2022 елның онытылмас мизгелләре

2022 ел Казакъстандагы чуалышлардан башланып китте. Алматы мэриясе бинасында янгын. Казакъстанда газ һәм энергия чыганакларына бәяләр артуга ризасызлык йөзеннән 2022 елның 5 гыйнварында йөзләрчә кеше урамга  чыгып протест белдерә, мэрия бинасына ут төртә. Берничә атна барган протестлар вакытында йөзләрчә кеше һәлак була. (ТАСС / Валерий Шәрифулин)

2021 елда бар дөньяга таралган ковид пандемиясе әле дәвам итә. Канада парламенты бинасы янында кешеләр ковидтан мәҗбүри вакциналауга каршы протест белдерә. Оттава, 17 февраль 2022 (Reuters/Carlos Osorio). Нәкъ бер атнадан сугыш башланасын дөнья әлегә белми...

Украинаның Буча шәһәрендә яшәүче Владислава Любарец (уртада) гаиләсе белән Русиянең тар-мар ителгән хәрби техникасы яныннан уза. 6 апрель 2022 ел. (EPA-EFE/ROMAN PILIPEY). 2022 елның 24 февралендә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде, бу илдә меңнәрчә үлемнәргә, җимерелүләргә китерде. Русия гаскәрләре чигенгәннән соң Киев өлкәсенең Буча шәһәрендә һәм башка өлешләрендә газапланып үтерелгән йөзләрчә сивил кеше табылган. Буча урамнарында таралып яткан мәетләр күренешләре безнең фотогалереяда.

2022 елның 24 февралендә - сугышның беренче көнендә үк Казанда активистлар Бауман урамына ялгыз пикетка чыгып Украинадагы сугышка протест белдерде.

2 мартта Татарстанга Украинадан беренче табут кайтты. 30 яшьлек Илнур Сибгатуллинны Түбән Камада түрәләр, күп халык катнашында хөрмәтләп җирләделәр. Шуннан соң табутлар даими кайта башлады. Азатлык сугышта үлүчеләрне бер исемлеккә теркәп бара. Бүгенге көнгә Татарстаннан 200дән артык, Башкортстаннан 300дән артык кешенең һәлак булганы расланды.

2022 елның 6 марты, Русия гаскәрләре Киевка якынлаша, башкала янындагы Ирпень шәһәрендә ир кеше баласын күтәреп көчле атыштан качарга тырыша. Җирле халык шәһәрдән китү өчен куллана торган бердәнбер юл да утка тотыла. (REUTERS/Carlos Barria)

Көнчыгыш Кодүстә "Әл-Җәзирә" журналисты Ширин Әбү-Әкълин җеназасы. Хәсрәтле халык белән полиция бәрелеше. 2022 елның 13 мае. Журналист ханым Көнбатыш ярдагы Җенин шәһәрендә Израилнең хәрби рейды вакытында атып үтерелде. (AP Photo/Майя Левин)

2022 елда Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы чаралары үтте. 20 майда Казанда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салынды. Төзелеш 2023 елда башланыр дип көтелә.

Ереванда оппозициянең протест чарасы. Оппозиция Әрмәнстан премьер-министры Никола Пашинянга Брюсселдә Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән очрашуда Таулы Карабах мәсьәләсен күтәрмәгән өчен протест белдерә, аны Таулы Карабахны Азәрбайҗанга "сатуда" гаепли. 24 май 2022 (ТАСС / Александр Патрин)

Яңа Дәһли, Һиндстан, Бхалсва чүплеге, янган чүп тавыннан төтен күтәрелә, бер чүп җыючы эшкәртү өчен яраклы әйбер эзләп аска төшә. Фото 5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнендә ясалган. (Reuters/Anushree Fadnavis)

Япониянең элекке премьер-министры Синдзо Абэ һөҗүм нәтиҗәсендә яралана. Аңа сайлау алды кампаниясе вакытында ике тапкыр аталар. Нара, көнбатыш Япония, 2022 елның 8 июле. Шул ук көнне Абэ алган яралардан вафат була. (Киодо/Reuters)

Босния мөселманы Нума Яһич улының табуты янында кайгысыннан елый. Табутта аның улының калдыклары икәне быел гына билгеле була. Сребренницада Босния мөселманнарына карата кылынган геноцидка 27 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарага меңнәрчә кеше җыелды. 10 июль 2022 (AP Photo/Армин Дургут)

AP фотокорреспонденты Евгений Малолетка Харьков өлкәсендә Русия утка тотканнан соң кабынып киткән бодай кырында янгыннан качарга тырыша. 2022 елның 29 июле (AP Photo/Мстислав Чернов)

Украин кызы Румыния башкаласы Бухарестта качак балалар өчен үткәрелгән чарада бүләккә шатлана. 2022 елның 24 августы, украиннар бу көнне бәйсезлекнең 31 еллыгын билгеләде. (EPA-EFE/Роберт Гемент)

Иран хатын-кызлары Тәһрандагы "Азади" стадионында футбол матчы вакытында селфига төшә. 1979 елгы ислам инкыйлабыннан соң беренче тапкыр Иран хатын-кызларына чемпионат уенын карарга рөхсәт ителде. 2022 елның 25 августы (AFP/TASNIM/Хөсәен Зөһрәванд)

1 сентябрьдә СССРның элекке президенты Михаил Горбачев вафат булды. Русия президенты Владимир Путин Горбачев белән хушлаша. (AP/Russian Pool)

Калифорниядә янгын вакытында Фэрвью авылы янында атлар сыену урыны эзли. 2022 елның 5 сентябре (Reuters / David Swanson)

Пакстанда көчле муссон яңгырлары нәтиҗәсендә моңарчы күрелмәгән су басулар күзәтелде. Җаффарабад каласында кешеләр су баскан өйләреннән соңгы әйберен чыгарырга тырыша. 2022 елның 5 сентябре (AP Photo/Fareed Khan)

Пакстанның Сехванда каласында бизгәктән интеккән 25 яшьлек Кундж табиблар ярдәмен көтә. 2022 елның 29 сентябре. Ил тарихында иң көчле су басулар нәтиҗәсендә йөзләрчә авыл су астында калды, 33 миллионнан артык кеше зыян күрде, төбәктә малярия, денге бизгәге һәм су аша тапшырыла торган башка авырулар таралды. (Reuter/Ахтар Сумро)

 

Лондонда Букингем сарае алдында җыелган кешеләр өстендә салават күпере. 2022 елның 8 сентябре. Табиблар Британ патшабикәсе, 96 яшьлек Елизавета II хәле яхшы түгел дип белдерә. Тиздән аның вафаты игълан ителә. (EPA-EFE/Нил Холл)

Харьков өлкәсендәге Изюм шәһәре янында артиллерия уты нәтиҗәсендә тишкәләнеп беткән басу күренеше, 2022 елның 13 сентябре (AP/Константин Либер)

Иранда хиҗаб һәм тыйнак кием тәртибен бозган өчен әхлак полициясе тарафыннан кулга алынган 22 яшьлек Амини 16 сентябрьдә вафат булганнан соң илдә протестлар башланды. (AFP/UGC)

21 сентябрьдә Путин фәрманы белән Русиядә мобилизация башланды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан Экспо" үзәгенә килеп мобилизациягә алынган кешеләрнең хәлен белеште. "Үтергәнче ашаталар" диючеләр булды. Берничә атнадан мобилизациягә эләгеп сугышка китүчеләр табутта кайта башлады. Бүгенге көндә Татарстаннан кимендә 6, Башкортстаннан кимендә 10 шундый кеше теркәлде. Аларның исемнәре монда китерелә.

Кыяга килеп бәрелгән җилкәнле көймә калдыклары арасында мигрантлар гәүдәләре. Көймә 2022 елның 6 октябрендә Көньяк Грециянең Китира утравы янында батты. (AP Photo / Thanassis Stavrakis)

Русиянең Ейск шәһәрендә Су-34 очкычы тугыз катлы торак йортка килеп төшеп 15 кешене үтерде. Рәсми аңлатмага күрә, очкычның моторы эштән чыккан. Пилотларның берсе (уңда) парашют белән сикереп котылган. 2022 елның 17 октябре (AP)

9 яшьлек әфган кызы Кабул янындагы кирпеч заводында эшли. 2022 елның 20 октябре. Әфганстанда бер ел элек хакимияткә талиблар килгәннән соң эшләүче балалар саны артты. (AP/Эбрагим Норузи)

Эшсез калып бурычка баткан һәм үз балаларын туйдыру өчен бөерен сатырга мәҗбүр булган Нуретдин - Әфганстанда мондый хәлдә калган күпләрнең берсе. (AFP / Вакил Коһсар)

Катарда узган футбол беренчелеге бер ай буена игътибар үзәгендә торды. Бу чемпионатта логистика юнәлешендә эшләгән татар кызы Эльвира Маркова (уңда) Азатлыкта тәэсирләре белән уртаклашты.

Русия гаскәрләре Херсонны калдырып киткәннән соң җирле халык шәһәрне азат иткән украин хәрбиләрен сәламли. 13 ноябрь 2022 (AP Photo/Efrem Lukatsky) 

Мариупольдә ракет һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән сәүдә үзәге янында тар-мар ителгән машиналар өеме. 2022 елның 10 декабре (EPA-EFE/Сергей Ильницкий). Сугыш барышында шәһәрне 250 мең кеше ташлап киткән, 300 меңгә якыны шәһәрдә калган, торак йортларның 70 проценты җимерелгән, 5 меңгә якын сивил кеше һәлак булган.
Украинадагы сугыш елның соңгы көненә кадәр барды һәм, ни аяныч, 2023 елда да дәвам итәр төсле...