Казанда янкорма төзелешеннән соң 18нче татар гимназиясе ачылды

Архив фотосы

Гимназиягә өстәмә янкорма төзү мәсьәләсе беренче тапкыр 2014 елда күтәрелгән иде. Бу мәктәптә кызын укыткан ана – Рания Садыйкова Татарстан җитәкчелегенә, Казан башлыгына һәм мәгариф идарәсенә 18нче гимназиягә яңа бина кирәклеген белдереп хатлар юллады. Азатлык та бу мәсьәләне күп тапкырлар күтәрде.

Бүген Казанда өстәмә корпус төзелешеннән соң 18нче татар гимназиясе ачылды. "Галәм" гимназиясендә 670 укучы белем алачак, беренче сыйныфка 95 бала кергән. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.

Ачылу тантанасында Казан башкарма комитеты Рөстәм Гафаров гимназиядә татарча белемне 1-9 сыйныф укучылары ала алачак дигән. "Мондый гимназияләр турында хыяллана гына ала иде. Хыялыбыз чынга ашты" дигән ул.

Белем йортының яңа янкормасын Татарстан президенты каршындагы Татар теле һәм туган телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән ачканнар диелә хәбәрдә.

Яңартылган копус ярдәмендә өстәмә 300 укучыга урын барлыкка килгән. Актлар залы, ашханә җиһазландырылган диелә.

Гимназиягә өстәмә янкорма төзү мәсьәләсе беренче тапкыр 2014 елда күтәрелгән иде. Бу мәктәптә кызын укыткан ана – Рания Садыйкова Татарстан җитәкчелегенә, Казан башлыгына һәм мәгариф идарәсенә 18нче гимназиягә яңа бина кирәклеген белдереп хатлар юллады.

"Гимназиядә башлангычлар элеккеге балалар бакчасы булган бинада, ә 5-11 сыйныфтагылар исә 42нче (урыс) урта мәктәбенең сул канатындагы өченче катында белем ала. Ашханә, китапханә балалар бакчасы бинасында булганга, укучылар тәнәфестә бер бинадан икенчесенә йөрергә мәҗбүр. Спорт залы да заман таләпләренә җавап бирми, ул кечкенә. Химия, физика фәннәренннән лабораторияләр юклыгы да укытуга тискәре йогынты ясый", дип зарланды ул.

Гимназиянең беренче корпусы балалар бакчасы буларак 1982нче елда төзелгән, 1994 елда аны мәктәпкә үзгәрткәннәр.

18нче гимназия язмышы бер тапкыр кыл очында калган иде. Оптимизация сылтавы белән, 2008 елда ябып, укучыларны башка мәктәпләргә таратырга карар булды. Ул вакытта ата-аналар барлыгы 11 урынга мөрәҗәгать-үтенеч хаты язды. Татарстан президентына да, Җәмәгать пулатына да, Дәүләт шурасына да һәм башка урыннарга үзләренең моң-зарларын җиткерделәр. Ул вакытта Дәүләт шурасы депутаты булган, язучы Туфан Миңнуллинның үткен сүзе генә бу гимназияне саклап калган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!