Казанда “Яһвә шаһитлары” тарафдарына 6,5 ел колония бирделәр 

Тикшерү фикеренчә, Константин Санников “канунсыз дини җыеннар” уздырган, аларда диннәренә карап кешеләрне дошман кебек күрергә өйрәткән. 

Казанның Совет районы мәхкәмәсе "Яһвә шаһитлары" ("Свидетели Иеговы") тарафдары Константин Санниковны 6,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бу хакта дин тотучыларны эзәрлекләүләрне яктыртучы портал хәбәр итә.

Аны тыелган оешма эшчәнлеген оештыру (Җинаять кодексының 282.2нче маддәсе, 1нче өлеше) һәм экстремист оешманы финанслау (282.3нче маддә, 1нче өлеш) турындагы маддәләр нигезендә гаепле дип тапканнар.

Бу эштә берничә яшерен шаһит булган, аларның биргән күрсәтмәләре дөреслеккә туры килми һәм "Яһвә шаһитлары"н өнәп бетермәүләре сизелә, ди Санниковның адвокаты.

Моңа хөкемдарлар да игътибар иткән, ул утырышларның берсендә шаһит хөкем ителүчегә яла ягарга тырыша дип әйткән.

Санниковны 2020 елның август ахырында тоткарладылар. Тикшерү фикеренчә, ул "канунсыз дини җыеннар" уздырган, аларда диннәренә карап кешеләрне дошман кебек күрергә өйрәткән.

Тикшерү изоляторында ирнең йөрәк-кан тамырлары һәм корсак куышлыгы әгъзалары белән бәйле чирләре көчәйгән. Шулай ук аңа бер елдан артык хатыны белән күрешергә рөхсәт итмәгәннәр.

2017 елда Югары мәхкәмә "Русиядә Яһвә шаһитләре идарә үзәге"н экстремист оешма дип тапты, аны япты һәм Русиядәге эшчәнлеген тыйды.

2022 елда Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе "Яһвә шаһитләре" оешмасын тыюны һәм аның тарафдарларын эзәрлекләүне канунсыз дип тапты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!