The Times: Путинны сугыш башларга Патрушев һәм Бортников күндергән

Николай Патрушев (с) һәм Владимир Путин

Сугыш башлау турындагы төгәл карар 2021 елның җәе ахырына кабул ителгән дип саныйлар.

Русия Иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушев һәм Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) җитәкчесе Александр Бортников Украинага бәреп керүне иң нык хуплаучылар булган һәм президент Владимир Путинны махсус операция башларга күндергән. Бу хакта Британиянең The Times басмасы хәбәр итә.

Газет журналист Оуэн Мэттьюзның басылырга әзерләнгән китабыннан өзекләр чыгарган, автор ышандыруынча, бу китап Украинага әзерләнгән һөҗүм белән таныш Русия эшлеклеләре белән әңгәмәләргә дә нигезләнгән.

Китап авторы белдерүенчә, Патрушев, Бортников һәм Русия куәт оешмаларының башка вәкилләре Украинага "кисәтүче" һөҗүм ясарга кирәк дип санаган һәм бу Русияне, имештер Көнбатыштан янаган һәм арта барган куркынычтан коткару өчен кирәк дип ышандырганнар.

Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотов инде ябылган "Эхо Москвы" радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән сөйләшкәндә: "Украина юк бит ул", ул бары тик "Америка белән Русия арасындагы чик уза торган җирләр генә" дип әйткән, диелә.

Һөҗүмне әзерләүчеләр арасында Патрушев, Бортников һәм Путинның үзеннән тыш, Русия саклану министры Сергей Шойгу исеме аталган.

Шулай да Шойгу идеолог түгел, башкаручы ролен үтәгән, кайчакта икеләнеп тә калган диелә.

Путин диарәсендәге иң мөһим фигура дип Патрушевны атыйлар.

Коронавирус пандемиясе башлангач, Русия президентының изоляцияләнүе дә мөһим роль ясаган, дип искәртә басма: Путинның киңәшләшердәй кешеләр даирәсе тарайган, аның тирәсендә күпчелек Көнбатыш белән көрәшү өчен, Украинага контроль урнаштырырга кирәклегенә ышанучы кешеләр тора башлаган.

Мәсәлән шундый кешеләрнең берсе дип эшкуар Юрий Ковальчукны атыйлар.

Сугыш башлау турындагы төгәл карар 2021 елның җәе ахырына кабул ителгән дип саныйлар. Шулай да сугышны булдырмау өчен илнең тышкы эшләр министры Сергей Лавров алдына бурыч куелган: ул Көнбатыш тарафыннан мөмкин кадәр күбрәк юл куюларга ирешергә тиеш булган диелә. Лавров үзе бу каршылык тыныч юл белән хәл ителсен дип теләгән, Путинның да шундый теләктә булуына ышанган дип яза басма.

Русиянең узган ел декабрьдә әзерләгән "иминлек гарантияләре" турындагы таләпләрен Көнбатыш кабул итмәде. Шул ук вакытта The Times басмасы искәртүенчә, Көнбатыш дипломатлары, шул исәптән Британиянекеләр дә бу таләпләрне дөрес аңламаган. Алар Русия сөйләшүләр алып барырга һәм компромисс кысаларында Көнбатышны ниндидер юл бирүләргә барырга ризалаштырырга тели дип санаган, әмма чынлыкта монда сүз ультиматум турында барган булган, ди басма.

The Times язуынча, Русия элитасының күпчелек вәкилләре, хәтта Иминлек шурасы әгъзалары да Путинның сугыш башлаячагын 21 февральгә кадәр белмәгән.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы Путин фәрманы белән 24 февральдә башланды, Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!