Башкортстанда яңа милли сәясәт дәүләт концепциясе кабул ителде. Республика башлыгы Радий Хәбиров фәрманы белән имзаланган документ тамырдан үзгәрешләр кичергән: асылда Башкортстанда яшәүчеләрдән "гомумрусия үзбилгеләнү" булдыру турында бара, башкорт милләтен саклауга аз урын бирелә.
Ни өчен яңа документ янында Татарстан концепциясе күпкә "милләтче"рәк булып күренә? Аларның аермасы нидә? Бүгенге сәяси вазгыятьтә Татарстанның милли сәясәтенә үзгәрергә чират җитмәсме? Азатлык ике республиканың документларына күз салды һәм белгечләр белән аралашты.
Башкортстанда яңа милли сәясәт концепциясе Путинның Украинага каршы сугыш алып барган һәм Русиядә эчке сәясәт кырысланган чорда расланды. Башкортстан "урыс дөньясы" өчен сугышка батальоннар төзеде, Радий Хәбиров фетнәчел Донбасс "республикалары"на еш сәфәр кыла башлады.
Белгечләр фикеренчә, Русиядә урыслаштыру сәясәте күптән дәвам итә. 2020 елда Русия Конституциясенә "урыс теле — дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелү урыс теленең һәм урыс миллилегенең өстенлекле булуын канун белән раслап куйды, бу Русиядәге башка халыкларның урыслашуын һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтә генә ала. Сугыш шартларында бу сәясәт тагын да көчәйгәнгә охшый.
БУ ТЕМАГА: Индус Таһиров: "Бер халыкны дәүләт коручы дип билгеләү алдыннан архив документларын өйрәнү кирәк"Башкортларның Русиягә ихтыяри кушылуын алга сөрү
Яңа концепциянең төп максаты буларак "гомумрусия ватандашлык үзбилгеләнүен" булдыру күрсәтелгән. Башкортстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм телен саклау да шуның кысаларында күзалланган. Гомумрусия үзаңын үстерү йөзеннән төрле чаралар үткәрү каралган. Беренче чиратта, бу мәгариф өлкәсенә карый. Федераль стандартлар нигезендә белем бирү програмнарын, дәреслекләрен арттыру күзаллана. Әлеге чаралар патриотизмны арттырырга, яшьләр хәрби-патриотик хәрәкәтен үстерергә тиеш. Русияле дигән үзаңны булдыру өчен ТВ, радио, матбугат, интернетта язмалар булдыру, аларны тарату, социаль роликлар эшләү кирәклеге әйтелә.
"Башкорт" сүзе ике тапкырга азрак очрый
Гомумән, документта "гомумрусия узаңы" сүзтезмәсе уннан артык очракта кулланыла. Милли республика булуына карамастан, концепциядә "башкорт" сүзе ике тапкырга азрак очрый.
2021 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсе китерелә. Анда Башкортстан халкында үзләрен беренче чиратта русияле дип хис итүчеләр 73,1 процентны тәшкил иткән диелә.
Шул ук вакытта төп проблем буларак "гомумрусия ватандашлык үзбилгеләнүенең юылу" куркынычы барлыгы әйтелә. Моңа төп сәбәп – "радикал идеяләр үтеп керүе һәм таралуы". Моннан тыш, "Русиянең мәдәни суверенитетын юк итү максатыннан ят кыйммәтләрне тагу, мәгълүмати-психологик диверсияләр" булуы телгә алына. Ә менә урыслаша баручы башкорт һәм татар халыклары проблемы искә алынмый.
Милли сәясәттә күтәрелгән проблемнар арасында сепаратизм мәсьәләсе дә бар. Яшьләр сәясәте кысаларында "милләт ягыннан аерылып тору, сепаратизм, ксенофобия идеологиясен алга сөргән яшьләрнең экстремистик төркемнәренә" карата чаралар күрергә кирәклеге әйтелә. Бу уңайдан, 2020 елда экстремистик дип танылган "Башкорт" оешмасы кебек хәрәкәтләр белән көрәшәчәкләренә киная ясала.
БУ ТЕМАГА: Урыс патшалыгына кушылуга 465 ел: Башкортлар үткән юлМоннан тыш, концепциядә "тел проблемы", "телара проблем" дигән төшенчәләр, аларны булдырмау, профилактикалау турында сүз бара. Ягъни рәсми оешмаларның татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрүен аклау һәм аңа каршы көрәшүчеләрне "телара проблем" тудыручылар буларак күрсәтүенә ишарә ясала.
Концепциядә урыс теленә аерым урын бирелә. "Урыс теле милләтара аралашу теле сыйфатында Башкортстан халыкларының бердәмлеген һәм тыгыз бәйләнешләрен тәэмин итә", диелә. Республикада дәүләт статусын йөртүче башкорт телендә белем алу хокукы булуы, аңа ярдәм күрсәтелергә тиешлеге турындагы сүзләрне генә укырга була.
Әйтергә кирәк, концепциядә башкорт милләтенә күп урын бирелмәгән. Башкортстаннан читтә яшәүче башкортларга тел, мәдәният, тарихны өйрәнүдә ярдәм күрсәтергә кирәклеге әйтелә. Документта "XVI гасырда Башкортстанның ирекле рәвештә Русия дәүләтенә керүе" дә искәртелә.
"Бу концепция Русия милли стратегиясен кабатлый"
Русия фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Этнология тикшеренүләре институты хезмәткәре Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, әлеге концепция Русиядә милли сәясәт дәүләт стратегиясен кабатлый, анда яңа әйбер юк ди. Шушы стратегия нигезендә бөтен диярлек төбәкләр дә үз документларын булдырды.
— Бүгенге көндә Башкортстанда үзләрен Русия кешеләре дип танучылар саны уртача 70 процент тәшкил итә. Башкортлар арасында ул кимрәк, урыслар арасында, киресенчә, күбрәк, ә татарларда урта бер сан. Гомумрусия үзбилгеләнүе болай да югары, шуңа күрә бу концепциянең әллә ни файдасы да, зыяны да юк, өстән кушып ясалган документ", диде ул Азатлыкка.
Концепциядә күрәстелгән "радикал идеяләр керү нәтиҗәсендә гомумватандашлык үзбилгеләнүенең юкка чыгу" проблемын ул Башкортстанга гына хас әйбер түгел, бөтен Русиядә бер чама ди.
Габдрафыйков әлеге документта республикага башка төбәкләрдән, якын һәм ерак чит илләрдән мигрантлар килүен бары тик проблем дип күрсәтүен хата дип саный.
Мигрантларны бары тик тискәре фактор дип карарга ярамый
— Мигрантларны бары тик тискәре фактор дип карарга ярамый, аларның бүген илгә файдасы бик зур, монда "нинди мигрантлар" яки "мигрантларның нинди гамәлләре" кебек өстәмә билгеләмә кирәк иде", диде галим.
Бүген Русия стратегиясенең нигезен "гомумрусия гражданлык үзаңын һәм күпмилләтле Русия халыкының ("россиян" милләтенең) рухи берлеген ныгыту" алып тора. Башка халыклар телен, мәдәниятен саклау бу "зур максат" тирәсендә сизелми дә кала.
Русия милли сәясәте стратегиясенә 2018 елда зур үзгәрешләр кертелде. Аны Татарстан җитәкчеләре хуплап каршы алды, ә милли җәмәгатьчелек кискен тәнкыйтьтә тоткан иде. Бу стратегиядә империячелек, башка милләтләрне кабул итмәү чаткыларын күрделәр.
Документта "Русия дәүләте төрле халыкларның берләшүе нигезендә оешты. Ә аның барлыкка китерүче үзәге булып борынгы чордан ук урыс халкы торды. Урыс халкының берләштерүче роле, күп гасырларга сузылган мәдәниятара һәм этникара багланышлар ярдәмендә Русия җирлегендә уникаль мәдәни күптөрлелек һәм төрле халыкларның рухи уртаклыгы барлыкка килде" диелә.
БУ ТЕМАГА: Татарстан урыслашуга ризалаштымы?"Аның иң нечкә урыны - "россиян" милләте проектын хуплау. Илдә "россиян" милләтенең бер теле һәм мәдәнияте булуы күзаллана. Бу татарга бөтен ягы белән куркыныч. Башка милләтләрнең теле, мәдәнияте икенчел урында, аларның әһәмияте юк. Бу Русия Конституциясенә каршы килә", дип сөйләгән иде галим Дамир Исхаков.
"Милли стратегия бик куркыныч әйбер. Анда республикалар юк, аларның телләре юк, мәктәпләрдә ике теллелек юк. Элеккеге белән чагыштырып әйтәм. Анда туган телләрне үстерү юк, саклау гына бар. Борынгы заман күлмәкләре кидереп, биетү һәм телләрне мәктәпләрдә бетерү", дип белдерде ул вакытта мәгариф белгече Марат Лотфуллин Азатлыкка.
Татарстан концепциясе: дәүләтчелек һәм республика – татар мәркәзе
Русия стратегиясе нигезендә кабул ителгән Татарстанның милли сәясәт концепциясе Башкортстанныкы янында күпкә милли рухта язылган кебек күренә. Гәрчә, монда да "россиян милләте" төшенчәләренә аерым урын бирелгән. Шул ук вакытта "гомумрусия ватандашлык үзбилгеләнүе" белән һәрвакыт янәшә "Татарстан ватандашлык үзбилгеләнүе" кулланыла. Башкортстан концепциясендә республиканың үзаңы турында сүз бармый.
Татарстан – татар халкының мәркәзе, читтә яшәүче татарларның интеллектуаль, икътисади һәм этномәдәни берләшүе өчен шартлар булдырырга тиеш дип язылган документта. Чит илдә яшәүче ватандашларга Татарстанга күчеп кайтырга ярдәм итү дә каралган.
Моннан тыш, Татарстан татар халкының дәүләтчелеге буларак күрсәтелә.
Республикада яшәүчеләрнең 80 процент өлеше үзен "гомумрусия ватандашы һәм Татарстан ватандашы" буларак таный дип әйтелә.
"Татарстан концепциясенә куркыныч яный"
Ләкин Татарстан концепциясенең гомере озынмы? Украинага каршы сугыш башланганнан соң Рөстәм Миңнехановның урыс телен һәм мәдәниятен яклауга керешүе, Татарстанда урыс теленә махсус комиссия төзелүе, ә татар комиссиясен башка халыклар телләре белән берләштерүе ни турында сөйли?
Сәясәт белгече Руслан Айсин бүген Русиядә сәяси вазгыять үзгәргәндә Татарстанның милли сәясәт концепциясенә дә куркыныч яный ди. Татарстан белән Башкортстан концепциясе арасындагы аерманы ул Радий Хәбировның яңа сәяси шартларга җайлашуы һәм үз республикасын якламавы белән аңлатты.
— Татарстан концепциясе дә юкка чыгарга мөмкин. Хәзер сәяси вазгыять үзгәрде. Куәт оешмалары хакимиятне үз кулларына ала. Бу концепция идеология белән бәйле. Бүген милли тарихка бәйләнәләр, бердәм тарих булырга тиеш дип мәктәптәге дәреслекләргә ревизия ясыйлар. Тарих булмаса, бу концепциянең мәгънәсе калмый. Һәрхәлдә, әлеге документны үзгәртергә теләячәкләр. Бүген ватанпәрвәрлек турында сөйләмәсәң, Путинга мәдхия укымасаң, булмый. Бу концепция хакимияткә лояль түгел, чөнки монда Татарстанның үзбилгеләнүенә, дәүләтчелегенә, "татарстанлы" дигән төшенчәгә таяну бар. Халык тарафыннан кабул ителгән беренче Конституциядәдә Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бар иде. Мәскәү өчен бу бик хәвефле әйбер. Хәзер урыс дөньясы, православ дине, бер тел, бер милләт һәм бер патша дигән идеология алга сөреләчәк.
Башкорстанга килгәндә, аның җитәкчелеге исә фетнәчел "ДНР" һәм "ЛНР"ны хуплап чыкты. Радий Хәбиров даими төстә һуманитар ярдәм җибәреп тора, махсус хәрби батальоннарны оештыра, гел шушы пропагандада катнашып тора.
Иртәгә Мәскәү без урыс дөньясының бер өлеше дип әйтсә, башкорт элитасы да шуңа кушылачак
Әлеге концепция бүгенге сәяси вазгыятькә бик туры килә. Кызганычка, татар һәм башкорт милләтенең дә проблемнары күтәрелми диярлек. Башкортстан концепциясе чынбарлыкка туры килми. Тел мәсьәләсе, социаль проблемнар калыкты, җанисәп алдыннан татар телен башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип сөйләү булды. Бу – ясалма мәсьәлә. Хәбиров һәм аның такымы башкорт милләте, федерализм, республика статусы белән шөгыльләнми. Бу бары Мәскәү алып барган сәясәтнең бер койрыгы. Иртәгә Мәскәү барыбыз да урыс дөньясының бер өлеше дип әйтсә, башкорт элитасы да шуңа кушылачак. Концепциянең идеологик ноктасы шул – без Русиягә ихтыяри төстә кердек, ихтыяри төстә Русиянең Украинага каршы сугышында катнашабыз, телебезне, республикабызны бетерәбез. Бу идеология юнәлеше монда бик ачык күренә.
Мәскәү һәм җирле хакимият тел активистларын фетнәчеләр буларак күрә. Әгәр тел өчен көрәшсәң, милләтнең статусы турында сөйләсәң, бу кешене шундук фетнәче, сепаратист, этномилләтче дип атыйлар. Тел өчен функциональ булмаган чаралар – фестивальләр, бәйгеләр, сабантуйлар гына оештырылачак. Мин татар һәм башкорт телләренең дәүләт статусын бетерү офыгын күрәм, — дип сөйләде Айсин Азатлыкка.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!