Уфаның 83 туристы Яңа ел алдыннан Казакъстанның Алма-Аты һава аланында утырып калган. Бу хакта MKset хәбәр итә.
Туристлар Тайландка юл тоткан, алар башта Utair ширкәте очкычында Уфадан Алма-Атыга, ә аннан Air Astana очкычы белән Пхукетка очарга тиеш булган.
Уфа һава аланыннан китәсе очкыч 5 сәгать 23 минутка соңга калып килгән. Бу вакыт эчендә Utair вәкиле юлчыларга сезне Казакъстанда көтеп торачаклар, дип ышандырган. Ләкин Air Astana очкычы Уфа туристларын көтеп тормаган.
Алма-Атыдан Пхукетка киләсе очыш исә 2 гыйнварда гына бар, дип искәртә басма.
Әлегә Utair бу уңайдан рәсми фикер белдермәде.
Медиа чаралары вакыйганы күзәтеп тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!