Әлмәттә Мәскәүнең Украинага каршы сугышына каршы чыккан Фәйрүзә Канәфиевага 12 августта "Русия гаскәрен дискредитацияләү" турында беркетмә төзелде. Кичә, дүшәмбе мәхкәмә утырышы булырга тиеш иде, әмма ул булмый калды. Кичектерелде.
Сугыш башланганнан бирле Канәфиева ВКонтактедагы үз сәхифәсендә бу хәлләргә каршы булуын яза, сугышны туктатырга чакыра. Моны Русиянең экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре эләктереп алган, 2022 елның апреленнән июль аена кадәр "Сугыш булмасын" дигән шигар белән язылган кайбер язмаларын аерып алып, административ эш ачкан. Узган җомга көнне аннан 3 сәгать дәвамында сорау алганнар.
Канәфиева Дөнья татар конгрессы кабул иткән резолюциягә карата да фикерен язган һәм, татарларга мөрәҗәгать итеп, сугышны якламаска, "Мәскәүнең сугыш чукмарлары һәм урыс империализмы" мәнфәгатьләре өчен татар халкы исемен куллануга юл куймаска дигән фикерләр белдергән. Куәт структуралары моны да беркетмәгә керткән. Канәфиеваны хәзер мәхкәмә көтә.
Фәйрүзә Канәфиевага – 40 яшь, ул өч бала анасы. Тумышы белән Азнакайның Тымытык авылыннан. Озак еллар Әлмәттә яши. Белгечлеге белән икътисадчы, әмма иҗатка тартылу җиңгән. Ул фотограф булып та эшләгән, ә соңгы елларда курчаклар ясау белән мавыгып, күңел эшен бизнес дәрәҗәсенә үстерә алган. Аның курчакларын башлыча чит илләрдә яшәүчеләр сатып ала торган булган. Сугыш башлану белән акча түләү системнары өзелгәч, эшмәкәрлеге дә туктап калган. Әмма ялгыз ана акча эшләүнең төрле юлларын эзли, ул кинология белән дә шөгыльләнә, пудель кебек затлы токымлы этләр асрап, алар белән төрле бәйгеләрдә катнаша. Әлеге көндә төп керем шул дип аңлата, әти-әни дә булыша дип аларга рәхмәт әйтә. Азатлык Фәйрүзә белән Украинадагы сугыш, курку һәм аны җиңү, басымга каршы тору, әләкләр язу һәм намус хакында сөйләште.
— Фәйрүзә, сезгә беркетмә төзү ничек булды?
— Җомга көнне, эт ризыгы беткән дип, кибеткә чыгып бара идем, әти шалтырата. "Кызым, сине полициядән эзлиләр" ди. Нәрсә икән дип аптырадым, ВКонтактедагы язуларым өчен эзләргә мөмкин булулары башыма да килмәде. Әти-әнигә килгәннәр, мин шунда яшим дип уйлаганнар. Ә мин инде гаиләм белән 10 ел аерым яшим. Йортның керешеннән чыгуым булды, ике ир каршыма килеп басты, полициядән булуларын аңладым. "Сездән сорау алырга тиешбез. Безнең белән барырга тиешсез" диләр, нәрсә өчен икәнен аңлаттылар. Ярар, барыбер көч белән алып китәргә мөмкиннәр, урамда шау-шу куптарасым килмәгәч, күндем.
ВКонтакдегы сәхифәмне ачып, минекеме, юкмы дип сорадылар. Ачык бит ул, теләсә кем керә ала. Аерым язмаларга төртеп, аларны ни өчен язуым белән кызыксындылар. Анда берсе рәссам Василий Верещагинның "Апофеоз войны" картинасы иде, мин үз исемемнән "Нет войне!" дип яздым. Икенчесе – репост. Аннары Дөнья татар конгрессы турында пост бар иде, башка кешенең фикерен куйдым, әмма аның белән тулысынча килешәм. Сорау алучылар аны "Русия гаскәрен дискредитацияләү" дип саный. Ә мин үземне җинаятьче дип санамыйм. Беркетмәгә алар фикерләре белән килешмәвемне яздым.
— Ә нигә тикшерүчеләр туры сезгә килгән? Кайдан белгәннәр бу хакта язуыгызны, кемдер шикаять иткәнме?
— Үзем өчен дә бу сорау кызык булды, бу хакта үзләреннән дә сорадым. Минем язмаларым кемгә авырлык китергән, зыян күрүче бармы дидем? Андыйлар да юк, шикаять итүче дә юк булып чыкты. Тикшерүчеләр аңлатуынча, алар минем сәхифәмә аерым сүзләр, һештеглар аркылы тап булган.
— Сорау алу озак дәвам иттеме һәм нинди нәтиҗә ясадылар?
— Җомга көнне 11дән 2гә кадәр сорау алдылар. Беркетмә төзеделәр, шул ук көнне эшне мәхкәмәгә дә тапшырдылар. Мәхкәмә утырышын шимбә көнне үк уздырып хөкем карары чыгаруны тизрәк оештыруны бик теләделәр. Мин шимбә килмим, адвокат та табарга өлгермим, миңа ярдәм кирәк булачак, дидем. Ярар, күнделәр болар һәм мәхкәмә утырышын 15 августка билгеләделәр, дүшәмбе төштән соң Әлмәт шәһәре мәхкәмәсенә килдем, әмма мине кире борып җибәрделәр. Беркетмә дөрес әзерләнмәгән, эш тикшерүчеләргә кире кайтарылган дип әйттеләр. Мәхкәмә кайчан, нәрсә булачак – билгеле түгел.
— Моңа кадәр куәт оешмалары белән аралашу, мәхкәмә тәҗрибәсе булган идеме? Нинди хисләр кичерәсез?
Вакыт килер, безне, сугышка каршы булучыларны, барыбызны да акларлар, корбаннар итеп кабул итәрләр
— Бу минем өчен беренче тәҗрибә. Мине, бәлки, куркытырга телиләрдер, әмма, гаҗәп, курку хисе юк. Алар бит мине өйгә кайтарып куйды, шунда мин аларга: "Егетләр, артык тырышырга кирәкми, сезнең өчен эшме инде бу?! Чын җинаятьчеләр бар. Вакыт килер, безне, сугышка каршы булучыларны, барыбызны да акларлар, корбаннар итеп кабул итәрләр, ә сез, киресенчә, җинаятьче дип хөкем ителәчәксез" дидем. "Барысы да мөмкин" дип кенә җавап кайтардылар. Ник куркырга тиеш соң мин? Минем сүзләрдә берсен дә дискредитацияләү юк. Безне балачактан бирле сугыш булмасын дип өйрәттеләр, 9 май саен шул кабатланды. Мин дә "сугыш тукталсын" дим. Шуның өчен миңа эш ачалармы? Ачалар икән, ачсыннар! Әмма хакыйкать барыбер миндә!
БУ ТЕМАГА: ТНВ пропагандасы: Татарстан каналы Украинадагы сугыш турында нәрсә сөйли?— Күпләр сезнең кебек уйлыйдыр, әмма сезнең кебек ачыктан-ачык язучылар сирәгәйде. Кеше куркытылды, төрле репрессив кануннар белән кешеләрнең авызларын томаладылар. Курку хисе биләп алды. Ә сезнең сәхифәне карасаң, сугыш башлану белән һаман язасыз да язасыз. Нәрсәгә кирәк бу сезгә?
Иманым камил, вакыт узу белән кешеләр Русия хакимиятенең никадәр коточкыч золым кылганын аңлаячак
— Украинада күп дусларым яши. Без алар белән күптән тыгыз, дустанә аралашабыз. Кемнеңдер өен шартлаттылар, шартлау нәтиҗәсендә кемнеңдер тәрәзәләре чәлпәрәмә килде, кемдер качак хәлендә калды. Алар өчен дә, минем өчен дә коточкыч хәлләр бу. Якын кешеләрем җәһәннәмдә калды. Алар минем белән аралашмас, дошманлашыр дип борчылган идем, әмма юк, дуслыгыбызга зыян килмәде. Барысын да аңлап кабул итәләр, Русиядә башка фикерле кешеләргә басым ясалганын, штрафлар белән интектергәннәрен, төрмәгә утыртканнарын беләләр. Мин тыныч утыра алмыйм, тел яшерә алмыйм. Берни булмагандай утыру – үз-үземә хыянәт итү. Иманым камил, вакыт узу белән кешеләр Русия хакимиятенең никадәр коточкыч золым кылганын аңлаячак. Бу – кешелек дөньясына каршы җинаять.
Беләсезме, мин 8 ел элек "ДНР", "ЛНР" дип борчылган идем. Нигә Русия аларның бәйсезлекләрен кабул итми икән соң, нигә Кырым кебек үзенә кушмый, кешеләрне коткармый дип уйладым. Әмма 2014 елга кадәр бу җирдә тәртип иде, тынычлык нигә югалды дип уйлана башладым. Укыдым, Украинадагы дусларым белән дә сөйләштем, алар башка фикер әйттеләр, журналистик тикшеренүләрне өйрәнә башладым. Малайзия очкычы бәреп төшерелгәннән соң да бәйсез экспертизалар чынлыкта ничек булганын дәлилләп аңлаткач, фикерем тәмам үзгәрде, хәлләр кая таба барганын сизә идем.
— Әлмәт – кечкенә шәһәр, анда кешеләр бер-берен белә. Актив каршылык күрсәтүне ничек кабул итәләр? Мәскәү яки Питерда яшәп, оппозициядә булу бер хәл, ә төбәкләрдәге кечкенә шәһәрләрдә кешеләр лупа астында яши. Туганнарыгыз, күршеләрегез, танышларыгыз белән уртак тел таба аласызмы?
Дәшмәүчедә дә гаеп бар
— Минем авырткан сөялем бу, чөнки бу хәлләр әти-әнием белән талаштырды. Алар – Русия пропагандасы корбаннары, көне-төне телевизор эшли аларда. Путинга табынмыйлар гына инде, гел телевизордагы цитатлар белән сөйләштеләр. Сугыш аркасында март башында безнең арада низаг килеп чыкты. 3 ай үзара сөйләшмәдек. Әмма, Аллаһка шөкер, кешеләрдә аз булса да үзгәреш сизелә. "Сугыш бетсен" дип әйтүчеләрне кулга алу, тоткарлауның абсурд икәнен путинистлар да күрә, аңлый. Башка фикердә булучыларга басым ясау дөрес түгел икәне ярылып ята бит. Әни дә: "Кызым, язма берни дә, аңлыйбыз: бу – хаксызлык, әмма без бәләкәй кешеләр, берни үзгәртә алмыйбыз", ди. Тик, минемчә, дәшмәү, хакыйкатьне якламау да – җинаять. Күпчелек тел яшереп, берни булмагандай яшәгәндә җинаять кылу җәелә бара. Дәшмәүчедә дә гаеп бар.
Чынында мин теге якта үлүчеләрне дә, Русия ягыннан кереп һәлак булучыларны да кызганам. Барысы өчен дә йөрәк өзелә. 20-22 яшьлек егетләр. Балалар бит! Укыйсы, өйләнәсе, итәк тутырып бала үстерәсе бар аларның! Ә юк, гомере тәмам. Кем гаепле? Дәүләт үз кешеләрен үлемгә җибәреп, аларның гомерен өздереп җинаять кыла.
— Сез күпчелек дәшмәгәндә җинаять кылына, шуңа мин булсам да, сугышка каршы көрәшәм дисез. Ә ник башкалар да чыкмый? Ник Сезнең кебек язмый, кимендә туганнарына аңлатмый? Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?
— Курку. Кемдер эштән куып чыгарырлар дип курка, балаларын тартып алырлар дип борчыла. Штрафлар түли алмасмын дип тә уйлый. Уртача хезмәт хакы 25 мең сум икән, чәпәлгән штраф 40 мең сум булса, нишли ул? Шуңа дәшми калуны хәерле дип саный. Миңа теләктәшлек күрсәтеп язучылар күп, сезнең өчен куркабыз, турыдан бәрмәгез, эзоп телен кулланыгыз дип тә киңәш итәләр, без дә сезнең кебек уйлыйбыз, диләр. Мәскәүләр дә яза, сезнең кебек булдыра алмыйбыз диләр. Мин тегеләй дә, болай да язам. Кешеләр генә ишетсен, башка фикер дә бар икәнен күреп, мантыйк нигезендә уйлый башласыннар иде дип телим.
Фашизм хакимлек итә башлаган, сугыш алдында торган Германия күз алдына килә. Ул вакытта минем кебек өч балалы хатыннар булгандыр, алар ни уйлаган, нишләгән икән дип фикер йөртәм. Хәлләр кая барганын белмәү мөмкин түгел бит. Күзе, колагы, баш мие булган кеше кая барганын аңлый. Ул вакытта да алманнар арасында сугышка каршы чыгучылар булган. Нишләргә белмичә, алар да өзгәләнгәндер, мин дә үземне шулай хис итәм... Шуңа, язып булса да, туктатырга тырышам бу хәлләрне.
— Әмма сезнең дә югалтыр нәрсәгез бардыр бит? Шулай да, кайдандыр кыюлык табасыз.
— Бар, нишләп булмасын?! Мин – өч бала анасы, олы улымның гаиләсе бар, балигъ булмаган ике баламны үзем, ирсез тәрбиялим. Миңа да, үч алыр өчен, опека бүлегеннән килә алалар. Минем дә эшем бар. Әмма вакыт узу белән барысы да үз урынына утырачак, тәртип урнашачак дип ышанам. Ул вакытта кимендә балаларым, оныкларым алдында миңа оят булмаячак. Мөмкинлегемә карап эш иттем, тырыштым дип әйтә алачакмын. Вөҗданың чиста булуы мөһим.
БУ ТЕМАГА: Сугышка каршы көрәшүче татар укытучысы: "Миңа кеше булып калу мөһимрәк"— Балаларыгыз мәктәптә укый. Белем бирү системында эшләүче укытучылар авыр хәлдә калды, алар дәүләт кушканча эш итәргә тиеш, аларга Русия алып барган сәясәтне акларга кушылды. Сез башка позициядә, балаларыгызны да Русия телевизорыннан ерак тотасыздыр. Әмма мәктәптә, җәмгыятьтә башка фикердә булучылар да бар. Балаларыгызга басым ясалудан куркасызмы?
— Мәктәп укытучыларына яз көне үк әйтеп куйдым, нинди дә булса хәрби чаралар, сугышчыларга хатлар язу, патриотик җырлар фестивальләре кебек бәйрәмнәр булса, балаларымны катнаштырмауны сорадым. Мәктәптә бала укысын, белем алсын, шул җиткән. Пропаганда корбаннары ясауларын теләмим. Балаларым белән бу темага бик күп сөйләшәм, фашизмга каршы көрәш, ватанны яклау турында кинолар карыйбыз, анализлыйбыз. Алар өчен борчылмыйм, яшьләр, балалар өчен тынычлык, солых мөһим. Алар җир өчен сугышны аңламый, кабул итми. Алар, бездән аермалы, кече күңелле.
— ВКонтакте сәхифәгезгә күз салганда, сезгә янап язучылар да бар, ФСБга шикаять итәбез диючеләрне дә күрергә мөмкин. Моны ничек кабул итәсез? Мондый хәлләр 1937 елда күп булганын беләбез, тарих нигә кабатлана дип уйлыйсыз?
Кешеләр әләк язуны, төрмәгә утырттырам, штраф түләттерәм дип янауны, шундый адымга бара алуны горурырлык дип саный
— Гаҗәп, әмма кешеләр әләк язуны, төрмәгә утырттырам, штраф түләттерәм дип янауны, шундый адымга бара алуны горурырлык дип саный. Бу бит – хурлык, ә кайбер кеше мактана. Интернетта башка җинаятьчеләр дә бар бит, алдау юлы белән акча урлаучылар, порнография таратучылар, яшүсмерләрне үлемгә этәрүчеләр... Бер дә шундый кешеләрне табарга кирәк, туктатырга кирәк дип эш итмиләр! Ә менә Украинадагы хәлләргә карата теге яки бу кеше нәрсә уйлый икән дип чокынып утырырга вакытлары жәл түгел. Тапсалар, әле яныйлар! Ачуым да килмәгәе, хатын-кызлар, бала тудыручы хатыннар сугышны аклыйлар, кирәк икән, һәлак була солдатлар дип канкоешны яклап утыралар. Ничек мөмкин соң бу?! Солдат ул – кеше, кемнеңдер улы, оныгы, ире... Хатын-кызлар сугыш бетсен дип беренче сафка басарга тиеш. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: һәр кешенең гомере кадерле. Берсе дә сугышта үләргә тиеш түгел, чөнки ул булмаска тиеш.
Беләсезме, тарихтан сабак ала белмибез. Аннары чынында безгә бу коточкыч, куркыныч хәл икәнен аңлатучы, тукып торучы да булмады. 1930нчы еллардагы репрессияләр, кешеләрне ГУЛАГларда черетеп үтерү вакыйгаларын тарих дәресләрендә күпме генә сөйлиләр?! Сәбәпләрен ачыклау булдымы? Гаепле кешеләр хөкем ителдеме? Юк. Шуңа кабатлана да.
Аннары, кешеләр чынында фәкыйрьлектә яши, аларның яшәү мәгънәсе юк, шуңа сазлыкка баталар. Бәяләр котырып үсә, очын очка ялгап яшиләр. Донос язып, кайбер кеше үзен хаким дип саный башлый. Мин нәрсәгәдер тәэсир итә алам дип уйлый, шуңа да бу киң тарала.
— Сез аларны аклыйсыз кебек...
Толерантлык дип матур сүзләр сөйләнде, әмма кешеләр аның ни икәненә төшенмәгән, аңламаган
— Аптырап әйтәм. Психология ягыннан аңларга тырышам, әмма кешеләргә яшәү кайчан җиңел булган?! Акламыйм, әмма бу – җәмгыятьнең деградация күрсәткече. Минем белән бер шәһәрдә яшәүче кешеләрнең сугыш бетсен, үлемнәр тукталсын дип теләгән өч балалы хатынга: "Мин сине төрмәгә утырттырам!" дип яза алуын 10 ел элек күз алдыма да китерә алмас идем. Барысы да яхшы, әйбәт иде бит. Әмма ялтыравыклы тышлык кына булган икән. Әллә нинди түземсез, башка фикерле кешеләрне кабул итмәүче җәмгыять икән бит без. Кеше үз фикерен әйтергә хокуксыз булган дәүләттә яшибез. Төрле кешеләргә карата каты бәгырьле булуларын аңладым. Һомофобия дә хөкем сөрә, башка милләтләргә карата нәфрәтле булуыбыз да – гадәти күренеш, башка дин тотучыларга да кискен караштабыз. Толерантлык дип матур сүзләр сөйләнде, әмма кешеләр аның ни икәненә төшенмәгән, аңламаган. Без барыбыз да авыру җәмгыятьтә яшибез.
БУ ТЕМАГА: Финляндия татарлары: "Башка милләткә каршы сугышны татар исеменнән хуплау дөрес адым түгел"— Сезгә карата төзелгән беркетмәдә Дөнья татар конгрессы утырышы һәм анда кабул ителгән резолюциягә карата әйткән фикерегез дә телгә алына. Анда татарлар бу сугышта катнашырга тиеш түгел дисез. Бу фикерегезне тулырак аңлатыгызчы.
Бер Фәүзия апа Бәйрәмова гына залдан чыгып китте. Ник башкалар утырып калды?
— Татарлар гына түгел, беркем дә катнашмаска тиеш. Берсенең дә үлеме кирәкми. Кешеләрнең килешү нигезендә гаскәрдә калуы хәлләрнең начар булуын күрсәтә. Татарстанда тотрыклылык, барысы да ал да гөл дип уйлау – ялгышлык, бу матур кәнфит тышлыгы гына. Чынында яшьләр эш таба алмый. Нигә армиядән соң республикага, өйләренә кайту урынына килешү төзи егетләр? Чөнки аларның кайту белән фатир, өй булдырырга акчалары юк. Шунда булса да, акча юнәтәбез дип алданып кала. Капкынга эләгүчеләр утка керде. Әлмәттә кем шул кадәр яхшы яши? "Татнефть" ширкәтендә эшләүче менеджерлар гына яхшы яши. Ә шәһәрдә уртача хезмәт хакы – 25 мең сум. Татарлар шул мал үстереп, көне-төне эшләп кенә дөньясын төзи. Яшьләр алай озак бил бөгеп эшләүне өнәми.
Конгресс кабул иткән резолюциягә соравым бар. Татарлар дип авыз ачмасыннар, ник бөтен татарлар исеменнән сөйли алар? Мин дә татар, тик мин каршы, ә миннән сорамадылар. Видеоны караган идем, бер Фәүзия апа Бәйрәмова гына залдан чыгып китте. Ник башкалар утырып калды? Ник башкалар шул рәвешле протест күрсәтмәде? Ничек җавап бирерләр?
Ә милли батальоннар? Бу нәрсә? Аз санлы милләтләрдән сугышчылар батальоннарын оештырып, аларны Украинага җибәрү нәрсә дип атала? Кешеләрне күрәләтә торып үлемгә озату бит бу. Татарлар да, башкортлар да, бурятлар да кызганыч. Гаилә корып, балалар үстерерлек ирләр калмый, аларга кияүгә чыгарга хыялланган кызлар ялгыз кала... Һәрбер үлем артында кеше язмышы. Бу утка кермәгән булсалар, язмышлары башкача булыр иде.
— Фәйрүзә, ничек уйлыйсыз, кайчан һәм ничек тәмамланыр бу хәлләр?
Телевизор караучылар бүген көчле ул, әмма вакыт узу белән кесә бушый, суыткычта ризык кимер
— Белмим. Цивилизацияле дәүләтләрнең күпчелеге Украинага ярдәм итә, аларга теләктәшлек күрсәтә. Русия ялгыз. Телевизор караучылар бүген көчле ул, әмма вакыт узу белән кесә бушый, суыткычта ризык кимер. Бәяләр үсүен дә күргәч, кешеләр сораулар бирә башлар дип ышанам. Бу сугыш нәрсә өчен башланды, ник балалар үлә соң әле дигән уйлануга җитәрбез. Ул тиз дә була ала, һәрхәлдә тиз булуын телим, чөнки моның еллар буена дәвам итүен күз алдыма да китерәсем килми. Тукталсын, арыдым бу мәхшәрдән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!