Төркия һәм Сүриядә җир тетрәүдән 15 меңнән артык кеше һәлак булды

Җир тетрәү нәтиҗәләре

Җимерелгән биналар урынында эзләү эшләре дәвам итә. 

9 февраль иртәсенә билгеле булганча, Төркиядә 6 февраль көнне узган җир тетрәүдә кимендә 12 873 кеше һәлак булды. Тагын 63 мең кеше зыян күрде. Бу хакта Төркия гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итә.

Сүриядә исә җир тетрәүдән кимендә 3508 кеше һәлак, дип хәбәр итә Сүрия кеше хокуклары мониторингы үзәгенә сылтанып "Әл Арабия". 5 меңгә якын кеше зыян күргән.

Шулай итеп 6 февраль көнне Төркиянең көньяк-көнчыгышында урын алган җир тетрәүдән 15 меңнән артык кеше һәлак булган, 68 меңгән артык кеше зыян күргән. Җимерелгән биналар урынында эзләү эшләре дәвам итә.

БУ ТЕМАГА: Төркиядә көчле зилзилә. Ярдәм җыюга татарлар да кушылган
  • Дүшәмбегә каршы төндә Төркиянең көньягында 7,7-7,8 магнитудалы көчле җир тетрәү булды. Аның йогынтысы Сүриягә дә таралды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!