Баш прокуратура "Ирекле Русия форумын" "теләнмәгән оешма" дип таныды

Форумга нигез салучы Гарри Каспаров

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, форум Вильнюста сугышка каршы өч җыен уздырды. 

Русия баш прокуратурасы "Ирекле Русия форумы"н "теләнмәгән" оешма дип таныды, бу хакта прокуратура сайтында хәбәр ителә.

Форумның эшчәнлеге "Русиянең конституцион төзелеше нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра" дип саныйлар.

"Ирекле Русия форумы" Русия оппозициясе өчен бәйсез мәйданчык булып тора, ул уздырган конференцияләрдә Русия сәясәтенә һәм халыкара сәясәткә кагылышлы мөһим проблемнар турында фикер алышулар уза, шулай ук Русиянең сәяси, икътисади кризислардан чыгу юллары карала.

Форумның беренче җыены 2016 елда Вильнюста ачылды. Анда Русиядән һәм чит илләрдән 40 тан артык күренекле сәясәтче, хокук яклаучы музыкант, журналистлар катнашты, аерым алганда Русияне икътисади һәм мәдәни көрчектән чыгару юллары, сәяси мөһаҗирләрне берләштерү турында сөйләште.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, форум Вильнюста сугышка каршы өч җыен уздырды. 20 майда узган җыенда "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов катнашудан баш тарткан иде. "Ирекле Русия форумы" милли азчылыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртмый, диде ул.

"Ирекле Русия форумын" "теләнмәгән" дип тануны былтыр көз Русия думасының "чит ил тыкшынуы" комиссиясе таләп иткән иде.

Форумның ноябрьдәге җыеныннан соң, "Россия 1" каналы алып баручысы Владимир Соловьев хаталанып, җыенда катнашучылар Русияне зур булмаган милли дәүләтләргә таркатырга тели дип гаепләде. Әмма бу идеяне – "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" вәкилләре алга сөрә. Сүз уңаеннан, кичә 31 гыйнварда оешманың Брүсселдәге Европарламент бинасында бишенче җыены узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!