Актаныш мәхкәмәсе интернетта Украинадагы сугышка каршы язма урнаштырган хатынга 30 мең сум штраф салган

Украинада сугыш

Елена Ирдуганова "ВКонтакте" социаль челтәрендә Мари-Суыксу авылы төркемен җитәкләгән. 8 июльдә төркемдә “Комментарларсыз” дигән язма урнаштырган. Мәхкәмә бу язмада Ирдуганова “Русия кораллы көчләрен ачыктан-ачык "дискредитацияли" һәм Украинадагы "махсус хәрби операциягә" протест белдерә дип тапкан.

Татарстанның Актаныш районы мәхкәмәсе Мари-Суыксу авылында яшәүче Елена Ирдуганованы Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип тапкан һәм 30 мең сум штраф салган. Бу хакта "Бизнес Online" Татарстан ФСБсының матбугат хезмәтенә сылтанып хәбәр итә.

Елена Ирдуганова ВКонтакте социаль челтәрендә Мари-Суыксу авылы төркемен җитәкләгән. Быел 8 июльдә ул әлеге төркемдә "Комментарларсыз" дигән баш исем астында язма урнаштырган диелә. Мәхкәмә ачыклавынча, язмада Ирдуганова "Русия кораллы көчләрен ачыктан-ачык "дискредитацияли" һәм Украинадагы "махсус хәрби операциягә" протест белдерә".

Елена Ирдуганова "Марий Ушем" төбәк иҗтимагый оешмасы тарафдары да булып тора диелә.

Русия Украинага каршы сугыш башлап озак та үтмәде, март башында Административ хокук бозулар кодексына гаскәрне "Дискредитацияләү" турындагы маддә өстәделәр. Ул 50 мең сумга кадәр штраф бирүне күз уңында тота. Русиядә бу маддә нигезендә сугышка каршы фикер белдерүчеләрне хөкем ителәр.

Татарстан мәхкәмәләре марттан июньгә кадәр 62 кешене Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" (Административ хокук бозулар кодесының 20.3.3 маддәсе) гаепле дип табып, штрафка тарткан.

Татарстанда үз көченә кергән хөкем карарларындагы штрафларның гомуми күләме – 1 миллион 220 мең сум.

Ярты ел эчендә саф татар Актаныш районына Украинадан ике мәет кайтарылып җирләнде. Шуларның беренчесе — Елена Ирдуганованын авылдашы - Мари Суыксу авылыннан булды. Килешү нигезендә хезмәт итүче хәрби, 33 яшьлек Сергей Мосолов 5 майда туган авылы зиратында җирләнде.

Азатлык 50 яшен узган, кайберәүләренең инвалидлыгы да булган кешеләрнең ни өчен сугышка баруларын, бу адымга аларны кем яки нәрсә этәргәнен, ачыкларга тырышкан иде.

Аерым алганда, Актанышта яшәүче 52 яшьлек Равил Камалиевның ни өчен сугышка китүен энесе бурычлары җыелуы белән аңлатты. "Бурычларга батты, аларны кайтарырга кирәк. Кредитка машина сатып алды, аны түләмәсә, тартып алалар, анысы да булмаса, ач кала бит ул. Шуңа, күп түләгәнгә, чыгып китте. Кая барсын?! Бүтән мөмкинлеге юк", дип сөйләде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!