"Сәяси тоткыннарны яклау. Мемориал" проекты Башкортстаннан өч мөселманны сәяси тоткын дип таныды

Иллюстратив фото

"Без кичекмәстән Харисов, Хәбибуллин һәм Талиповны азат итүне һәм җинаять эшен туктатуны таләп итәбез», диелә хокук яклау проекты хәбәрендә.

"Сәяси тоткыннарны яклау. Мемориал" проекты Башкортстаннан 39 яшьлек Фәрит Харисов, 35 яшьлек Тимур Хәбибуллин һәм 28 яшьлек Радик Талиповны сәяси тоткын дип таныды. Бу хакта проектның сәхифәсе хәбәр итә.

Әлеге өч мөселман Русиядә тыелган "Хиз бут-Тәхрир" оешмасы белән бәйле булуда гаепләнә.

"Харисов, Хәбибуллин һәм Талиповны эзәрлекләү аларның дин иреге һәм берләшү иреге хокукын тупас боза. Бернинди көч куллануга дәлилләр булмаган килеш аларны ирекләреннән мәхрүм иттеләр.

Без кичекмәстән Харисов, Хәбибуллин һәм Талиповны азат итүне һәм җинаять эшен туктатуны таләп итәбез", диелә хокук яклау проекты хәбәрендә.

2021 елның 22 июнендә әлеге өч мөселманның өйләрендә тентүләр уза һәм алар тоткарлана. Харисов террор оешмасын оештыруда, ә Хәбибуллин белән Талипов оешма әгъзалары булуда гаепләнә.

Хәзерге вакытта алар мәхкәмә каршына баскан.

"Гаепләүдә шаһитларның күрсәтмәләре китерелә. Алар "чәй мәҗлесе, дусларча очрашу вакытында" Харисов, Хәбибуллин һәм Талипов ислам дине, "Хизб ут-Тәхрир турында сөйләштеләр, чакырылган кешеләрне оешмага җәлеп итәргә тырыштылар диелә. Аларны гаепләүнең тагын бер дәлиле буларак, тикшерүчеләр әйтүенчә, өйләрендә табылган әдәбият", дип яза "Сәяси тоткыннарны яклау. Мемориал" проекты.

Гаепләнүче мөселманнарның берсенең хатыны белән Азатлык сөйләште. Аның әйттүенчә, шаһитлар куркытылган, аның иренә карата физик басым булган. Бу әңгәмәне Азатлыкта якын көннәрдә укый алырсыз.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!