Ноябрь-декабрь айларында уза торган Дөнья футбол беренчелеге быел күп сәбәпләр белән "гадәти" түгел. Беренчедән, ул Катарда эсселек сәбәпле җәен түгел, көз һәм кыш айларында үткәрелә. Икенчедән, ул күпсанлы низаглар белән дә уза, алар турында моңарчы язган идек. Русия быел Украинада башлаган сугышы аркасында уеннарда катнашмый, ул чемпионаттан читләштерелгән.
Шулай да, дөнья буйлап чемпионат уеннарын зур игътибар белән күзәтеп баралар. Аеруча игътибарны фаворит булып саналган такымнарның җиңелүе һәм көтелмәгән илләрнең җиңүе җәлеп итә. Әйтик, Англия, Испания, Португалия такымнары инде өйләренә кайтып китте. Соңгы ике илне җиңгән Марокко да күпләрне гаҗәпләндерде. Тарихта беренче тапкыр Африка иле ярымфиналга узды.
Казанда төрле халыкара чаралар оештыруда катнашкан татар һәм инглиз телләре укытучысы Эльвира Маркова да хәзерге вакытта Катарда. Ул логистика белән шөгыльләнүче ширкәттә эшләп, чемпионат оештыруда катнаша. Үзе эшләгән эше, Катардан һәм чемпионаттан тәэсирләре, оештыру дәрәҗәсе турында аның белән сөйләшеп алдык.
— Катар чемпионатына эшкә ничек эләктегез? Алдан гариза бирдегезме, чакырдылармы?
— Бу бик кинәт килеп чыкты. Минем энем мондый спорт чараларын оештыруда күп катнаша, ул логистика юнәлеше белән шөгыльләнә. Аны шул Катар беренчелегенә чакырдылар, тиз вакытта аңа үзенә дә барырга, команда да җыярга кирәк иде.
Төп шартлар инглизчә сөйләшә белү һәм эшли белү иде. Минем вакытым булды, шуңа ризалык бирдем, барып кайтыйк, күрик дидем инде. Халыкара чараларны үзем бик яратам, 2018 елда футбол дөнья беренчелеге үзебездә, Казанда да бик матур узган иде бит.
Гомумән, Катарда булганым юк иде, аны беренче тапкыр күрүем, шуңа кызык булды. Дөньякүләм чараны үз күзем белән күрү үзе бер вакыйга бит.
— Катарга ничек барып урнаштыгыз? Анда эш, яшәү шартлары ничек?
— Безнең бөтен мәшәкатьләрне логистика өчен җавап биргән шул проект җитәкчелеге үз өстенә алды: юлы да, яшәү дә, ашау да каплана. Барырга ризалык бирүгә икенче көнне үк безгә виза ясаттылар. Минем чит ил паспорты бар иде, виза булуга ук билетлар да алынды.
Һава аланында каршы алдылар. Яшәү өчен безгә махсус вилла оештырдылар, бик рәхәт һәм матур шартлар. Килешүдә безгә ашау, транспорт өчен дә җитәрлек акча билгеләнгән. Гомумән, оештыру ягыннан бик уңай тәэсирләр, барысы да синең өчен уйланган һәм җайлы ясалган, эшлә генә.
Минем белән эшләүчеләр дә күбесенчә яшьләр, бик күңелле һәм ачык кешеләр, бергәләп аралашу, эшләү дә кызык монда. Төрле ил кешеләре бар.
— Ә эшегез нидән гыйбарәт? Берәр эш көнегезне тасвирлагызчы?
— Без транспорт ширкәтендә эшлибез, Согуд Гарәбстаннан килгән җанатарлар логистикасын кайгыртабыз. Мин үзем депода эшлим, безнең монда 150ләп автобус бар, масштаб бик зур, җанатарлар 5 меңгә якын, бәлки күбрәк тә булгандыр.
Без аларны махсус програмга кертәбез. Автобус йөртүчеләрнең көн җәдвәлен төзибез, алар белән элемтәгә кереп, көн тәртибен аңлатабыз. Көн дәвамында шул җәдвәл үтәлешен контроль итәбез, автобуслар урыннарына барып җиттеме, кешеләрне алдымы, юкмы - тулы логистика эше. Барлыкка килгән проблемнарны хәл итеп барабыз.
Эш 3 сменага бүленеп оештырыла. Димәк, 12 сәгать эшлибез, аннары соң 24 сәгать ял итәбез. Кайчак төнлә дә эшләргә туры килә.
Согуд Гарәбстаны футбол беренчелегендә җиңелгәч, җанатарларның бер өлеше үз илләренә кайтып китте, хәзер менә эшебез кимеде. Моңарчы буш вакыт бөтенләй юк иде, эштән кайтып ял итә идек, илне дә, чемпионатны да карарга мөмкинлек тә булмады. Хәзер вакыт бушрак.
— Катардан ил буларак тәэсирләрегез нинди? Ниләр ошый, нинди яктан авыр?
— Инде әйткәнемчә, илне әлегә гизеп, карап йөрергә вакыт әллә ни булмады. Килүгә үк без эшкә тотындык, башта өйрәттеләр, аннары инде эшли дә башладык. Беренчелек тәмамлангач, илне әз генә күрү, сәяхәт итү өметем бар.
Билгеле, Катар – мөселман иле, үз гадәтләре, күпмедер чикләүләр бар. Ләкин миңа бу ниндидер кыенлык тудырды дип әйтә алмыйм, мин үземне бу илдә рәхәт хис итәм.
Монда барысы да яңа, биек һәм зур биналар төзелгән. Кешеләр бай, күренеп тора. Машиналардан да җирле халыкның хәлле булуы күренеп тора.
Ләкин менә бу "яңалыкның" үз тискәре ягы да бар. Беләсезме, менә Нью-Йоркка яки Европага барасың икән, анда һәр бинаның, йортның үз тарихы бар. Монда исә барысы да шулкадәр яңа, тарих бөтенләй юк диярсең. Әйтерсең лә, зур муляж шикелле. Тарихка, җирле мәдәнияткә кагыласы, аны өйрәнәсе килә, ә ул монда юк, сизелми. Бәлки, миңа гына шулай тоеладыр, ләкин шуны ачык сиздем.
Андый тарихны күрер өчен чүлгә барырга, музейларга керергә, җирле халык белән аралашырга кирәктер. Ләкин хәзер монда күбесенчә килгән халык кына, җирле халык бик йомык, алар килүчеләр белән артык аралашырга теләмиләр. Һиндстан, Пакьстан, Иран халкы күп монда, алар килеп Катарда эшлиләр, ләкин бу башка ил, башка мәдәният вәкилләре.
— Чемпионат ягыннан тәэсирләрегез, мохит нинди? Гомуми оештыру дәрәҗәсе ничек, Русиядә узган чемпионаттан нинди яклары белән аерыла?
— Менә, ниһаять, беренче тапкыр футбол уенын карый алдык. Ул Франция белән Польша уены иде, Франция 3:1 исәбе белән җиңде. Менә шунда зур бәйрәм сизелде, рәхәтләнеп җан аттык. Бөтен җирдә күңелле, төрле чаралар оештырылган, төрле ил җанатарлары, барысы да бии, җырлый. Стадионы да матур, футболы да кызык булды.
Ә менә эшемдә эш атмосферасы инде, уеннарны телевизор аша карасак та, аның рухы башка, матчны стадионда карау бөтенләй башка нәрсә. Без күбесенчә Һиндстаннан килгән кешеләр белән эшләдек, шулай ук гарәп кешеләре белән дә эшләргә туры килде.
Безнең менталитет белән көньяк кешеләре белән эшләү кыенрак икән, эш мәсьәләсендә алар миңа бөтенләй икенче яклары белән ачылды. Шәхси үземнең фикерем генә түгел, безнең башка эшләүчеләр дә шул фикерләрне әйттеләр. Ни дисәң дә, менталитет аермасы бар, эш процессында ул ачык сизелә. Сине кайчак ишетмиләр, аргументларыңны тыңламыйлар да, гел үзләре теләгәнчә генә эшләргә омтылалар.
— Бу чемпионат башланганчы ук Катарны кеше хокуклары бозуда гаепләп килделәр, хәзер дә шау-шулар еш күтәрелә. Сез моны сизәсезме? Хатын-кыз буларак ниндидер дискриминация сизеләме?
— Кызык сорау, ләкин аңа төгәл җавап бирә алмыйм, моның өчен, әйткәнемчә, җирле халык арасында күбрәк йөрергә, аралашырга кирәктер. Мин Русиядән килгән кешеләр арасында эшлим, шуңа миңа мөнәсәбәт Русиядәгечә. Икенчедән, урамда да безне турист кебек кабул итәләр, шуңа ниндидер тискәре мөнәсәбәт юк. Футбол беренчелеге вакытында чит ил кешеләренә килгән туристка кебек карыйлар. Үзегез аңлыйсыз, килгән туристка мөнәсәбәт илдәге чын вазгыятьтән аерыла да ала.
— Сез Казанда узган халыкара чараларда да эшләгән кеше. Оештыру дәрәҗәсен чагыштырып буламы?
— Оештыруга килгәндә, аның төрле юнәлешләре бар бит. Гомуми бәяләмәне бирә алмыйм, чөнки аның барлык тармакларын, эш тәртибен күрергә, өйрәнергә кирәк.
Үземә кагылган транспорт, логистика ягына килгәндә, оештыру начаррак. 10 баллдан карасак, 5 балл гына куя алам. Уеннар вакытында күп кенә юлларны ябалар, транспорт-автобуслар белән йөрүчеләргә бик җайсыз, кирәкле юлны табу кыен. Кыскасы, алдан уйланылмаган. Гади кешеләргә метро эшли, аны мактыйлар.
Стадионнар үзләре матур төзелгән анысы, төзек. Тик гомуми оештыру дәрәҗәсе 2018 елда Русиядән узган беренчелектән түбәнрәк дияр идем. Кайбер җанатарлардан да ишетергә туры килде, элекке чемпионат күпкә яхшырак узды дип тә әйтәләр. Шулай итеп горурлык хисе дә бераз барлыкка килде.
- Халыкара футбол федерациясенең (FIFA) 22нче дөнья чемпионаты 20 ноябрьдән 18 декабрьгә кадәр уза. Катар футбол беренчелеген кабул иткән дөньяның иң кечкенә иле булды. Аның мәйданы Татарстаннан алты тапкыр кечерәк.
- Катарда җәй эссе булуы сәбәпле гадәттә җәйге айларда уза торган уеннар ноябрь-декабрь айларына күчерелде.
- Хәзерге вакытта чемпионат финалының чирек уеннары уйналды. 13 декабрь көнне беренче ярымфинал уенында Аргентина белән Хорватия көч сынашачак. 14 декабрь көнне икенче ярымфинал уены узачак, анда Франция һәм Марокко уйнаячак. Финал уены 18 декабрь көнне үтәчәк.
- 2010 елда АКШ, Көньяк Корея, Япония һәм Австралияне җиңеп бу беренчелекне үзендә үткәрү хокукын яулаган Катар ришвәтчелектә гаепләнде. Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Катар хакимиятләренең кеше хокукларын бозуы турында хисап чыгарды. Аерым алганда, хатын-кызлар һәм ЛГБТ-җәмгыятенең хокуклары бозылуы кискен тәнкыйтьләнә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!