Хатны "Алга" батальонының 3нче мотоукчылар ротасыннан 16 сугышчы имзалаган, дип яза "Вечерняя Казань" газеты. Соңрак язма сайттан алынды, ләкин ул кэшта әле дә бар.
Хатны һуманитар фротка ярдәм ташучы бер кеше китергән. Аның сүзләренә караганда, солдатлар бу хатны "Гадел Русия" партиясе рәистәше, гомумроссия халык фронтының Үзәк штабы вәкиле, язучы Захар Прилепинга бирергә сораган, әмма бу кеше моны ничек эшләргә белмәгән, шуңа "Сугышчан туганлык" оешмасына мөрәҗәгать иткән.
Хат авторлары язуынча, сентябрьдә, алгы фронтка китерер алдыннан, аларны хәрби техника белән тәэмин иткәннәр, ләкин ул бүгенге көндә сафтан чыккан яки дошман тарафыннан юк ителгән. Ә сугышчыларны яңа техника белән тәэмин итмәгәннәр.
БУ ТЕМАГА: "Алга" батальоны сугышчысы: "Акча түләмиләр, азык-төлекне туганнар җибәргән акчага сатып алабыз"— Хәрби техника гына түгел, коралны күчереп йөртү өчен хәтта автотранспорт та юк. Барысын да үзебез күтәреп күчердек. Икенче дөнья сугышында пехотаның һичьюгы полуторкасы йә җигүле арбасы булган, бездә ансы да юк, — диелә хатта.
Ихтыярилар шулай ук ике ай сугышкан өчен хезмәт хакы түләнмәүгә дә зарланган, кайберләре хәтта исемлектә дә юк икән. "Ә бит өйдә безнең гаиләләр — хатыннар, балалар, әти-әниләр туендыручысыз калды" дип зарлана алар.
Алар шулай ук күзәтү һәм элемтә чаралары, кышкы кием һәм аяк киемнәре булмауга зарлана, гәрчә алар Татарстаннан азык-төлек, кышкы палаткалар һәм йокы капчыклары, буржуйка мичләре белән ким дигәндә алты һуманитар кәрван җибәрелгәнен ишеткәннәр.
— Безгә ике дистә пар җылы оекбаш, ике блок тәмәке һәм бер рулон (!!!) бәдрәф кәгазе генә килеп җитте. Башка бүлектәге күршеләребезгә (Удмуртия яки Ульян өлкәсе булсын) ул төбәкләрдән ярдәм тулысынча килеп җитә. Әлеге бүлек сугышчылары ризык һәм башка кирәк-яракларны безнең белән уртаклашты, — дип яза хат авторлары.
БУ ТЕМАГА: Татарстан хакимиятләре "Алга" һәм "Тимер" батальоны сугышчыларына түләү тәртибен үзгәрткән"Сугышчан туганлык" шурасы рәисе урынбасары, Казан адвокаты Вениамин Чубаренко сүзләренә караганда, активистлар сентябрь-октябрь айларында ук сугышка киткән ихтыярилардан борчулы сигналлар алган.
— "Алга" батальоны егетләре ач утырабыз, тегесе юк, монсы юк, дип СМС җибәрде. Әлбәттә, без бу сигналлар турында фикер алыштык, ярдәмне көчәйтергә, анда тагын да күбрәк ярдәм җыярга кирәк дидек. Ләкин без аның барып җиткәнен күзәтә алмыйбыз. Билгеле бер тәртип бар: һуманитар ярдәм җыела, урыннардагы хәрби командирлар белән аны бушату урыны билгеләнә. Аннары хәрбиләр ярдәмне үзләре тарата, - ди Чубаренко.
Гаеплеләрне строй алдына чыгарып атар идем
"Сугышчан туганлык" вәкилләре үзләренең кечкенә генә тикшерүләрен дә үткәргән һәм бу бригада өчен билгеләнгән ярдәмнең ниндидер сәүдә нокталарына бүленгәнен һәм сатылганын ачыклаганнар.
— Без моны күз алдына да китерә алмадык! Бу котычкыч хәлдә иң зур шик бригада командирына төшә, һуманитар ярдәмне урлау белән ул үзе шөгыльләнмәсә дә, бу аның рөхсәтеннән һәм катнашыннан башка була алмый. Командир үз хуҗалыгында барысы өчен дә җаваплы. Гаеплеләр ачыклангач, мин нәрсә эшләр идем? Мин аларны строй алдына чыгарып атар идем. Башкаларга сабак булсын өчен. Чөнки бу хәл ихтыярилык идеясен, республикабызның абруен какшата, безнең егетләрне әхлакый яктан җәберли. Бу кабул ителмәслек хәл! — ди Чубаренко.
Your browser doesn’t support HTML5
Якын арада "Сугышчан туганлык" вәкилләре Татарстан ихтыяриларына һуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү белән шөгыльләнүче башка оешма вәкилләре белән очрашып, һуманитар ярдәмнең озату маршрутларын, гомуми исемлеген төзергә җыена. Бу мәгълүмат хокук саклау оешмаларына "Алга"сугышчылары хатында күрсәтелгән фактларны тикшерергә ярдәм итәр дип өметләнәләр.
Казан хокук яклаучысы Еркен Сарсембаев Русия баш хәрби прокуроры Валерий Петровка, Тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе җитәкчесе Константин Корпусовка, шулай ук Татарстан прокуратурасы һәм президент Рөстәм Миңнехановның интернет-кабул итү бүлмәләренә "мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактларны тикшерергә һәм Татарстан ихтыярилары хокукларын якларга"дигән үтенеч белән гариза язган.
Узган атна Украинаның Херсон тирәсенә сугышка җибәрелгән Татарстанның "Алга" батальоны сугышчылары вәгъдә ителгән акчалар түләнми, контракт вакыты чыккач та аларга өйгә кайтырга рөхсәт ителми, дип зарланган иде.
- Русия төбәкләрендә Украинадагы сугышка җибәрү учен 40тан артык "ихтыяри" бүлекчәләр, шул исәптән Татарстанда "Алга" һәм "Тимер" батальоннары булдырылды.
- Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта бүгенге көнгә "Алга" батальоныннан кимендә 8 кеше, "Тимер" батальоныннан кимендә бер кеше һәлак булган.
Белешмә: Русиядә мобилизация
- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
- Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
- Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
- Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
- 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!