Бүген иртән КФУның (Казан федераль университеты) социаль-фәлсәфә фәннәре һәм киңкүләм коммуникацияләр институты студенты Владислав Семеновның өендә тентү узган. Бу хакта "Гроза" каналы яза. Әти-әнисе әйтүенчә, егетне Варшаудагы Русия илчесенә һөҗүм ниятләүдә шикләнәләр.
Студент бу вакытта үзенең өйдә булмавын, тентүне әти-әнисе каршында уздыруларын сөйләгән. Егетнең компьютерын тартып алганнар.
Семеновның әти-әнисе тентү уздыру карарын күрсәттеләр дип сөйләгән, анда егетнең Варшаудагы Русия илчесенә һөҗүм ниятләүдә шикләнелүе әйтелгән, илчегә 9 майда буяу сипкәннәр иде.
Студентны эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати үзәгенә "сөйләшүгә чакырганнар, тик әлегә чакыру хатын тапшырмаганнар.
- Русия илчесенә Польшада булган һөҗүм турында Youtube каналында чыккан бер видеога бәйле рәвештә 17 августта Казанда Азатлык һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә дә тентү узды.
- Азатлыкка билгеле булганча, Тикшерү комитеты террорчылык һәм Русия хакимияте вәкилләренә карата көч куллануны аклау маддәсе (Җинаять кодексының 205.2нче маддәсенең 2нче өлеше) нигезендә җинаять эше ачкан.
- 1 сентябрьдә тентелгән журналистларның берсе - Марина Юдкевич тентү вакытында электрон җиһазларын гына түгел, чит ил паспортын да тартып алуларын хәбәр итте. Шул сәбәпле ул Израилгә дәваланырга бара алмавын язды, августта журналистта яман шеш авыруы тапканнар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!