Accessibility links

Кайнар хәбәр

The New York Times: Җанкөй янындагы шартлауны оештыруда "Украинаның элиталы хәрби бүлекчәсе" катнашкан


Аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районындагы шартлаулар. 16 август 2022 ел.
Аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районындагы шартлаулар. 16 август 2022 ел.

Бүген, 16 август иртәсендә аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районында шартлаулар булды.  Майское авылы тирәсендә электр чыбыкларына, электр станциясенә, тимер юлга һәм торак йортларга зыян килде. Майскоедан өч меңнән артык кеше эвакуацияләнде.

Аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районында булган шартлауларны оештыруга Укринананың "дошман тылында эшчәнлек алып баручы элиталы хәрби бүлекчәсе катнашкан". Бу хакта Украинаның югары дәрәҗәле түрәсенә сылтама белән The New York Times хәбәр итте. Түрә исемен күсәтмәүне сораган.

Русия саклану министрлыгы Җанкөйдәге шартлауларның диверсия булуын таныды. Аннексияләнгән Кырымда җинаять эше ачтылар. Әлегә шикләнелгән яки тоткарланган кешеләр турында хәбәр ителмәде.

Кырымның Русия билгеләгән башлыгы киңәшчесе Олег Крючков Кырымдагы соңгы шартлауларны "теракт" дип атады.

Бүген, 16 август иртәсендә аннексияләнгән Кырымның Җанкөй районында шартлаулар булды. Майское авылы тирәсендә электр чыбыкларына, электр станциясенә, тимер юлга һәм торак йортларга зыян килде. Майскоедан өч меңнән артык кеше эвакуацияләнде.

Моннан тыш, бүген Кырымның Акмәчет (Симферополь) районы Сарабуз (Гвардейское) бистәсендә дә шартлаулар булуы хәбәр ителде, анда Русиянең хәрби аэродромы урнашкан. Бу хакта Русия мәгълүмат чаралары язды.

9 августта аннексияләнгән Кырымдагы Сак районында урнашкан хәрби һава аланы янында берничә шартлау булган иде.

Сугышны өйрәнү институтының һәр көн чыга торган хисабында әйтелгәнчә, 9 августта Кырымда булган бу һөҗүмне украин түрәләре Украина кораллы көчләренең Украина көньягында һөҗүмгә күчүе дип атый. Шулай да Киев аэродромдагы шартлауларга җаваплы булуын рәсми танымады. Әмма Украинаның берничә чыганагы бу һөҗүмгә Украина көчләренең катнашы булуы бар дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG