Русиядә гаскәрне дискредитацияләү гаепләве белән 4,5 мең административ эш ачылган

Мәскәүдә сугышка каршы язу. Архив фотосы

Гаскәр турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратуда гаепләү нигезендә йөздән артык җинаять эше ачылуы да әйтелә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия ватандашларына гаскәр турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратуда гаепләү нигезендә йөздән артык җинаять эше, 4500ләп административ эш ачылган. Бу хакта Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев белдерде.

"Медиазона" мәгълүматынча, быел март аенда административ кодекска Русия гаскәрен дискредитацияләү турындагы маддә өстәгәннән соң беренче вакытта аның нигезендә эшләрне аеруча күп ачканнар.

Июньгә активлык кимеп, атнасына йөзләп эш ачылган, әмма мобилизация игълан ителгәннән соң, беренче ике атнада аларның саны янә арткан, дип искәртә басма.

Гаскәрне дискредитацияләү маддәсе нигезендә 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат дискредитацияләгән өчен җинаять эше ачарга һәм биш елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр.

Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турында ачылган җинаять эшләренең саны 2022 елның сентябренә йөзгә җиткән, бу хакта "Агора" хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков хәбәр итте. Һәр өченче гаепләнүче Русиядән киткән – аларны эзләүгә бирәләр һәм милекләрен кулга алалар, 28 кеше исә сак астында тотыла, ди юрист.

Русия хакимиятләре илнең саклану министрлыгы фаразларыннан аермалы булган теләсә нинди мәгълүматны "фейк" дип атый. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

  • Күптән түгел Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, аңа карата җинаять эше ачылган.
  • Актаныш районында яшәүче Елена Ирдуганова русияләрне фикер өчен эзәрлекләүләрне 1937 елгы репрессияләр белән чагыштыра. "Курыкмыйм, әлегә штрафлар гына салалар, атмыйлар бит дип юанам" ди ул. Аны дискредитацияләү маддәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартканнар иде.
  • Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүче Лиана Нургалиевага да, мобилизациягә протест белдереп ялгыз пикетка чыгуы өчен гаскәрне дискредитацияләү турында административ эш ачтылар. Ул "Цинкта алып кайтсалар, чыгарга соң булачак" дигән плакатын тотып бер минут та тора алмаган иде.
  • Башкортстанның Белорет шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек егетне "Бетсен сугыш!" дигән плакат тотып чыкканы өчен 15 мең сум штрафка тарттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!