Зеленский Кырымдагы шартлауларга  фикер белдерде

Украина президенты Владимир Зеленский

"Оккупацияләнгән җирләрдәге шартлауларның сәбәбе төрле, “бик төрле” булырга мөмкин. Әмма аларның мәгънәсе бер: оккупантларның логистикасын, хәрби коралларын һәм техникасын юк итү безнең кешеләрнең гомерен коткара", дигән ул. Президент украиннарга Русиянең хәрби объектларыннан ерак торырга кушкан.

Украина президенты Владимир Зеленский оккупацияләнгән җирләрдә яшәүче украиннарга мөрәҗәгать итте. Ул аларны шартлаулар турындагы хәбәрләрне исәпкә алырга, Русиянең бу җирләрдә урнашкан хәрби объектларына якын килмәскә өндәде.

— Оккупацияләнгән җирләрдәге шартлауларның сәбәбе төрле, "бик төрле" булырга мөмкин. Әмма аларның мәгънәсе бер: оккупантларның логистикасын, хәрби коралларын һәм техникасын юк итү безнең кешеләрнең гомерен коткара. Оккупантларның явызлык кылырга һәм украиннарны үтерергә мөмкинлекләре ни кадәр азрак булса, бу сугышны җирләребезне азат итеп шул кадәр тизрәк төгәлли алачакбыз, — диде ул.

"Оккупантларны Украинадан куып чыгару өчен Русиягә сугышу һәр көн авыррак булырга тиеш – бу безнең иң төп хәрби-сәяси бурыч", дип искәртте Зеленский.

16 август иртәсендә аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районында шартлаулар булды. Майское авылы тирәсендә электр чыбыкларына, электр станциясенә, тимер юлга һәм торак йортларга зыян килде. Майскоедан өч меңнән артык кеше эвакуацияләнде.

Русия саклану министрлыгы Җанкөйдәге шартлауларның диверсия булуын таныды. Аннексияләнгән Кырымда җинаять эше ачтылар. Әлегә шикләнелгән яки тоткарланган кешеләр турында хәбәр ителмәде.

Украинаның югары дәрәҗәле түрәсенә сылтама белән The New York Times Җанкөйдәге шартлауларны оештыруга Укринананың "дошман тылында эшчәнлек алып баручы элиталы хәрби бүлекчәсе катнашкан" дип язды.

Моннан тыш, кичә Кырымның Акмәчет (Симферополь) районы Сарабуз (Гвардейское) бистәсендә дә шартлаулар булуы хәбәр ителде, анда Русиянең хәрби аэродромы урнашкан.

9 августта аннексияләнгән Кырымдагы Сак районында урнашкан хәрби һава аланы янында берничә шартлау булган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!