9 ноябрьдә Украинадагы Русия гаскәрләре белән җитәкчелек итүче Сергей Суровикин Херсон өлкәсендә Днепрның уң як ярында гаскәрләрне корал белән тәэмин итүдә авырлыклар булуга сылтанып, Русия саклану министры Сергей Шойгуга аларны сул ярга күчерергә тәкъдим итте. Бу Херсон шәһәрен бирүне аңлата. Шойгу бу тәкъдим белән килеште һәм гаскәрне чыгара башларга боерды.
Русия басып алган Херсон өлкәсендә Татарстанның "Алга" батальоны да сугыша. Татарстанда оештырылган бу батальондагыларга күп акча вәгъдә ителсә дә, аларга ул түләнмәгән. Акча гына түгел, хәтта азык-төлек һәм суны да алар туганнары җибәргән акчага якындагы кибеттән сатып алырга мәҗбүр. Контракт вакыты чыкканнарны да, Русия президентының өлешчә мобилизация фәрманына сылтап, өйләренә кайтармыйлар.
"Хәрби җитәкчелек безгә төкереп карый. Хастаханәдә дә урыннар юк. Сез ихтыярилар үзегезне-үзегез карагыз, диләр. Күпләр температура белән окопта ята", ди хакимиятнең күп акчасына алданып сугышка барган Рамил.
"Алга" батальонының бар кирәк-яраклар белән тәэмин ителүе турында Татарстан медиасында даими сөйләнсә дә, Рамил моның дөреслеккә туры килмәвен әйтә. "Болар барысы да документта гына", ди ул.
"Алга" сугышчылары бүген өйләренә дә җибәрелми. Рамил әйтүенчә, аларны хәрби полиция саклый.
"Контрактыбызның вакыты чыкты, әмма безне сугыш беткәнче кайтармаячаклар. Өлешчә мобилизациягә сылтаналар. Минем дусларымның әле беренче хезмәт хакы да килмәде. Хакимият вәгъдә ителгәннең берсен дә үтәмәде. Ашарга юк, су юк, җылы киемнәр юк, техника бик начар, күпләр хәтта барып та җитә алмады, калганнарын украиннар яндырды. Татарстан һуманитар ярдәм җибәрә дип әйтәләр, алар безгә килеп җитми. Анда калган балаларыбызга ярдәм итсәләр яхшырак булыр. Алар бәхетле булса без дә бәхетле", ди ул.
Рамил әйтүенчә, кредитлар түләнми, шул сәбәпле штрафлар арта.
"Балаларга да кышкы киемнәр кирәк, инде нервалар чыдамый. Шул ук вакытта без берни эшли алмыйбыз. Бары өч юл бар. 45 яшь тулган булса, мобилизациягә эләкмибез дип китәргә, төрмә йә "200 йөге ", ди ул.
Аның белән батальонда булган 400 сугышчының күбесе һәлак булган.
"Белмим, ничәү калганбыздыр. Бик күп үлделәр. Ике ай дәвамында безне танклардан, боралаклардан, артиллериядән аттылар гына. Егетләр бер юкка һәлак булдылар. Хәтта берсенең мәетен дә чыгара алмадык. Туганнары аны җирли дә алмады инде", ди ул.
Батальондагы сугышчыларның берсе әлеге хәлләргә түзә алмыйча Русия президентына хат язган.
"Җәй көнне без 4 айлык килешү төзедек. Минем контрактның вакыты 16 ноябрьдә чыга. Өлешчә мобилизация сәбәпле президент фәрманының 4нче пунктына сылтанып, хәрби җитәкчелек безне җибәрүдән баш тарта. Шул ук вакытта күп хәрбиләргә, шул исәптән миңа да тиешле акчалар түләнмәде, яраланганнарның берсе дә яраланган очракта каралган акчаларны алмады", диелә анда.
Азатлыкка Сарманнан бер аудиоязма килеп эләкте. Әлеге язмадагы ир-кеше "Алга"лар янына барып кайткан хәрби белән сөйләшкәнен, "Алга"ларның коточкыч шартларда көн күрүен сөйли.
Бездә булган мәгълүматларга караганда, "Алга" батальоныннан инде кимендә тугыз кеше һәлак булган.
- Татарстанда Украинага каршы сугышырга җибәрү өчен "Алга" һәм "Тимер" исемле ике батальон җыелуын рәсми рәвештә июнь аенда игълан иттеләр.
- "Алга" һәм "Тимер" Татарстан батальоннарында ихтыярилар 260 мең сум акча алачак, диелде.
- Украинадагы сугышта үлүчеләр ягыннан Идел буе федераль төбәгендә Татарстан дүртенче урында тора, ул Башкортстаннан, Оренбур һәм Сарытау өлкәләреннән генә "калыша".
- Азатлыкның ачык чыганаклардагы мәгълүматларга таянып алып барган исемлегендә бүгенгә Татарстаннан Украинага сугышырга китеп үлеп кайткан 166 кешенең исеме бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум