Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген тулыландырды

Аларны исемлеккә кертүнең төгәл сәбәпләре аталмый. 

16 декабрь кичендә Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген тулыландырды. Үзгәрешләр 1 декабрьдән эшли башлаган яңа бердәм реестрга кертелде.

Исемлеккә түбәндәге кешеләр кертелде:

  • Дмитрий Любимов, Мари Иле журналисты,
  • Юлия Таратута, журналист, Wonderzine басмасы мөхәррире,
  • Иван Тютрин, "Ирекле Русия форумы" оештыручысы,
  • Наталья Грязневич, сәясәтче, "Ачык Русия"нең элекке матбугат сәркатибе,
  • Дмитрий Давыдов, эшкуар.

Моннан тыш исемлеккә 3 иҗтимагый оешма да кертелде:

  • "Сахалинның экологик вахтасы" ("Экологическая вахта Сахалина") оешмасы,
  • "Сөләйман балыкларын саклау, аларның төрләрен һәм яшәү урыннарын өйрәнү үзәге" ("Центр сохранения и изучения лососевых видов рыб и мест их обитания") оешмасы,
  • Самардагы "Ирида" ЛГБТ+ иҗтимагый оешмасы.

Аларны исемлеккә кертүнең төгәл сәбәпләре аталмый.

БУ ТЕМАГА: Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә Ростислав Морзаголов, Михаил Фишман, The Bell-ны кертте
  • 1 декабрьдән Русия Юстиция министрлыгы "ят агент" дип танылганнарны яңа бердәм исемлеккә берләштерде. Анда хәзергә 505 исем бар.
  • "Ят агентлар" өчен тыюлар саны арта. Әйтик аларга дәүләт оешмаларында педагог булып эшләргә, балигъ булмаучылар арасында теләсә нинди мәгълүмат таратырга ярамаячак. Алар сайлау комиссияләре әгъзалары була, бәйсез коррупциягә каршы экспертиза уздыра алмаячак. Алар бюджет оешмаларында, куәт оешмаларында эшли алмаячак.
  • Медиа чаралары хокукларын яклау үзәге җитәкчесе Галина Арапова әйтүенчә, "ят агентлар" дип игълан ителгән оешмаларны тикшерүләр белән йончытып, ябылуга китерәчәкләр, ә "ят агент" кешеләрне тагын да билгесезрәк таләпләр белән интектерәчәкләр. Бу "кешеләрне актив сивил карашлар белән бәйле эшчәнлектән яки бөтенләй илдән чыгаруга" юнәлдереләчәк, дип саный ул.
  • 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хәрби цензура кертелде, Азатлык радиосы, "Idel.Реалии", Радио Свобода, "Медуза", "Дождь" һәм башка медиа чараларының сайтлары томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!