"Башкорт" хәрәкәтенең элекке лидеры Фаил Алсыновны хакимиятләр ябып куярга тели дип борчыла активистлар

Фаил Алсынов

“Башкорт” милли хәрәкәтенең (оешма Русиядә тыелды) элекке җитәкчесен кичә Уфада Юл патруле хезмәте хезмәткәрләре тоткарлаган иде. Бүген ул сак астыннан чыгарылды.

Бүген, 29 сентябрьдә Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Фаил Алсыновка төзелгән административ беркетмәне полициягә кире кайтарган.

"Башкорт" милли хәрәкәтенең (оешма Русиядә тыелды) элекке җитәкчесе Фаил Алсыновны кичә Уфада Юл патруле хезмәте хезмәткәрләре тоткарлаган иде.

Активистның дуслары әйтүенчә, рәсми сәбәбе – машина тәрәзәләрен караңгылатканы өчен. Рәсми булмаган сәбәбе исә - патруль хезмәтендәгеләр Алсыновка "Сине тоткарларга һәм ябып куярга фәрман килде" дип җавап биргән.

Шуннан соң активистны Уфадагы 7нче полиция бүлекчәсенә алып киттеләр. Аңа ике административ беркетмә төзелде: "тәрәзә караңгылату каыйдәләрен бозу" һәм "полиция хезмәткәренең таләпләренә буйсынмау".

Кайбер мәгълүматларга күрә Алсыновны тоткарлау өчен игълан ителгән "Перехват" операциясендә бишләп полиция экипажы, Башкортстанның экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре катнашкан.

Фаил Алсынов төнне полиция бүлекчәсендә уздырган, ә бүген иртән аны Уфаның Совет районы мәхкәмәсенә алып килгәннәр.

Активистның дуслары "Idel.Реалии"-га әйтүенчә, мәхкәмә эш материалларын өйрәнеп, беркетмәләрнең берсен (мөгаен тәрәзә караңгылату турындагысын – ред.) "җитешсезлекләрен төзәтү өчен" полициягә кире кайтарган.

Активистны сак астыннан чыгарганнар, әмма бинадан чыккан вакытта полиция хезмәткәрләре кабат тоткарларга теләгән, сиңа әле полициягә буйсынмау турындагы беркетмә дә төзелде бит, дигән.

Активист үзенә чакыру кәгазе җибәрүләрен сораган, машинасына утырып китеп барган диелә.

Алсыновның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "активистны япмакчы була" дип борчыла.

"Мөгаен болай булыр – полиция хезмәткәрләре беркетмәне төзәтер, дәлилләр әзерләр һәм Фаилне кабат мәхкәмәгә чакырыр", дигән башкорт активистларының берсе.

Алсыновның дуслары аны эзәрлекләүләренә Русиядәге мобилизацияне хөкем итеп язган посты сәбәпче дип саный.

Ул мобилизацияне һәм Украинадагы сугышка башкорт егетләрен җибәрүне "башкорт халкының геноциды" дип атады һәм "бу – безнең сугыш түгел", диде.

Шулай ук ул "ВКонтакте"да сораштыру чыгарды, анда язылучыларыннан мобилизациягә мөнәсәбәтләрен белеште. Хәзерге вакытта сораштыруда 1900ләп кеше катнашкан, аларның 76 проценты моңа каршы чыккан, 20 проценты хуплаган, дүрт проценты "миңа барыбер" дип җавап биргән.

"Башкорт сәяси үзәге"нә нигез салучы сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов Фаилне юкка гына эзәрлекләмиләр дигән.

"Монда чын сәбәбе – Алсыновның сугышка каршы ясаган чыгышлары. Фаилнең башкорт мохитенә йогынтысы зур, аның постларын меңләгән кеше карый. Хакимиятләрнең Фаил ясаган мөрәҗәгатьләр тәэсире белән башкортлар мобилизациядән баш тарта башлар, Украинадагы сугышка бармас, Русия агрессиясенә каршы чыгар дип борчылуы – табигый. Җәмгыятьнең сөйләшә башлавы хакимиятләр өчен бик куркыныч әйбер", дигән ул.

Әлегә Фаил Алсынов үзе элемтәгә чыкмый, аның адвокаты бармы,юкмы - билгеле түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!