Петербурда хәрби комиссариат "Москва" крейсерында батып үлгән диңгезчегә "повестка" җибәргән

"Москва" крейсеры. Архив фотосы 

Егетнең туган көнендә килгән "повестка"да "әйтелгән вакытка һәм урынга килмәгән өчен җаваплылыкка тартылырга мөмкинсез", диелгән. 

Петербурда хәрби комиссариат "Москва" крейсерында батып үлгән диңгезчегә хәрби чакыру кәгазе җибәргән, дип хәбәр итә "Фонтанка" басмасы.

Хәрби быел апрель аеннан — крейсер батканнан бирле элемтәгә чыкмаган.

Хәрби комиссар Александр Воронин мобилизация уңаеннан документларын төгәлләштерү өчен "срочник"ны комиссариатка чакырган. Егетнең туган көнендә килгән "повестка"да "әйтелгән вакытка һәм урынга килмәгән өчен җаваплылыкка тартылырга мөмкинсез", диелгән.

Батып үлгән "срочник" "Москва"да пешекче булган, диелә. "Повестка" килүен басмага хәрбинең әнисе дә раслаган.

Шәһәрнең Фрунзе районы хакимиятендә "Фонтанка"га мобилизация чорында кыска вакытта күпсанлы "повестка"лар юллауларын сөйләгәннәр.

Хакимият сүзчесе Михаил Калинин хата чыккан булуы бар, чөнки хәрби комиссариаттагы белешмәләр гел яңа тормый дигән.

"Әгәр мондый хата чыгуы расланса, туганнары алдында гаебебезне юу өчен барысын да эшләячәкбез", дигән ул.

  • 13 апрельдә Украина "Москва"ны ракет һөҗүменә тотуын һәм крейсерда янгын чыгуын белдерде. 14 апрельгә каршы төндә янгын чыгуын Русия саклану министрлыгы да таныды. Министрлык корабта сугыш кирәк-яраклары шартлаган дип ышандырды.
  • Соңрак министрлык корабның батуын таныды. Төрле бәяләмәләргә күрә, "Москва"да 416дан 680гә кадәр кеше булган, алар арасында "срочниклар"ның да булуы ачыкланды.
  • Май башында "Москва"да яраланучылар арасында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган Булат Шакирҗановның да барлыгы билгеле булды. Азатлык Булатның хәлен әнисе Гөлназ Уразаевадан белеште.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!