Казан метросында вакыты озайтылган Visa һәм Mastercard карталары белән түләгәндә хата чыга

Казан метросы

Мәскәү Украинага һөҗүм иткәч, Visa һәм Mastercard Русиядән китте, Русия банклары аларның карталарын куллану вакытын 2027-2029 елларга кадәр озайтты.

Казан метросында куллану вакыты озайтылган Visa һәм MasterCard карталары белән түләгәндә турникетлар хата чыгара башлаган. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.

Кайбер юлчыларга "хата" дигән язу, кемнәргәдер картагыз "стоп-исемлек"тә дигән язу чыга.

"Метроэлектротранс"та әйтүләренчә, юлчылар "стоп-исемлек"кә карталарында акча булмау яки банк системындагы төзексезлекләр аркасында эләгә ала.

Оешма "Сбербанк"ка түләүне карталар белән алу турындагы килешүнең шартлары үтәлүгә кагылышлы хат җибәргән. Банкта исә вакыты озайтылган карталар белән юл өчен түләп булмау очраклары күп түгел, аларны шәхсән карарга кирәк дип белдергәннәр.

  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр керте. Илне SWIFT-тан (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр системы) өзделәр, шулай ук Visa, MasterCard кебек түләү системнары Русия картларына хезмәт күрсәтүне туктатты. Аларның Русиядә чыгарылган карталары чит илләрдә эшләми башлады, чит илдә чыгарылганнары исә Русиядә эшләми.
  • Шуңа карамастан, Русия банклары бу түләү системнарының карталарын куллану вакытын 2027-2029 елларга кадәр озайтты. Шуңа күрә куллану вакыты чыккан карталар да Русиядә эшләргә тиеш.
  • Русиянең "Мир" түләү системы белән элегрәк берничә ил эшли иде, әмма "Мир" карталарын да Төркиядә, Казакъстанда, Вьетнамда кабул итми башладылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!