Татарстан Германиядәге сәүдә вәкиле вәкаләтләрен тагын өч елга озайткан

Русия Украина һөҗүм башлаганчы Германия Татарстанның тышкы сәүдә партнерларының берсе иде.

Татарстан хөкүмәте Таһир Гатауллинның республиканың сәүдә-икътисади вәкиле вазифасында вәкаләтләрен тагын өч айга озайткан. Бу хактагы карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Вәкиллек Лейпциг шәһәрендә урнашкан.

Әлеге вазифага Гатауллин 2019 елда килде. Моңа кадәр Германиядә Краснодар краеның инвестицион вәкиле, ә аныңчы Германиядә сәүдә министрлыгының сәүдә-икътисад вәкиле булган.

Русия Украина һөҗүм башлаганчы Германия Татарстанның тышкы сәүдә партнерларының берсе иде. Татарстанның тышы сәүдәсе турында мәгълүмат әлегә чыкмады.

Кремльнең Украинадагы агрессиясе өчен Көнбатыш илләре Русиягә икътисади чикләүләр кертелде. Күп түрәләр шәхси санкцияләргә дә эләкте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлегә төп чикләүләргә эләкмәде. Кайбер белгечләр моны Миңнеханов сугышны яклауда бик сак булуы, аның һәм Татарстанның ислам һәм төрки дөнья элиталары белән тыгыз икътисади һәм дипломатик элемтәләре, Русия һәм Көнбатыш элиталарының бер өлеше өчен элемтә каналы булып торуын атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!