Казанда Минзәлә өязе татарлары турында китап дөнья күрде

"Көнбатыш Урал буе татарлары. Минзәлә өязе" китабы тышлыгы

Галимнәр хезмәттә татарларның "башкорт" сословиесына ничек керүе һәм үзләрен татар булып санаганнары турында язган.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Көнбатыш Урал буе татарлары. Минзәлә өязе" дип аталган китап дөнья күрде. Аны галимнәр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында тәкъдим иттеләр.

Бу 2020 елда дөнья күргән "Уфа өязе татарлары" китабының дәвамы булып тора. Яңа хезмәттә XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башында Русия империясендә уздырылган 5-10 ревизия мәгълүматлары тупланган. Минзәлә өязе - бүгенге Татарстанның Минзәлә, Тукай, Түбән Кама, Актаныш, Әлмәт, Зәй, Мөслим, Сарман, Чирмешән районнарын, ягъни республиканың көнчыгыш өлешен үз эченә ала. Китапта барлыгы 400дән артык авыл турында мәгълүмат бирелгән.

Тарих фәннәре докторы Радик Исхаков сүзләренә караганда, әлеге китап Минзәлә өязендә башкортлар яши дип әйтүчеләргә карата "объектив җавап" булып тора.

"Бу китап Әнвәр Әсфәндияров кебек башкорт тикшерүчеләренә объектив җавап булып тора. Әлеге хезмәт Татарстанның көнчыгышындагы китапханәләрдә торырга тиеш", диде ул.

"Бу галимнәр фикерен күрсәтә торган хезмәт түгел. Бары тик оригиналь архив чыганакларыннан файдаланып язылган кулланма. Шуңа күрә авторлар чыганакларда булган мәгълүматларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә тырышты. Моның объективлыгына шикләнергә урын юк", диде тарих институты мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов.

Радик Исхаков сүзләренчә, Минзәлә өязендә сан ягыннан иң зур сославие булып "ясаклы татарлар" саналган. Аннан "башкортлар", "типтәрләр", "хезмәтче татарлар" һәм башкалар бара.

"Минзәлә өязендә башкорт сословиесындагы кешеләр икенче урында торган. Совет чоры башлану белән 1926 елда узган җанисәптә бу җирлектә яшәүчеләрнең бик аз өлеше генә үзләрен башкорт дип яза. Большевиклар җир турында декрет чыгарганнан соң, сословиеләргә бүлү юкка чыга. Инкыйлабка кадәр башкорт сословиесына кергән татарлар үзләрен милләте белән күрсәтә башлаган - татар дип язылган", ди ул.

Аның сүзләренчә, китапны язучылар татарларның ничек "башкорт" сословиесына керүен, моңа нәрсә йогынты ясавын мисаллар белән тәфсилләп күрсәткән.

"Башкорт" сословиесы эчендә мари, удмурт, казакъ, калмыклар да булган", ди ул.

Китап әлегә 100 данәдә басылган һәм институтның сайтында электрон нөсхәдә тәкъдим ителгән. Алга та хезмәт 1-3 мең данәдә дөнья күрер дип көтелә. Бу төбәк һәм авыл тарихын өйрәнүчеләр өчен мөһим басма булачак. Киләсе елларда тарих институты хезмәткәрләре Бөгелмә һәм Стәрлетамак өязе турында да аерым китап чыгарырга уйлый.

Башкорт сәяси технологлары еш кына "Минзәлә башкортлары" төшенчәсен куллана.

2018 елда Башкортстан дәүләт университетының тарих кафедрасы галиме Нурислам Калмәнтәев инкыйлабка кадәр Минзәлә һәм Бөгелмә өязләрендә 250 мең башкорт яшәгән дип белдергән иде. Ул Актаныш районында гына да 80 башкорт авылы "билгеле сәясәт" нәтиҗәсендә юкка чыккан дип әйтте.

2021 елда Башкортстанда Әнвәр Әсфәндияровның "Башкортстан һәм чиктәш территорияләрдәге авыллар тарихы" һәм "Минзәлә башкортлары авыллары" китапларын яңадан басылып чыкты. Тарихчы Радик Исхаков моны җанисәп белән бәйле сәясәт дип дип атады.

Соңгы елларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Аларның галимнәренең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!