Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Уфа егермелеге" мөселманнары турында документаль фильм чыкты: тентүләр, елларга сузылган мәхкәмәләр, әтиләрен сагынучы балалар


"Хизб ут-Тәхрир" эшенә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашучылар. 2020 ел.
"Хизб ут-Тәхрир" эшенә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашучылар. 2020 ел.

Фильмда мәхкәмә утырышларындагы чыгышлар, мөселманнарның чарасызлыгы, адвокатлар, хокук яклаучылар фикерләре китерелә.

Хокук яклаучы журналист Дарья Корнилованың шәхси Youtube каналында "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп дистәләрчә елларга иректән мәхрүм ителгән "Уфа егермелеге"нең мәхкәмә процессы турында документаль фильм чыкты. Фильмда мәхкәмә утырышлары, мөселманнарның якыннары, адвокатлары, хокук яклаучылар, психологның фикерләре китерелә.

Дарья Корнилова Азатлыкка әйтүенчә, фильм төшерүгә ярты еллап вакыт киткән. Ул 2020 елның 9 июленнән 2020 елның 30 декабренә кадәр Мәскәү, Уфа, Агыйдел, Бөре шәһәрләрендә төшерелгән.

Фильмның Мәскәүдә төшерелгән өлешендә "Уфа егермелеге"н яклаучы адвокатлар Каринна Москаленко, Рөстәм Чернов, Светлана Заводцова, хокук яклаучылар Лев Пономарев, Сергей Давидис үз фикерләре белән уртаклаша.

Башкортстанда төшерелгән өлешендә мөселманнарның якыннары чарасызлык, ягъни тоткарлаулар, тикшерүчеләрнең басымы, беренче елларда изоляторда туганнары белән очрашырга рөхсәт бирмәүләре, балаларның әтиләрен сагынулары турында сөйли.

Фильмда шулай ук җәмгыятьнең террорчы дип аталган мөселманнарга мөнәсәбәтен аңлатучы психолог фикере дә китерелә.

Фильм Африкада үтерелгән журналист Кирилл Радченко истәлегенә багышлана дип башланып китә. Дарья Корнилова әйтүенчә, бу фильмны төшерүгә нәкъ Радченконың үлеме сәбәп булган.

"Кирилл Радченко 2018 елның 30 июлендә Александр Расторгуев һәм Орхан Джемаль белән бергә Үзәк Африка республикасында "Вагнер" яллы сугышчылар төркеме турында фильм төшергәндә үтерелә.

Без 2018 президент сайлауларында очраштык, икебез дә Грозныйда күзәтүчеләр идек. Аннары башка күзәтүчеләр белән аралаштык, дуслаштык, уртак проектлар турында уйладык.

Мөгаен, һәр кешенең тормышында борылышлар, тормышны үзгәртә торган моментлар бар. Минем өчен Кириллның үлеме шундый ноктага әйләнде. Яныңдагы кешеләр үтерелгәч, дөнья куркынычсыз булудан туктый. Моңа ничектер реакция ясарга кирәк, моңа каршы куярлык нәрсәдер эшләргә кирәк. Мин сәяси процессларга һәм кеше хокуклары эшчәнлегенә күбрәк вакыт һәм игътибар бирә башладым. Кирилл үлгәнче, минем тормышка планнарым башка иде. Әгәр дә ул үтерелмәгән булса, бу фильм да булмас иде", диде ул.

"Уфа егермелеге"

2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG