Кырымтатар бердәмлеге. Төркиядә төрмәгә утыртылган кырымтатарлар турында фильм күрсәтелде

Фильмнан күренеш

Татарстан һәм Башкортстанда террорчылыкта гаеплнеп, озак елларга төрмәләргә утыртылган мөселманнарның якыннары бу кайгы белән ялыгызы гына калганда, кырымтатарлар ярдәмләшеп яши. Аларның бердәмлеге турында Башкортстан режиссеры Кирстен Гайнет фильм төшерде. Аның белән фильм хакында сөйләштек.

15 октябрьдә Төркиядә узган Халыкара документаль фильмнар фестивале кысаларында Истанбулда Башкортстан режиссеры Кирстен Гайнетның (тумыштан Айгөл Гайнетдинова, соңрак исемен үзгәрткән – ред.) "Завтра наступит вчера" фильмы күрсәтелде. Фильмда сүз Русия Кырымны басып алганнан соң, кырымтатарларга килгән кайгылы көннәр, аерым алганда, активистлар, мөселманнар өйләрендәге тентүләр, мәхкәмәләр, озак елларга хөкем итүләр турында сүз бара.

Кирстан Гайнет – документаль фильмнар кинорежиссеры. Фильмнары нигездә кеше хокуклары мәсьәләсенә багышлана. Беренче фильмы – "Живи, солдат, живи" Чернобыль фаҗигасе вакытында анда җибәрелгән башкорт солдаты турында. Анда җибәрелү нәтиҗәсендә ул сәламәтлеген югалта һәм гаиләсез кала. Аннары Башкортстанның Салават театры турында документаль фильм төшерде. Шуннан соң мәсхәт төрекләре сөргене турындагы фильмга алынды. Соңнан Татарстанда гомерлеккә төрмәгә хөкем ителгән мөселманның хатыны турында "Хатын" фильмын тәкъдим итте.

Мондый хәлләрне Татарстан, Башкортстан мөселманнарының да бер өлеше үз башыннан кичерде, "Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнеп, озак елларга хөкем ителгән мөселманнар әле дә төрмәләрдә кала. Аларның аналары, хатыннары уллары һәм ирләренең гаепсез булуын дәлилләп, төрле оешмалар, хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итеп карады, Мәскәүдә конференцияләр оештырды, ләкин әлегә ниндидер алга китеш булмады. Гади мөселманнар, татар-башкортлардан да алар теләктәшлек сизми.

Кырымтатарлар Татарстан һәм Башкортстан халкыннан аермалы буларак киресенчә, мөселманнарга кайгы килгәч үк төрле ярдәм төркемнәре, фондлары оештырып, аларның гаиләләренә ярдәм кулы сузды, автобуслар яллап мәхкәмәләргә йөрде, мәхкәмәләрдә дә аларны үз кырымтатар адвокатлары яклады. Башкортстан режиссеры Кирстен Гайнет фильмында сүз нәкъ шул теләктәшлек, бердәмлек турында сүз бара.

— Кирстен ханым, "Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнеп колонияләргә хөкем ителгән мөселманнар Башкортстанда да шактый. Шуларның иң яңгырашлысы - "Уфа егермелеге" эше. Ни өчен фильмны Башкортстан түгел, ә Кырымдагы мөселманнар турында төшерергә булдыгыз?

Кирстен Гайнет

— Мин кырымтатарлар мисалында Русия режимы белән көрәшне, Украина булганда кырымтатар мөселманнарының нинди бәхетле яшәүләрен, ә Русия аннексиясеннән соң тормышларының михнәткә әйләнүен күрсәтергә булдым. Басып алынган Кырымдагы халыкның яшәешендәге үзгәрешне чагылдырырга теләдем. Русия иленең кече халыкларны юк итүче халык дошманы икәнне күрсәтәсем килде.

Кырымтатарлар - феноминаль халык. Бердәм булып сәяси тоткыннарны яклап киләләр. Тыныч юл белән көрәш өчен бөтен мөмкинлекләрдән кулланалар. Агрессиясез, аерым алганда догалар укып, төрле мәдәни чаралар ярдәмендә көрәшәләр.

Башкортларда мондый бердәмлек юк, бу беренче чиратта аларның күбесенең дини тормыш алып бармавына бәйле. Мөселманча яшәгәннәрен дә җыеп, "Уфа егермелеге"нә берләштереп төрмәгә яптылар. Аларны халык та яклап чыкмый, бернинди медиа да язмый, бәйсез журналистлар да игътибарга алмый. Кырымтатарлардагы кебек бердәмлек юк. Бу мөгаен Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең үз җирләрендә ирекле яшибез дип уйлаудан да киләдер. Сөргендә булган кырымтатарларга хәзер үз җирләре, үз халкы кадерле.

БУ ТЕМАГА: "Уфа егермелеге" мөселманнары турында документаль фильм чыкты: тентүләр, елларга сузылган мәхкәмәләр, әтиләрен сагынучы балалар

— Русия Кырымны басып алгач, дистәләрчә мөселманнар хөкемгә тартылды. Фильм геройларын ничек сайладыгыз?

— Мин өч ел элек фильм төшерү төркеме белән Кырымга бардым. Ике атнада бик күп әйбер төшердек. Кырымтатарларның бүгенге хәлен өч геройның тормышы, ягъни төрмәдә утырган мөселман егетнең анасы, әлеге ананың сокландыргыч дәрәҗәдә сабыр булуы, атасы төрмәдә булган һәм ике энесе бер сеңлесенә әтисе урынына калган малай һәм зинданга ябылган мөселманның хатыны аркылы күрсәттем. Төрле яшьтәге кешеләр, төрле гаиләләрне бер фильмга берләштердем. Шулай ук фильмда кырымтатарлар үзләре туплаган архивларны да кулландым. Чөнки алар тентүләрне төшереп теркәп бара. "Кырым теләктәшлеге" дигән төркемнәре һәм анда эшләүче бәйсез журналистлары да, хокук яклаучылары да бик кыю. Миңа фильм төшергәндә алар нык ярдәм итте.

— Кырымда фильмны төшергәндә басым булдымы?

— Без киткәч Кырымда тентүләр башланды. Анда булганда Акмәчеттә дә, кырымтатарлар укмашып яшәгән Бакчасарайда да үзебезгә артык игътибарны җәлеп иттермәскә тырыштык. ФСБ вәкилләре гел йөри инде анда. Шуңа без күбрәк тышта түгел, ә өй эчләрендә төшердек.

БУ ТЕМАГА: "Хатын" фильмы: "Мөселманнарга файда булыр дигән максат көч бирде"

Мин хәзер Төркиядә яшим. Фильм төрле фестивальләрдә күрсәтелгәннән соң, миңа Русиягә кайтырга туры килде. Чикне узганда проблемнар булмады. Фильмны Русиядә дә бер фестивальгә тәкъдим итеп караган идек, әмма алмадылар. Алмаячаклары билгеле иде инде.

— Истанбулдагы фестивальдән тыш, фильм тагын кайда күрсәтелде?

— Истанбулда ул "Төрки дөнья" дигән документаль фильмнар фестивале кысаларында күрсәтелде. Бурса шәһәрендә дә булды. Әлеге фестивальдә Кыргызстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Төркия һәм башка илләр документаль фильмнары күрсәтелә. Финалистлар билгеле булгач, җиңгән фильмнарны шул илләрдә күрсәтәләр.

Шулай ук фильмны Португалия, Боливиядә күрсәтелләр. Франциядә Эдвард Сноуден премиясен алды. Лондонда украиннар бәйсез фильмнар киноклубы кысаларында күрсәтте. Анда миңа британнар килеп күп сораулар бирде.


— Фильм белән кызыксынучылар күпме?

— Фильм җәмәгатьчелеккә зур тәэсир ясар дип уйлаган идем. Мәсхәт төрекләре турындагы фильмым бик танылды, күп фестивальләрдә катнашты. Бу фильм белән бераз катлаулырак. Күп фестивальләргә тәкъдим итәм, әмма авыр уза. Русиянең агрессиясе инде бөтен дөньяга танылды. Шуңа сәяси яктан узмыйдыр дип әйтә алмыйм. Сыйфаты да яхшы, кайтавазлар да күп килә. Темасы авыр. Кырымтатарлар турында беренче тапкыр гына ишетүчеләр дә байтак. Бәлкем мөселманнар турында булгангадыр. Мөселманнар турында күп сөйләргә һәм күрсәтергә теләмиләр. Бәлкем минем Русия ватандашы булуга бәйледер, чөнки күп илләр Русия фильмнарына бойкот белдерәчәкләрен әйтте. Төгәл сәбәбен белмим, әмма халыкара медиалар фильм турында яхшы яза.

Фильмны Төркиядә ТРТ каналында да күрсәтергә сораган идем, әмма ризалашмадылар. Формат ягыннан туры килми, диделәр. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган үзе һәрдаим кырымтатарларны яклап сөйли, әмма әлегә бу сүздә генә кала, гамәлдә ниндидер ярдәм булганы юк.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!