Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы Кырымдагы курорт кәсебенә дә зур зыян салган. Элек ял итүчеләрнең зур өлеше Кырымга очкычларда килгән булса, хәзер очышлар тукталу сәбәпле, алар анда поезд, йә машинда барырга мәҗбүр. Акмәчет һава аланы февраль ахырыннан бирле ябык хәлдә.
Моннан тыш, ял итүчеләрне август башында Кырымның хәрби объектларында булган шартлаулар да куркыткан, туристлар агымы шактый кимегән. Белгечләр әйтүенә караганда, Кырымда ял итүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда быел 30-50 процентка кимегән.
БУ ТЕМАГА: Кырымдагы шартлаулар ярымутрауга сугыш килә дигән куркуга китердеКырымның кече кунакханәләр ассоциациясе башлыгы Наталья Стамбульникова, сүзләренчә, быел сезон ай ярым соңрак ачылган, җәйнең соңгы аенда килучеләр саны да шактый кимегән.
— Русиянең онлайн торак алу хезмәте мәгълүматына күрә, август аенда торак алу узган ел белән чагыштырганда 47%ка кимегән. Ялтада кимү 37%, Кефеда 38%, Керичта 35% тәшкил иткән. Май һәм июнь айларында кайбер кунакханәләрдә нибары 15 процент урыннар гына алынган.
Сентябрь-октябрь айларында ял сезоны дәвам итсә дә, Кырымдагы "Турэтно" агентлыгы мөдире Андрей Пылов Кырымда быелгы сезонда сату күләме ике тапкыр азрак булачак дип фаразлый.
— Гомумән алганда, быелгы сезонда сату күләме кимендә ике тапкыр кимер дип уйлыйм. Кайбер туристик объектлар хәзер үк "бата" башлады. Хәзер рекламны көчәйтү чаралары күрелә. Ләкин бу гына проблемны чишә алмый. Мөмкин булган барлык ысуллар белән чыгымнарны киметү бара.
Белгеч фикеренчә, хәзерге вакытта йөкләнеше 30 проценттан да югары булмаган объектлар киләчәктә ябылырга мөмкин.
Your browser doesn’t support HTML5
Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпле Кырым белән чиктәш булган Херсон һәм аңа якын Николаев, Запорожье өлкәләрендә дә транспорт мәсьәләсе катлауланган. Ял сезонында кибет, ашхәнә, кунакхәнә тотучылар да Азатлыкка үз кәсепләренең бик авырлануы турында сөйләде.
"Ял итүчеләр кибеткә аз йөри башлады"
Кефе (Феодосия) белән Судак арасында урнашкан Коктебель (Күктүбә) бистәсендә кибет тотучы Решат әфәнде(исеме үзгәртелде – ред.) быел ял итүчеләр аз килде, аларның кибеттә азык-төлек сатып алу мөмкинлеге дә шактый кимегәне сизелде дип сөйләде Азатлыкка.
— Узган ел кибеткә йөрүчеләрнең уртача сатып алу чеклары 1-2 мең сум булган булса, быел 500-600 сум чамасы, кешеләрнең сатып алу мөмкинлеге кимендә 30 процентка кимеде. Азык-төлек бәяләре дә доллар үскәннән соң күтәрелде, бераздан доллар төшсә дә, бәяләр шул килеш калды. Сатып алучылар катык, ипи, су, балык консервасы кебек ашамлыклар белән чикләнә. Соңгы биш елда ял итүчеләрнең фәкыйрьләнүе сизелә. Шул сәбәпле Коктебельда кафелар, рестораннар урынына күпләп ашхәнәләр ачылды. Ял итүчеләр анда арзанрак бәягә (300-400 сумга) туклана. Алар кибетләргә дә бик йөрми. Акчалары кимегән, күрәсең.
Узган елларда ял итүчеләр июнь урталарында килә башлаган булса, быел июль урталарына килә башладылар, килүчеләр саны августның беренче атнасында гына үсте. Ләкин август башларында Кырымдагы хәрби объектларда шартлаулар булганнан соң, ял итүчеләр куркып калды, килүчеләр агымы кимеде.
БУ ТЕМАГА: Кырымда янә шартлау: Җанкөй районында хәрби корал сакланган келәт янаЭлек ял итүчеләрнең 30-40 проценты очкычларда килә иде, ә хәзер Кырымга очышлар тукталу сәбәпле кешеләр поезд, йә үз машиналарында килергә мәҗбүр. Акмәчет һава аланы февраль ахырыннан бирле ябык. Очкычта 2,5-5 мең сумга 2-3 сәгәтьтә киләләр иде, хәзер поезд бер якка ике тәүлек бара, билет бәяләре очкычныкыннан да кыйммәтрәк: ике якка 20-30 меңгә җитә. Кешенең ялы ике атна булса, яртысын юлда югалта. Кибетебезгә килүчеләр дә "юлда бик озак йөрергә мәҗбүрбез" дип зарлана. Коктебельдагы "Голубой залив" пансионатында эшләгән бер танышым белән сөйләштем. Ул 600 бүлмәнең 120се генә алынган диде. Диңгезгә якын урнашкан хосусый йортларда бәяләр тәүлегенә 300-500-1000 сум чамасы.
Украина заманында безгә Русия, Польша, Германия, Беларус, Украинадан ял итүчеләр килә иде. Хәзер хәтта беларуслар да күренми, чөнки алар Русия аркылы килергә мәҗбүр, ә бу бик озын юл. Болай барса, мин сатуны туктатып, кибетне, бәлки, арендага бирергәдер дип уйлана башладым.
"Кырымда быел сезон булмады"
Ялтадан ерак булмаган Алупка шәһәрендә кунак йортын тоткан Равил Сунюков та, быел Кырымда сезон булмады, дип сөйләде.
— Безнең 12 бүлмәбез бар. Ачык һавада 10 метрлы бассейн эшләдек, бәяләр дә кыйммәт түгел кебек. Кирәк булса, өстәмә бәягә ашатабыз да. Алупкага хәттә Акъярдан киләләр, чөнки бездә диңгез бик чиста. Монда һава да бик шифалы. Ардыч, артыш, кырым нараты, кипарислар, матур табигать, таулар һәм диңгез һавасы бик файдалы. Култык таяклы кешеләр бер айда таягын ташлап дәваланып китә. Моңа карамастан, йортыбызның 50 процент бүлмәләре генә алынды. Һава аланы эшләмәве моның төп сәбәбе.
БУ ТЕМАГА: The New York Times: Җанкөй янындагы шартлауны оештыруда "Украинаның элиталы хәрби бүлекчәсе" катнашканБезгә бер кунагыбыз авыру баласы белән Русиянең Амурдагы Комсомольски шәһәреннән килде. Аның маршруты: Комсомольски–Хабаровски–Мәскәү-Адлер–Сочи-Краснодар–Кырым булды. Краснодардан Кырым күперенә килеп җиткәч мин аны аннан барып алдым. Баласы авыру булмаса, ул мондый озын юлга чыкмас та иде, бәлки.
Безгә килгән кешеләр Русиягә кертелгән санкцияләрнең тәэсире хакында да сөйли. Кырымга хәзер ял итүчеләр Русиядән килә, чит илдән беркем юк. Элек Кырымга очкычта килгән бай русиялеләр дә быел булмады. Күршебезнең кунак йортына да беркем дә килмәде быел. Без әле, шөкер, элекке вакыттан калган туристлар хисабына сезонны яхшымы-начармы тартып тордык. Болай дәвам итсә, киләсе елда нәрсә буласы билгесез.
Туристлар кимүен рәсмиләр дә раслый
Кырымның курортлар һәм туризм министрлыгы 2022 елның июнь-август айларында Кырымда 4,2 млн кеше ял итте дип хәбәр итте.
"Агымдагы елның июнь-август айларында республикада 4,2 миллионнан артык турист ял иткән. Бу 2021 елның шул ук чорына караганда 19 процентка, 2019 елның җәйге сезонына караганда 7 процентка кимрәк. 2022 елның гыйнвар-август айларында Кырымга 5,26 миллион турист килгән. Шуларның 83 проценты Кырым күпере аша машина һәм автобуслар белән, 17 проценты тимер юл белән. Тимер юл белән килүчеләр саны 2,5 тапкырга арткан" дип хәбәр итте министрлык вәкиле.
БУ ТЕМАГА: "Кырым Украинага кайтарылырга тиеш". Ярымутрауга игътибар артаКовид котырган 2021 елда Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кырымга 9,5 млн турист килгән дип белдергән иде. Хакимият китергән бу һәм башка саннарны бәйсез чыганакалардан тикшерү мөмкинлеге юк.
Ничек кенә булмасын, 2014 елдагы аннексиядән соң Кырымда курорт сезонына комачаулаган факторлар бер-бер артлы өстәлеп бара. Алар арасында бәяләр үсү (2014), ковид пандемиясе (2019-2020), су кытлыгы (2020) булды.
2022 елгы ял сезоны Кырымда очышлар тукталу, Русия кулланган Сак, Җәнкой, Сарабуз, Акъяр хәрби һава аланнарында һәм хәрби объектларда шартлаулар белән билгеләнде.
Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!