Петербур хакимиятләре медицина хезмәткәрләренә чит ил сәфәрләрен тыйган

Иллюстратив фото

Документта әйтелгәнчә, чит илләргә эш сәфәрләре бары тик искәрмә ясалырдай очракларда һәм шәһәр губернаторы кушуы белән генә башкарыла ала. Шулай ук медицина хезмәткәрләренә БДБ илләреннән тыш, башка илләргә шәхси сәфәрләрдән дә тыелырга киңәш иткәннәр.

Петербур хастаханәләренә шәһәрнең сәламәтлек саклау комитетыннан хат килгән, медицина хезмәткәрләренә эш сәфәрләре белән чит илгә чыгудан баш тартырга киңәш итәләр. Бу хакта документка сылтама белән "Фонтанка" һәм ТАСС хәбәр итә.

"Сәламәтлек саклау комитеты карамагындагы оешмаларның җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә аерым фәрман булмаганда чит ил дәүләтләренә, шул исәптән БДБ илләренә эш сәфәоләреннән баш тартырга кирәк", диелгән хатта. Аны Петербур сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Дмитрий Лисовец имзалаган диелә.

Документта әйтелгәнчә, чит илләргә эш сәфәрләре бары тик искәрмә ясалырдай очракларда һәм шәһәр губернаторы кушуы белән генә башкарыла ала. Шулай ук медицина хезмәткәрләренә БДБ илләреннән тыш, башка илләргә шәхси сәфәрләрдән дә тыелырга киңәш иткәннәр.

"Фонтанка"ны укучы медицина хезмәткәрләре шәфкать туташларына һәм табибларга "Русиядән читкә чыкмау" турында кәгазь имзалаттыруларын сөйләгән.

Комитетның үзендә исә бу хатны "иминлек ягын кайгырткан" киңәш дип аңлаталар. Шул ук вакытта ни сәбәпле мондый киңәш бирелүен аңлатудан баш тартканнар.

Ә медицина хезмәткәрләренә Русиядән читкә чыкмау турында кәгазь имзалаттыруларын комитетта "әгәр дөрес хәл икән, бу – аерым оешмаларның үзешчәнлеге", дигәннәр.

Кичә, 12 октябрьдә "Аспекты" басмасы Уфаның инфекционист-табибы Виктория Валикованың Аргентинага күчеп китүен хәбәр иткән иде. Ул социаль челтәрләдә "башка өемдә үземне имин хис итә алмыйм" дип язган.

  • Сентябрь ахырында Русиядә мобилизация игълан ителгәч, Русия думасында өч меңләп табиб һәм медицина хезмәткәренең мобилизацияләнергә мөмкин булуын әйттеләр. "Медуза" басмасы һәм хокук яклаучылар аларның хәрби комиссариатлардан чакыру кәгазьләре ала башлавын хәбәр иткән иде.
  • Шул ук вакытта медиа чаралары Русиянең югары дәрәҗәле түрәләре дәвалана торган Мәскәү белән Петербурдагы медицина оешмаларында эшләүчеләргә "бронь" бирелүен язды.
  • 25 сентябрьдән башлап хәрби чакырылышка яраклы яшьтәге ир-атларны мобилизация сәбәпле илдән чыгармаулары турында аерым хәбәрләр күренде. Үз чиратында Русия саклану министрлыгы мобилизация русияләрнең хәрәкәт итүен чикләми ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!