Татарстан хөкүмәте "Алга" һәм "Тимер" батальоннарында хезмәт итүчеләргә бер мәртәбә бирелә торган акчаларны түләү тәртибен үзгәрткән. Бу хакта Татарстан оператив штабы хәбәр итә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, хәзер 250 мең сум күләмендәге түләүне аларга фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда, аннексияләнгән Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә һәм Украина җирләрендә хәрби хезмәтләрен уза башлагач кына бирәчәкләр.
Элегрәк "Алга" һәм "Тимер" батальоннарында хезмәт итүчеләргә түләүләр этаплап бирелә иде. 60 мең сум күләмендә беренче түләүне хәрби бүлекчә исемлегенә кертелгәч алдылар, калганын - батальон белән чикне узгач.
Августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинадагы сугышта катнашкан өчен түләүне арттырып, 360 мең сум итү турында фәрман имзалады.
Шул ук вакытта җәй ахырында "Алга"да хезмәт итүчеләр түләүләрнең вакытында бирелмәвеннән зарланган иде.
- Украинадагы сугышта үлүчеләр ягыннан Идел буе федераль төбәгендә Татарстан дүртенче урында тора, ул Башкортстаннан, Оренбур һәм Сарытау өлкәләреннән генә "калыша". Азатлыкның ачык чыганаклардагы мәгълүматларга таянып алып барган исемлегендә бүгенгә Татарстаннан Украинага сугышырга китеп үлеп кайткан 159 ир-егетнең исеме бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!