Чикләүләр аркасында Русия оешмаларының 67 проценты Кытай җиһазларына күчкән  

Шул ук вакытта Русиянең үзендә җитештерелгән җиһазларны сораштыруда катнашкан оешмаларның 39 проценты гына куллана диелә. 

Русиядә сәнәгать оешмаларының күпчелеге Украинага һөҗүм сәбәпле санкцияләргә эләккән җиһазларны, алмаш өлешләрне һәм компонентларны кытай аналогларына алыштырган. Бу Гайдар институтының гыйнварда үткәргән сораштыруыннан күренә, аның нәтиҗәләре белән "Коммерсантъ" таныштырды.

Сораштыруда катнашкан оешмаларның хәзер 67 проценты җиһазларны, 63 проценты – алмаш өлешләрне, 54 проценты – компонентларны Кытайдан сатып алуын әйткән. Шул ук вакытта Русиянең үзендә җитештерелгән җиһазларны – оешмаларның 39 проценты, алмаш өлешләрне- 46 проценты, компонентларны – 54 проценты куллана диелә.

Сораштырылган оешмаларның 23 проценты исә чикләүләр исемлегендәге компонентларны алуны дәвам итәбез дип белдергән, әмма мондый җиһазлар һәм алмаш өлешләр кайтарта алучылар азрак.

Шул ук вакытта оешмаларның биштән бер өлешенең беркайчан да чикләүләргә эләккән компонентларны кулланмаган булуы ачыкланган. Кайбер ширкәтләр исә чит илдән тауарларны бөтенләй кайтартмый башларга мәҗбүр булган диелә.

Узган ел Гайдар институты сораштырулар уздырып, оешмалар Кытай аналогларына мәҗбүр калганга күчә, югыйсә кыйммәт булса да, Европа тауарларын сатып алырлар иде, дип ачыклады.

  • 2022 елның февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Моңа җавап итеп, АКШ һәм Европа даими рәвештә санкцияләр кертә, алар Русия оешмалары белән хезмәттәшлек итүне чикли яки тулысынча тыя.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң 1200дән артык оешма Русиядә эшчәнлеген туктатты, аларның 372се илдән тулысынча китте.
  • Май башында сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "параллель импорт" ярдәмендә Русиягә кертергә мөмкин булган тауарлар һәм брендлар исемлеген чыгарды, бу исемлеккә төзәтмәләр даими кертелеп тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!