Башкортстан студентларын дроннар белән идарә итәргә өйрәтә башлаганнар

Иллюстратив фото

Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин әйтүенчә, пилотсыз очкычлар барлык өлкәләрдә дә кулланыла, шуңа алар белән идарә итәрдәй, аларга хезмәт күрсәтә алырдай кадрлар әзерләү мәсьәләсе туган.

Уфада радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм иминлек көллияте студентларын 30 килограммга чаклы авырлыктагы дроннар белән идарә итәргә өйрәтә башлаганнар. Бу хакта UTV яза.

Аерым алганда яңа програмны "Янгын куркынычсызлыгы" белгечлеге алучы студентларга укыталар. Аларны пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә генә түгел, төзәтергә дә өйрәтәләр. Студентлар үзләре дә дроннар уйлап таба һәм аларны ясый ала диелә.

Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин әйтүенчә, пилотсыз очкычлар барлык өлкәләрдә дә кулланыла, шуңа алар белән идарә итәрдәй, аларга хезмәт күрсәтә алырдай кадрлар әзерләү мәсьәләсе туган.

  • Соңгы вакытта Русия гаскәре Украинаның инфраструктурасына Иранда җитештерелгән кораллар ярдәмендә көчле һөҗүмнәрне еш ясый башлады, аларны "камикадзе-дроннар" дип атыйлар.
  • Мәскәү һәм Тәһран Русиянең Ираннан дроннар сатып алуын айлар дәвамында кире кагып килде. 5 ноябрьдә генә Иран тышкы эшләр министрлыгы беренче мәртәбә Тәһранның Мәскәүгә дроннар сатуын таныды, әмма алар әле сугыш башланганчы ук тапшырылган иде һәм монда сүз "аз санлы" дроннар турында гына бара, дип белдерде.
  • Америка күзләве мәгълүматынча, русияләр иран дроннарын августта куллана башлаган һәм күп җиһазларны эшләтә алмаган. Моңа аларның мондый корал куллану тәҗрибәсе булмау сәбәпче булган дип фаразлана.
  • 20 октябрьдә АКШның дәүләт иминлеге мәсьәләләре шурасы матбугат секретаре Джон Кирби аннексияләнгән Кырымга иран хәрбиләре китерелүен әйткән иде. Иран аларны русияләргә хәрби дроннар очыртып җибәрергә булышу өчен җибәргән диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!