"Милли республикаларның язмышы быел хәл ителәчәк". 2023 елга фаразлар

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Киев үзәгендә "Хәтер көне" чарасын үткәрә. 2020 елның 18 октябре

2023 елдан милли хәрәкәт лидерлары нәрсә көтә? Азатлык татар, башкорт, саха һәм чечен активистлары фикерен белеште.

2023 елны Русиядәге милли хәрәкәт лидерларының күбесе чит илдә каршы алды. Узган ел Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң активистларга карата басым тагы да көчәйде, аларның бер өлеше чит илгә китәргә мәҗбүр булды, Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) ябылды, урам җыеннары тоташ тыелды. Активистлар 2022 елда милли хәрәкәткә карата репрессив сәясәт алып барылуы турында Азатлыкка сөйләгән иде.

Сугыш дәвам итә. Хәзер Русиядә халыкларның милли хәрәкәте тыелган хәлдә. Бу вазгыятьтә активистлар алдагы елның хәвефле булачагын фаразлый. Шул ук вакытта зур үзгәрешләр башлануына, бәйсезлеккә өмет баглавын да яшерми.

Милли хәрәкәт лидерлары 2023 елдан нәрсә көтә? Азатлык татар, башкорт, саха һәм чечен активистлары фикерен белеште.

"Милли республикаларны быел бетерерләр дип уйлыйм"

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, җәмәгать эшлеклесе (Татарстан)

— Мин 2023 елга зур өметләр багламыйм. Хәзер бөтен вазгыять сугыш белән бәйләнгән: икътисад та, сәясәт тә, халыкның тормышы да, бәхете-бәхетсезлеге дә. Бик күп кешеләрне алып китәләр, күп гаиләдә шушы хәсрәт. Исән кайтырмы, үлерме – халыкның кәефе бик төшенке. Ни өчен өмет багламыйм? Әлегә чишелеш, кульминация булмады. Ул кинәт кенә булырга мөмкин, әйтик, атом бомбасына тотынып алулары бар, яки ел буена сузылуы ихтимал.

Русия бу сугышта җиңсә дә, җиңелсә дә безнең хәлебез җиңеләймәячәк. Эчке репрессияләр китәр дип уйлыйм. Әгәр җиңелсәләр, гаеплене эзләячәкләр. Гаеплене төртеп күрсәтер өчен оппозиция, милли хәрәкәт юк. Аерым лидерларга, зыялыларга тотынулары бар. Җиңелеп халыкара мәйданда җавап тота башласалар, анда Татарстанны да өстерәп кертәчәкләр. Республикага халыкара трибуналларда җавап бирергә туры киләчәк.

Русия җиңсә, кукраеп китәчәк һәм милли республика буларак Татарстанны бетерәчәк

Русия җиңсә, кукраеп китәчәк һәм милли республика буларак Татарстанны бетерәчәк, чөнки җиңгән кеше исәпләшеп тормый. Җиңсәләр дә, җиңелсәләр дә шушы ыгы-зыгыдан файдаланып, быел милли республикаларны бетерерләр дип уйлыйм. Хәзер болар шуңа килеп терәлде инде. Конституциягә үзгәрешләр кертү, суверенитет сүзен алу, президент атамаларын үзгәртү – шуңа әзерлек. Республиканың һәм аерым лидерларның язмышы быел хәл ителәчәк. Шуңа да Татарстан өчен зур уңышлар булыр дип уйламыйм. Теләсәк тә, теләмәсәк тә, Татарстан – Русиянең арбасына тагылган дегет чиләге. Упкынга барып төшкәнчегә кадәр безнең чиләк тә аның артыннан селкенеп барачак.

БУ ТЕМАГА: "Тычкан утыдай нур табылмас". Татарстан президент атамасы белән хушлашты

Бер авылда очрашуда миннән сорадылар, "Фәүзия апа, безнең милләт хәзер күтәрелештәме, әллә төшүдәме?" диделәр. Мин: "Без хәзер ил белән упкынга очабыз, аның төбенә төшеп җитмичә, чыгу мөмкин түгел. Ни генә булса да, безгә хәзер аякта калырга, исән калырга кирәк", дидем...

Безнең халык моннан файдаланып яңарак дәүләтчелеккә ирешер дигән өметем бар

Бу хәлләрнең чишелеше булыр. Минем барыбер безнең халык моннан файдаланып, яңарак тормышка, яңарак оешуга, яңарак дәүләтчелеккә ирешер дигән өметем бар. Украинада йортларны ничек итеп бомбага тотуларын, кешеләрне ничек үтерүләрен карыйм да, бу хәлләр безгә 1552 елда килде, бу кавемнең нинди икәнен күрдек дим. Ул вакытта безгә беркем ярдәм итмәде.

Ниһаять, дөнья Русиянең чын йөзен күрде! Элек әле демократиягә өметләнәләр иде, аның тоталитар империядә мөмкин түгел икәнен аңладылар. Элек урыс мәдәниятенә, Чехов, Толстой, Чайковскийларга алданалар иде, кеше илен басып алырга, кеше үтерергә алар да комачауламады. Без, татарлар, биш гасырга якын менә шушы аждаһа авызында яшәргә мәҗбүр. Дөнья бәлки хәзер безнең хәлне аңлар һәм ярдәм кулын сузар, дип өметләнәм. Дөнья Татарстанны, татар халкын, безнең бәйсезлекне таныр дигән ышанычым бар.

"Милли хәрәкәткә тагын да авыррак көннәр килә"

Рәфис Кашапов

Рәфис Кашапов, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте лидеры (Британия)

— Татарстанда, Идел-Уралда, Мәскәүдә татар оешмалары хәрәкәт итә алмаячак дип уйлыйм мин. Чаллыда айга бер тапкыр ТИҮ, "Азатлык" оешмасының активистлары җыелышып ала. Хәзер шул рәвешле качып, "идән астыннан" эш алып барырга кирәк. Ачыктан-ачык эшләргә мөмкинлек булмаячак.

Репрессия машинасы тагын да көчлерәк эшләр, милли активистларга басым артыр

Идел-Уралдан милли оешма җитәкчеләре чит илгә китте. 2023 елда милли хәрәкәт өчен тагын да авыррак көннәр килер дип уйлыйм. Украина белән Русия арасындагы сугыш һәм кризис аркасында репрессия машинасы тагын да көчлерәк эшләр, милли хәрәкәт активистларына басым артыр.

2023 елда Русия таркалыр дип уйлыйм мин. Бу безгә җиңеллек китерәчәк. Татар мөселман халкы кайда гына яшәсә дә – Татарстандамы, Идел-Урал, Русия Федерациясе, чит илдәме – бергәләшеп хәрәкәтне интернет ресурслары аша булса да алып барырга кирәк.

"Ничек тә Европа парламентына чыгарга кирәк"

Фәрит Зәкиев

Фәрит Зәкиев, тыелган Татар иҗтимагый үзәге рәисе (Төркия)

— 2023 елда безгә төрки оешмалар белән бергә эшләргә кирәк. Безнең алда шундый бурыч тора. Ничек тә Европа парламентына чыгарга, анда күренергә тиешбез. Аларның татар халкының дәүләткә хокукы барлыгын белүе мөһим. 1992 елда Татарстанның бәйсезлеге референдумы нигезендә бәйсез республиканы тануны сорадык һәм сораячакбыз. Украина Югары радасында инде карар өлгесе әзерләнде. Без көрәш алып барырга, һәр депутатка моны җиткерергә, парламентта әлеге мәсьәләне күтәрүгә ирешергә тиеш. Бу милли дәүләтне торгызуда бик зур адым булыр иде.

90нчы еллар башындагы потенциал әле сүнмәгән

Татарстанда милли хәрәкәт ничек эш итәр дигәндә, өметсез шайтан гына дип әйтәсем килә. Минемчә, 90нчы еллар башындагы зур потенциал, очкыннар сүнмәгән. Бу очкыннар әле яңадан дөрләп яначак дип ышанам.

Татарстанда телне якларга кирәк. Бу әлегә шул кадәр куркыныч мәсьәлә түгел. Безнең Конституция бар. Аның 8нче маддәсенә – татар һәм урыс телләренең тигез хокуклы дәүләт телләре турындагы өлешенә әлегә тимәделәр. Тел өчен көрәшүчеләргә эшләргә нигез бар.

Өметем – оныкларда. Минем балаларга 30-40 яшь тирәсе. Аларга зур өмет юк. Моннан тыш, 90нчы елларда татар мәктәбен тәмамлаучыларга да өмет зур. Татар мәктәбендә укыган кеше гомергә татар булып кала. Ул беркайчан да урыска әйләнми.

"Бәйсез Башкортстанда башкорт сәяси милләтен төзиячәкбез"

Руслан Габбасов

Руслан Габбасов, Башкорт милли сәяси үзәге рәисе (Литва)

— Миңа калса, милли хәрәкәттә бәйсезлеккә юл якынлашуына ышаныч тагын да артыр. 2023 ел империянең ни кадәр көчсез булуын, аны ничек көзән җыеруын күрсәтер дип уйлыйм. Бәлки бу ил таркалыр да. Һәрхәлдә, аның барлык җитешсезлекләре ачылыр һәм бөтен дөньяга, кешелеккә, шул исәптән милли хәрәкәткә империянең яши алмавы аңлашылыр.

Бәйсез Башкортстанда бер генә дәүләт теле – башкорт теле булачак

Бүген безнең төгәл позициябез бар. Бәйсез Башкортстанда башкорт сәяси милләтен төзиячәкбез. Аның исәбенә республикада яшәүче барлык халыклар да керәчәк. Якын арада без Башкортстанның киләчәге турындагы проектны чыгарырга уйлыйбыз. Бәйсез республикада бер генә дәүләт теле – башкорт теле булачак. Урыс теленә дәүләт статусы бирелмәячәк. Ул 30 ел дәвамында милләтара сөйләм теле булып торачак. Бу барлык технологик документларны, юридик мәсьәләләрне күчерергә өлгерер өчен эшләнә. Аннан башкорт телен камил дәрәҗәдә белүче яңа буын үсеп чыгачак. Калган башка телләр – татар, мари, удмурт телләре – шул халык тупланып яшәгән урыннарда рәсми тел булып саналачак. Балалар бакчаларыннан алып югары уку йортына кадәр бу телдә белем алырга мөмкинлек биреләчәк. Татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрдә гимназияләр эшләр. Дәүләт телевидениесендә һәр халыкның ничә процент тәшкил итүенә карап эфир вакыты бүлеп бирелер. Татар теленә булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерербез.

БУ ТЕМАГА: "Башкорт милли сәяси үзәге" Башкортстан төзелешен яңарту проектын тәкъдим итте
Башка телләр – татар, мари, удмурт телләре – шул халык тупланып яшәгән урыннарда рәсми тел булып саналачак

Татар теленә өченче дәүләт теле сораудан нинди мәгънә бар? Бүген Татарстанда татар теле дәүләт статусында йөри. Аңа карамастан, елдан-ел татарлар үз телендә азрак сөйләшә бара. Татар мәктәпләре ябыла, татар теле укытучылары эштән алына, балалар туган тел буларак аны өйрәнүдән баш тарта, татар телендә Бердәм дәүләт имтиханы тапшырылмый. Хәзер дәүләт статусы татарлар өчен берни бирми. Киресенчә, бу татар телен юкка чыгаручы пәрдә булып тора. Башкортстанда да шундый ук хәл. Әгәр татар теле өченче дәүләт теле булса, татарлар өчен берәр нәрсә үзгәрчәкме? Берни үзгәрмәячәк. Бу мәсьәлә статуска түгел, ә алып барылган гамәлләргә бәйле. Әйтик, Бишбүләк, Кушнаренко районында авыл җирлекләре документларны татар телендә алып барачак, балалар бакчасы да, мәктәпләр дә, җирле телевидение дә тулысынча татар телендә эшләячәк. Уфадагы ТВ эфир вакытының өчтән берен татар телендә сөйләячәк. Менә бу чын эшләр. Без шуңа басым ясаячакбыз.

Дәүләт теленә килгәндә, монда юридик мәсьәләләр бар. Беренчедән, башкортлар үзбилгеләнүне Башкортстанда гамәлгә ашырды. Бу дөньяда башкорт телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклый һәм үстерә алган бердән-бер җир. Татарлар моны Татарстанда тормышка ашыра. Татар кешесенә ни сәбәпледер Башкортстанда яшәү кыен булса, ул Татарстанга китә ала. Ул анда татар мохитендә яши алачак. Урыслар теләсә-кайсы вакытта Рязань, Калуга, Тверьгә китә ала. Башкортлар кая китсен? Башкортстан аларның бердән-бер җире. Алар фәкать монда гына үз телен үстерә ала. Сез моны аңларга тиеш.

"Хәзер халык өйдә утыра"

Иван Шамаев

Иван Шамаев, Саха конгрессы рәисе (Якутия)

— 2023 елда кайбер сәясәт белгечләре, әйтик, Максим Шевченко Өченче дөнья сугышы булачак ди. Мин мондый хәл булуын теләмәс идем. Мондый вазгыятьтә милли хәрәкәт ничек хәрәкәт итә алсын? Хәзер халык өйдә, фатирда утыра.

"Русиядәге вазгыять эчке таркалуга, фетнәгә этәрәчәк"

Руслан Кутаев, "Азат Русия өчен" хәрәкәте рәисе (Төркия)

Руслан Кутаев

— Яз һәм җәй бик кайнар вакыт булачак. Шулай да урысларның урамга чыгып каршылык күрсәтүләрен көтмим. Икътисад төшәчәк, Русия тагын да җиңелүләргә дучар ителәчәк. Украина җирләреннән китеп бетмәгән очракта да, ул барлык яктан да түбәнчелеккә төшкән, кире кагылган ил булачак. Бу эчке таркалуга, фетнәгә этәрәчәк. Мин моны ассызыклап әйтәсем килә, сугышка кадәр мондый хис юк иде. Хәзер сугышта инвалид калган, контракттан баш тартакан кешеләр бик нык күбәя. Моны Кавказда да, Русиянең үзендә дә күзәтергә мөмкин. Әлеге кешеләр хакимият өчен зур куркыныч тудырачак. Бу корал тота белгән, дары исен сизгән, үзенең һәм дошманының канын күргән һәм фронттан пистолет, штык яисә гранат алып кайткан кешеләр. Әлеге көчләр Русиянең гомум кәефенә йогынты ясаячак.

Белешмә: "Азат Русия өчен" хәрәкәте

"Азат Русия өчен" хәрәкәте —Русиядә халыкларга үзбилгеләнү хокукы бирү, милли республикаларны яңадан кору, чын федерализм булдыру максаты белән оешкан хәрәкәт. Оештыру җыены 2022 елның 30 октябрендә Истанбулда үтте. Анда чечен, татар, украин, урыс, кырымтатар, чиркәс, дагыстан, кыргыз халкы вәкилләре, Төркиядәге элекке мөһаҗирләр, барлыгы 60лап кеше катнашты. Хәрәкәтнең рәисе итеп чечен активисты, Ичкерия хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Руслан Кутаев, аның урыбасары итеп сәясәт белгече Руслан Айсин сайланды.

Белешмә: "Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!