалары онлайн матбугат очрашуы уздырды. Әлеге иҗтимагый-сәяси платформ татарларның, башкортларның, бурятларның, ингерманландларның, казакларның, калмык һәм эрзяларның милли хәрәкәтләрен берләштерә. Русия халыкларының бәйсезлеге өчен көрәшүче активистлар дөньяның төрле илләрендә митинглар уздырды, алар "Freedom for captive nations!" ("Әсир милләтләргә азатлык!") шигаре астында узды.
- Шул ук вакытта Русиянең бербөтенлеген бозуга бәйле кануннар кырыслатыла бара. 2020 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин илнең бербөтенлеген бозу өчен җәза кертүче канунны имзалады. Документка ярашлы, бу гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр төрмә җәзасы бирелә. Моннан тыш, илнең бербөтенлеген бозуга ачык рәвештә чакырган очракта, бу хәл беренче тапкыр булса, административ җәза кулланыла. Шушы кисәтүдән соң бер ел эчендә әлеге өндәү тагын кабатланса, бу җинаять булып санала. Моның өчен Русия Җинаять кодексына ил бөтенлеген бозу турында яңа маддә өстәлде. Әлеге канун өлгесе Русия Конституциясенә президент Путин тәкъдиме нигезендә кертелгән үзгәрешләр кысаларында әзерләнгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!