Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең асаба халыклары вәкилләре бәйсезлек турында сөйләшә башлады


Америкада һәр ел, июльнең өченче атнасында Әсир милләтләр атнасы уза, Русияне деколонизацияләү яклы булган активистлар аның кысаларында "Әсир милләтләргә азатлык!" шигаре астында митинглар уздырмакчы.

20 июль кичендә Азат милләтләр лигасы оешмасы әгъзалары онлайн матбугат очрашуы уздырды. Әлеге иҗтимагый-сәяси платформ татарларның, башкортларның, бурятларның, ингерманландларның, казакларның, калмык һәм эрзяларның милли хәрәкәтләрен берләштерә.

Америкада һәр ел, июльнең өченче атнасында Әсир милләтләр атнасы уза, Русияне деколонизацияләү яклы булган активистлар аның кысаларында оешма нинди чаралар уздырачагын сөйләде.

Русия халыкларының бәйсезлеге өчен көрәшүче активистлар дөньяның төрле илләрендә митинглар уздырылачагын әйтте, алар "Freedom for captive nations!" ("Әсир милләтләргә азатлык!") шигаре астында узачак.

Башкорт милли сәяси үзәге Руслан Габбасов "Без ассимиляциягә дучар ителәбез, мәдәниятләребез юк ителә. Безгә Мәскәүдән килүчеләрнең күңелен күрү өчен җырларга һәм биергә тәкъдим итәләр", диде. Сәясәтче әйтүенчә киләчәктә Башкортстан үзендәге барлык халыкларның хокукларын тәэмин итәрдәй дәүләт булырга тиеш.

Бурятлар вәкиле Раджана Дугар-ДеПонте әйтүенчә, Русиянең Украинага каршы сугышында бурятлар, тувалар, Дагыстан халыклары һәм казаклар урыслар белән чагыштырганда күбрәк. Аның әйтүенчә, Русия аларны иң авыр урыннарга ташлый.

Татарларның милли активисты Рәфис Кашапов Чечняга каршы сугыш барганда да шулай эшлиләр иде дип искә алды. Ул 1990 елларда Чечняга баруы турында сөйләде. Үзе әйтүенчә, ул чакта аңа чечен лидерлары "утка урыс булмаганнарны аталар" дип сөйләгән. Рәфис Кашапов Русиянең милли мәсьәләләрне бу рәвешле хәл итә торган традицияләре бар дип саный.

Соңгы бер елда милли хәрәкәтләр Путиннан соң булачак Русиядәге тормыш, Русияне деколонизацияләү, илдә яшәүче халыкларның үзбилгеләнүе турында күп сөйли башлады.

Азат милләтләр лигасы быел май аенда оештырылды, аның лидерларыннан берсе – Руслан Габбасов.

Бу – Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен һәм аларның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформ диелә.

Моннан тыш, Прагада 22-24 июльдә Русиянең азат халыклары форумы узачак. Форумны оештыручылар һәм анда катнашучылар Русиянең корылышын үзгәртү һәм структур яктан трансформацияләү, деколонизация турында сөйләшергә җыена.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG